Халык – зур байлык

Илдәге бөтен байлыкны тырыш халык булдыра. Дәүләт Думасында бер файдасызга йөзләгән кеше утыра, аларга күпме акча тотыла, яхшы фатирлар бирелә, бөтен мөмкинлекләр тудырыла. Рәхәттә яшиләр. Ә авыру балаларны дәвалау өчен акча юк, анысын халыктан теләнәләр. Шул хәтле хәерчемени соң безнең Татарстан, Русия?

Мин Татарстанда тудым, Татарстанда үстем, укыдым һәм татар булып калачакмын. Татар – тылсымлы сүз, чөнки ул биш хәрефтән тора. Ә белүебезчә, «5» ле билгесе иң яхшы нәтиҗә булып тора.

Кызганычка, татар халкы татарлыгын югалта бара. «Балык башыннан чери», – ди халык мәкале. Шулайдыр, ичмасам, бер генә мәртәбә булса да, җыелышларны татарча алып барганыгыз юк бит, Фәрит энем. Энем дигәнгә ачуланмагыз, миңа инде 98 яшь. Бер гасырга якын гомер яшәдем, күп хезмәт куйдым. Сезне халык ярата. Шулай да хөкүмәт җитәкчесенең катгый сүзе дә, үз фикере дә булырга тиеш. Яхшы итеп татарча өйрәнү бер генә җитәкчегә дә комачау итмәс.

Дәүләт Думасында ничә еллардан бирле ике татар шагыйре – Разил Вәлиев белән Роберт Миңнуллин утырды. Киләчәктә аларның язган шигырьләрен кем укыр икән соң?

Мин Чаллы – Биклән – Иштирәк төбәкләрен яхшы беләм. 1946-1947нче елларда Чаллы роносында инспектор булып эшләдем. Татар революционеры Мулланур Вахитов исемендәге мәктәпне дә бик яхшы беләм. Аның 100 еллык тарихы бар. Ул вакытта да данлыклы мәктәп иде. Роно инспекторы буларак, миңа анда еш булырга туры килде. Хәзер инде шушы мәктәпне дә руслаштырырга телиләр. Гомер буе татарныкы булган гимназияне руслаштыруны мин чукындыру белән бер күрәм. Анда бәхәс бара, чик куючы кеше юк. Хөкүмәтнең шуны татар мәктәбе итәрлек көче юкмы?

Уйласаң, безнең илдә бик кызык. Мин – атказанган укытучы, хезмәт ветераны, тик өебездәге газ плитәсен дә алыштырырлык акча юк. Мин ялгыз яшим. Ә бит минем эш стажым гына да 40 еллык. Сугыш елларында Түбән Кама районының Иштирәк дигән авылында мәктәп директоры булып эшләдем. Ирем сугыш ветераны иде, аның вафатына да 26 ел булды. Хезмәтемне бик яратып, намус белән башкардым. Ә менә хәзер беркемгә дә кирәгебез калмады. Нинди бай республиканың өлкән яшьтәге ялгыз пенсионерларны тәэмин итәрлек тә көче юк микәнни? Совет чорында персональ пенсия була торган иде. Ай саен пакет бирәләр иде, кешенең кадере бар иде, кирәккәндә ярдәм кулы сузучы бар иде.

Ялгыз яшәүче 98 яшьлек карчыкка, ичмасам, даруларга гына да ташламалар юк бит! Безнең кебек өлкән кешеләрнең исәпләрен белмиләр микәнни? Аякларым йөрми, күптән инде урам күргәнем юк, ташландык хәлдә ятам. Опекун өчен түләнә торган 1200 сумны да түләми башладылар. Барыр идем – аякларым йөрми, телефоннан сөйләшергә колагым ишетми.

Хәзер инде урын өстендә үткәндәге хатирәләр белән генә яшәргә калды. Укучыларымны ерак походларга алып китәр идем, сәнгать кешеләре белән очраштыру, Муса Җәлил музее оештыру… Ләкин боларның кемгә кирәге бар соң хәзер? Алай да үзем укытып чыгарган укучыларым хәлемне белеп тора, хәтта моннан 60 ел элек укыткан укучыларым да мине онытмыйлар. Менә кешелеклелек нинди була ул!

Нәкыя ВОЛКОВА,

Казан шәһәре

Комментарии