- 22.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №41 (19 октябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Шәһәребез халкы август, сентябрь айларында бик нык шаулашып алган иде. Халык дигәннән, без – балалар да, шул исемлеккә кердек. (Шул уңайдан газетабызның 1нче сентябрь санында «Кайтарыгыз безнең тукталышны…» исеме астында минем язмам басылган иде).
Безнең йорт янындагы тукталышка йөри торган автобус, «Газель»ләрне башка юлдан йөрергә мәҗбүр иткән иделәр. Һәм, ниһаять, без җиңдек! Октябрьнең беренче атнасыннан соң, автобуслар үзебезнең тукталышка да йөри башлады! Алай гына да түгел, автобуслар йөри торган юлыбызны киңәйттеләр, юлның ике ягына да тукталыш ясап куйдылар! Шуңа өстәп, җәяүле юлы (зебралар) да барлыкка килде! Кыскасы, юлыбыз шәһәрнекенә охшап калды дип, шатланыштык.
Шәһәр җитәкчебез Геннадий абый Емельяновның «халык ничек тели, шулай эшләргә, халык өчен хезмәт күрсәтергә» дигән сүзләренә, автобусларны безнең тукталыштан алган җитәкчеләр «ниһаять» колак салды! Мин үзем дә биш километр йөреп укыдым, бала шулай йөрергә тиеш инде ул, дигән бер җитәкче, үзе машинага утырып килгән! Нигә элекке вакыт белән хәзергене чагыштырырга?! Әйе, күп кенә авылларда мәктәпләр ябылып, хәзер дә укучылар башка авылга йөреп укырга мәҗбүр булалар.
Кыскасы, җитәкчеләргә рәхмәт, безнең сүзебезне аяк астына салып таптамадылар, тукталышыбызны кире кайтардылар. Бер кыен ягы бар әлегә, кайсы автобусның кая барганын белми аптырыйбыз. Анысына гына түзәргә була инде. Район газетасында бастырып чыгарабыз, дип вәгъдә иттеләр-итүен, ләкин ул газетаны барыбыз да яздыртып алмыйбыз, шул исәптән, без дә…
Эльвира ГАЙНАТУЛЛИНА,
«Яшь журналист»лар берләшмәсе әгъзасы,
Алабуга шәһәре, 1нче гимназия.
Комментарии