Тарихның боерык килеше юк

Тарихның боерык килеше юк

(уены чыны бергә)
Узган гасыр ахырын, яңа гасыр башын, күпләр «модный» сан белән, «ноленче еллар» дип атап йөрткән елларда халык үзен тәмам бәйдән ычкынгандай хис итте кебек. Совет чорында иртәгәсен нәкъ узганы кебек көн туасын белеп йокыдан уянган, талгын гына үз тормышы белән яшәгән ил кешесенә шулай беркөнне иртән уянуына, рәхәткә чыдый алмыйча ахыры, хөкүмәт башындагылар сюрприз әзерләп куйды. Шул көннән соң кибеттәге бәяләр шашынып үсә башлады, баштагы елларда кибет киштәләре ярымбуш торса, аннан аларга чит илләрдән кергән «чүп-чар» товар сыймый башлады. Сарымсак исе килеп, авыздан сулар китерә торган үзебезнең тутырмалар урынына, күз явын алырдай этикеткалы, әллә ничә төрле колбаса-тутырмалар кайтып тулды. Алардан элеккеге хуш ис тә, элеккеге тәм дә килми иде. Ит тә, сарымсак ише тәмләткеч тә салырга «оныталар» иде, ахыры... Кайдан гына кайтмады алар. Безнең мәче юньле нәрсә түгел икәнен тиз абайлап алды, бирсәң, башта сиңа карый, аннан, үпкәләгәндәй, башын иеп китеп бара. ГОСТ дигән нәрсә югалган иде шул, ТУ белән эш майтара башладылар. Бу инде ни телим шуны «ТУ-тырам» дигәнен аңлатадыр, күрәсең.
Читтән кайтарылган һәм сыйфаты ташка үлчим товарлар өчен галәмәт зур-зур кибетләр пәйда булды. Исемнәре дә ят, аңлаешсыз: Ашан, Агат, Эссен, Фикс Прайс, Мегастрой... Русиянең Бөтендөнья товар оешмасына керүе үзебезнең сыйфатлы, чыдамлы, экологик чиста товарларны дөнья базарыннан кысрыклап чыгарды. Тәкәрлек йомыркасы кебек сипкелле, җирән адәмнең, «Русиянең һәр ябылган завод-фабрикасы ул – совет системасына кадак кагу!» дигәнен ишетү белән, патриотик җанлы, уйланган миллионлаган ил халкына туган илен эчтән дошман элементларның планлы җимерә башлау дип аңлау булды. Эчтән генә түгел, мондый явызлык ачыктан-ачык протест үсә баруга, илне чит илләрнең оятсыз талавын, социаль шартлау якынлашу барын аңлау, халыкның ризасызлыгы уянуга сәбәп булды, ахырда теге адәми зат илдән чыгып ук качты. Тик явыз адәми затны качыруга караганда, аны суд эскәмиясенә утырту миллионнарның хыялы иде, качты, әллә качырдылармы?
Акчаның гына түгел, чит ил әйберләренең дә тора-бара кадере китте. Башта сыйфатлы сыман тоелган әйберләренең кыска гомерле икәне тора-бара ачыкланды. Аннан бу бала-чаганы ялтыравык тышлы «мәмәй» белән кызыксындыру сыманрак тоелды; тыштан матур күренә, эченә керсәң, чырай сытыла... Бу бары реклама, маркетинг хезмәте генә булган икән шул. Кем сиңа сыйфатлы, чыдамлы яхшы товар сатсын?! Озак эшли торган булса, совет чорындагы кебек ялтыравыклы булмаса да, озын гомерле булса, яңа эшләп чыгарган әйберсен тиз генә сата алмасын белә бит ул капиталист, бөлә аның бизнесы! «Капиталист эшләгән әйбереннән өстәмә ике тиен керем ала икән, ул анасын сатарга әзер», – дигән иде бит бер акыллысы, Марксмы, Ленинмы – исеме хәтердән чыккан шул. Шуңа да биш-алты елга гына исәпләнгән әйбер чыгара да алар.
...Моңарчы акчаны кечкенә генә акча янчыкларында йөртергә күнеккән халык аларны зур букчаларга, барсеткаларга алыштырды. Павлов акчаларындагы нольләрне санап бетерә алмыйча, халык аптырашты. Бигрәк тә, өлкән яшьтәгеләр интекте. Вакытында уку эләкмәгән, өч-дүрт сыйныф белемле, «Керенский чолгауларын» күргән әби-апаларны беренче сыйныфка кергән бала хәленә төшерде, «Павлов чолгаулары» сатучылар алдында аларны бөтенләй югалып калырга, уңайсызланып торырга мәҗбүр итте. Тыныч кына үз көенә барган тормышның асты-өскә килүенә күнегә алмый, озак изаланды ил халкы. Дөресрәге, русиялеләр үз проблемасы белән олы юл чатында япа-ялгызы калды. Дәүләтнең системасы башкага әйләнде, халыкта гаме калмады, үз вазыйфаларын ул, берсе артыннан икенчесен, гади халык өстенә күчереп куйды. Халыкның киләчәге томанлы, аңлаешсыз чор килде. 
Миллионлаган хезмәт кешесен кайчандыр эшли торган урыннары булганын онытырга мәҗбүр иттеләр. Алар артык кашыкка әйләнде. Элек гөрләп эшләгән урыннарда хәрабәләр утырып калды, йә бинасы үзгәртелеп, зур сату үзәкләре барлыкка килде. Хөкүмәт чиновникларының кайберләре, бигрәк тә белем бирү өлкәсе башында утырган министрлар, яңа кеше тәрбияләүгә бөтен көчен куйды. Элек алар һәм хөкүмәт «эшләп табучылар» тәрбияләргә тырышкан булса, хәзер, «әзергә-бәзер кулланучы» әзерләргә кереште. Эзләп алып, чит ил мәктәпләрендә акылга зәгыйфь укучылар укыган, аларны укыткан укытучыларның белемен тикшерү өчен чыгарылган тест системасы чыгарылышка бәйләп куелды. Мәктәпләрдә «Балон» системасыннан яхшырак уку системасы дөньяда юк, дип, бөтен Русиягә оран салдылар. Шуннан инде белем урынына, ятлауның яхшырак та, кирәгрәк тә булуы ачыкланды. Әлеге белем өлкәсендә казаныш киләсе буынның тез астына сугу иде. Күп кенә акыллы, тәҗрибәле укытучылар моны яхшы аңлады, ризасызлык та белдереп карадылар, каршы килгәннәр эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Намуслары мондый «гаделсез» уенны күтәрмәде. Югары мәктәпләрдә элек минем кебек авыл баласы укый алган булса, хәзер күпчелек шул «элита» балалары күпләп укырга керде. Акчасын хәлле әти-әнисе түли, тик укыймы-юкмы аның баласы, башында белем каламы – анысы мөһим түгел, юрист йә экономист булган дипломы гына булсын! Иң кирәкле белгечләр алар саналды. Ахырдан әлеге дипломлы белгечләрнең илгә шул кадәр күп кирәк булмавы ачыкланды. Барысын да акча хәл итеп бетерми икән... Ә авылларда яшәү чыганагы булган колхоз-совхозлар һәм алар алып барган кошчылык һәм терлекчелек фермалары бетерелеп, халкы эшсез дә, ашсыз да калгач, авыл кешесенә баласын укыту түгел, алга таба ничек яшәргә соң дигән сорау килеп басты?! Күпләре шәһәр юлын сайлады. Авылларда бала саны кимеде. Шуңа сылтау итеп, балаларны район үзәгенә йөртеп укытуга күчтеләр. Менә дигән, уңайлыклары шәһәрнекеннән ким булмаган бер йә ике катлы мәктәпләр ишегенә йозак эленде. Шәһәрдә укыган бу балалар авылга башка кайтмаячак, һәм кайтмады да. Ул турыда уйлау югарылар өчен мөһим түгел иде. Бүген авылларның күбесе – әби-бабайларның оныкларын җәйге чорда көтеп алган «дача урыны!» Моны бүген югарыдагылар аңлап бетермиме, әллә аңлап та уйлап бирмиме, киләчәккә милләтнең бетүенә зур сикереш ясалды, монысы хак һәм аяныч...
Гасыр башында берәүләр чарасызлыктан бизнеска тотынса, икенчеләре җиңел юл белән акча юнәтү ягын кайгыртты. Берәүләр көнен төнгә ялгап акча дип чапса, икенчеләре шуларның тапкан акчасын бүлешергә тотынды. Зур соры кортлар армиясе барлыкка килде. Алар акча табучыларга керем белән бүлешергә кирәклеген «аңлатты». Аңламасалар, ничек «аңларга кирәклеген» төшендерде. Төшенмәгәннәрне җир астына «төшерделәр». Кырыс кануннарны алар үзләре язды, үзләре тормышка ашырды... Чит ил киноларында гына күреп белгән «түләүле шайтан йомышчылары» барлыкка килде. Урысларда күп сүзләр төрки сүзләр бит, монысы да алардан алынгандыр инде: ул «киллер» – «килер»дән. Киноларда киң кулланыла башлады бу модалы сүз. Зиратларның киңәюенә дә алар йогынтысы булмый калмагандыр әле. Бик күп яшь кешенең шушы тайгак юлда гомере киселде. Олылар кыямәт көне шушы буладыр дип пошаманга төште, яшьләр ни эшләгәннәрен, аның кая алып чыгасын уйламыйча, җинаять юлына басты. Күпләре шунда соңгы сулышын алды. Моңарчы бер йодрыкка җыелып яшәгән совет халкы катламнарга бүленде. Ниндидер «элиталы» катлам барлыкка килде. Элек интеллигент, укымышлы, белемле, дәрәҗәле саналып йөртелсәләр, хәзер бер сүз белән, «элита» дип йөртелә башладылар. Элек элиталы атлар, этләр генә булган булса, хәзер кешеләр шулар дәрәҗәсендә йөри башлады. Җиңел генә шулай «элита»лы булды да куйды русиялеләр. 
Фатирларны ипотекага аласы, бушлай фатирлар бирү бетерелде. Үз йортыңны булдырып, ишектән чыгу белән яшел чирәмгә басу яхшы анысы. Күпләрнең биек койма белән әйләндереп алынган үз йорты, җиңел кергән акчага үз крепостен булдырасы килде. Берсеннән берсен уздырып таш пулатлар салу башланды. Дүрт катның бер яки ике каты подвал өлешенә төшсә, ике-өч каты өскә күтәрелде. Шаулатып өй туйлары уздырдылар. Әмма ул кадәр йортны җылытырга да, җыештырып тотарга да кирәк икән әле. Ул вакытта шулай бар әйбер җайлы табылыр, хуҗалар да яшь килеш торырлар кебек тоелды, ул әле совет чоры җылысының суынып бетмәгән вакыты гына икәнлеген төшенеп бетмәгән чор иде. Соңарып булса да халыкның күзе ачыла төште. Балалар барыбер чыгып китә икән, ата-ана янында калмый. Буш бүлмәләр, буш ятаклар оныклар кайтканда гына кирәк. Алары да бик кайтам дип тормый. Авылда шәһәрдәге кебек кызык түгел, йә дуслар юк, йә интернет тотмый, йә концерт-театрга, дискотекага теләгән вакытта барып булмый... Ә газга түләргә кышын бигрәк тә күп килә. Мунчасын әйткән дә юк, убыр авызы кебек, умыра гына газны. Карт белән карчык ике катлы йортның икенче катына кайчан менеп караганнарын исләренә төшерә алмый. Хәзер алар: «Ник кирәк булган инде ул ничә кат, их, хәзерге акылым элек булса?!» – дип уфтана. Коттедж сатыла дигән игъланнарны урамы белән күрергә мөмкин була башлады...
Совет чорында яшәгән безнең буын балаларының чагыштырыр нәрсәсе бар. Ул ягы белән хәзергеләрдән белемлерәк без. Элек белән хәзернең арасында аерма бар. Шуңадыр да яшьләр белән каршылыклар да чыккалый. Әйе, идеаль түгел иде ул без яшәгән система да. Әмма күп нәрсә совет чорында кешегә йөз белән борылган иде аңлаган кешегә...
Сугыштан соң авыр еллар, сугыш җимерекләрен төзәтәсе бар. Ул чорда промышленность, бар халык җиңү өчен эшләде. Көчле, яшь эшче кулларның күбесе фронтта ятып калды. Кая карама тузган каралты-кура, ә шулай да сугыштан соң иң беренче булып талон системасын, хәтта Англиядән ун елга алдан, безнең ил бетерде. Сугыш бетү белән кабаттан Англия һәм АКШ Совет илен буып ташлау өчен «салкын сугыш» башлап җибәрде, кысан яшәргә мәҗбүр булды халык. Әмма иртәгәсе көн өчен күңеле тыныч булды. Бүгенге НАТО илләренең Украинада алып барган сәясәте шул чордан ук килгән икейөзлелекнең, реваншизмның дәвамы гына икәнен күпләр аңлап бетерми дә кебек. Бигрәк тә азау ярган «элита» халкы арасындагылар аңларга теләми. Карчыгалар Русияне бүлгәләп, байлыкларына баш булырга күптән кызышып йөрде. Хрущев үз вакытында Совет иле нигезенә акрын эшләүче мина салып, 400дән арык бандерачыны төрмәдән чыгартмаган, үз амбицияләрен өстен куеп, дөньяның иң зур иленә каршы тарату сәясәтен алып бармаган булса, бүгенге хәл, бәлки, килеп тә чыкмаган булыр иде. Икенче Бөтендөнья сугышында безнең зур корбаннар белән килгән җиңүне алар авыр кичерде һәм гафу итәргә көч таба алмады. Ул чорда Совет иленә каршы Европаның фашизм сөреме белән агуланган унбишләп иле сугышкан булса, хәзер күпләр уянды. Русияне корал белән яулап булмый. Аны тарихны яхшы белгән кеше белә һәм аңлый. Русия – акыл белән аңлап, аршин белән үлчи торган ил түгел. НАТО илләре дә акрынлап моны аңлый башлады кебек. Тарих кабатланучан нәрсә. Тарихта боерык килеше булмый! Җиңү киләчәк, моңа шик юк! 
Нәфис ӘХМӘТ,
Азнакай шәһәре

Комментарии