Татар мәктәпләрен саклап булырмы?

Соңгы вакытта телевизорны ачсаң, күп кенә тапшыруларда һәр көн диярлек Украинада һәм Балтыйк буе республикаларында (Латвия, Литва, Эстония) алып барыла торган сәясәт турында сүз каталар. Тагын шунысы кызык, бу тапшыруларда ничә карасаң да һәрдаим дәүләтебезнең шул бер үк танылган сәясәтчеләре, Дәүләт Думасы депутатлары утыра. Үзеннән үзе сорау туа, болар бар да бит дәүләт эшлеклеләре, һәр көн диярлек бирегә килеп утырудан башка бүтән эшләре юк микән әллә?

Әйткәнемчә, алып барыла торган тапшыруларда күбесенчә сүз санап кителгән дәүләтләрдә рус телле мәктәпләрне ябалар икән, русларны үз телләрендә сөйләшергә мәҗбүр итәләр икән, дигән фаразлар кабатлана. Инде һаман бер үк темага барган сүзләрдән, анда утыручыларның ызгыш-талашларыннан арып туйгач, уйлап куясың, биредә утыручы «акыллы башлар» арасында берәр татар кешесе юк микән? Булса, торып әйтер иде, җәмәгать, карагыз әле, без Русия дигән демократик дәүләттә яшибез. Соңгы ун-унбиш елда гына да Русиядә, шул исәптән Татарстанда йөздән артык татар мәктәпләре ябылып, рус телле мәктәпләргә әйләнделәр һәм бу процесс алга таба да актив рәвештә дәвам итә, эш нидән тора соң? Татарча укыту һәм уку нигә шулай көннән-көн сүлпәнләнә бара?

Бүгенге көндә илебездә татар һәм башка телләрне бетерүгә сәбәпче булып, иң элек 2007нче елның 1нче декабрендә Русия Дәүләт Думасы кабул иткән 309нчы канун һәм аның нигезендә Русия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры тарафыннан 2008нче елның 28нче ноябрендә 362нче номерлы боерыгы белән расланган кагыйдә тора. Бу кагыйдәнең 5нче маддәсендә акка кара белән болай дип язылган: «Дәүләт (гомуми) аттестациясе яки бердәм дәүләт имтиханнары (ЕГЭ) барча предметлардан да (чит телләрдән башка) рус телендә бирелә».

Бу кануннарның татар һәм рус булмаган башка телләрне бетерүгә юнәлгән ачык бер мисал икәнлеген сабый бала да аңлый бит инде. Мәктәптә татарча укы-укы да, имтиханнарны русча бир, бу бит бернинди кысага да сыя торган канун түгел. Шуңа күрә мондый татар классларына биреп, үзләренең балаларын интектерүгә күп кенә ата-аналар каршы.

Тагын шунысы бар, телебезне саклап калу проблемасы шулай ук җитәкчеләребездән дә тора. Күп кенә җитәкчеләребез үз ана телләренә төкереп карагач, гади халык нихәл итсен инде.

Бу елның 5нче декабрендә Казан кирмәнендә Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм дин-ара мөнәсәбәтләр советы утырышы узды. Анда чыгыш ясаган Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, чиста татар районнарының берсе булган Азнакайда 86 процент татар укучыларының 25 проценты гына татарча укуларына гаҗәпләнгән. Аның сүзләрен хуплап, Президентыбыз Рөстәм Миннеханов шунда ук ул вакыттагы Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттаховка һәм үз аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка тиз арада мәсьәләне хәл итәргә кушкан.

Хөрмәтле җитәкчеләребез, кызганычка, бу бит Азнакай районына гына кагылышлы проблема түгел, ә Русиягә сибелгән барча татар балаларына да кагыла һәм аны күрсәтмә биреп, бер көндә, бер айда, хәтта бер елда гына да чишеп була торган түгел.

Минем уйлавымча, иң элек Президентыбыз Рөстәм Миннехановка һәм Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка бердәм дәүләт имтиханнарын тик рус телендә генә бирергә дигән җөмләләрне, әйтеп үтелгән кануннан һәм кагыйдәдән алып ташлау турында Русия Президенты Владимир Путин белән түгәрәк өстәл артына утырып сөйләшергә һәм хәл итәргә кирәк. Шулай ителмәсә, халык әйткәнчә, «хәлвә, хәлвә», дип, күпме генә кычкырсак та, авызда баллы тәм булмас, ягъни татар мәктәпләренең юкка чыгуы дәвам итәр.

Иманым камил, килер бер көн, монда әйтелгән таләпләр, һичшиксез, тормышка ашар. Чөнки аек акыл белән уйлап карасаң, әйтеп үтелгән кануннарда каралган гамәлләр, беренчедән, Русия һәм Татарстан конституцияләренә катгый рәвештә каршы килә, икенчедән, Русия дигән бөек дәүләтне таркатуга юнәлтелгән.

Бу язмамда тагын бер проблемага игътибар итәсем килә. ТНВ каналында, тапшырулар белән бер рәттән, «Бегущая строка» дип аталган язмалар аркылы бик күпләрнең үзләренең якыннарын, танышларын татар телендә туган көннәре белән котлауларын карыйбыз. Аңлавымча, бу котлауларны мобиль телефон аркылы ТНВ каналына җибәрәләр, ансат бит. Әмма ләкин телефоннарда татар алфавитына кергән өстәмә хәрефләр каралмаган. Нәтиҗәдә, рус алфавитына кергән хәрефләр белән генә татарча котлау үзе бер комедиягә әйләнә. Татар сүзләрен кем ничек бозып язып җибәрә, ТНВ каналында шулай кабул итәләр һәм халыкка шул бозык рәвештә җиткерәләр. Бу нәрсә дигән сүз инде? Миңа калса, татар халкының күзенә карап көлү, мәсхәрә итү кебегрәк килеп чыга. ТНВ җитәкчеләренә бу турыда уйлап карарга вакыт җитмәдеме икән? Чөнки бу каналны миллионлаган милләттәшләребез, шул исәптән балалар карый бит. 21нче гасырның техника һәм технология таләпләренә һич тә туры килми торган бу «гариплекне» балаларга ничек аңлатырга?

Түбән Кама аксакаллар

Шурасы рәисе урынбасары

Мәснәви ҺАДИУЛЛИН

Комментарии