«Үзгәреш җиле»ндә бернинди үзгәреш юк»

«Үзгәреш җиле»ндә бернинди үзгәреш юк»

16нчы август көнне бөек татар композиторы һәм пианисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССРның халык артисты, Татарстан Республикасының дәүләт гимны авторы Рөстәм Яхинның тууына 100 ел тулды. Ә ике көн алдан, 14нче августта тагын бер танылган композиторыбыз – «Мин сине шундый сагындым», «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җырлары авторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, 600ләп җыр, 25 спектакльгә көй иҗат иткән Луиза Батыр-Болгари үзенең 68 яшен билгеләп үтте. Ни кызганыч, татар музыка сәнгатен үстерүгә гаять зур өлеш керткән шәхесебез Рөстәм Яхинның олуг юбилее да республикабызда «зурдан кубып» искә алынмады. Танылган композиторыбыз, көчле рухлы, һәрдаим гаделлекне яклаучы Луиза Батыр-Болгариның туган көне дә киң җәмәгатьчелек өчен тавыш-тынсыз үтте.

Профессионализм һәм хаклык өчен төрле дәрәҗәдәге түрәләрне, үзенең коллегаларын, хәтта үткәндәге мәшһүрләрне дә тәнкыйтьләве белән танылган «баш имәс» Луиза ханым белән «Бизнес Онлайн» шактый күләмле һәм эчтәлекле әңгәмә бастырып чыгарды. Анда Батыр-Болгари музыка әһелләре җәмәгатьчелеген көнчелек ничек эчтән таркатуын, бөек композитор Рөстәм Яхинга, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи кебек башка мәшһүрләргә мөнәсәбәтләрен, композиторлар берлеге оешмасы эшчәнлегенә бәясен, татар җыр-музыка сәнгатенә заманча сулыш өрергә тиеш булган «Үзгәреш җиле» фестиваленә карашын һәм тагын башка шактый кызыклы фикерләрен ачып сала. Игътибарыгызга әлеге әңгәмәдән Луиза Батыр-Болгари фикерләренең кыскартылган тәрҗемәсен тәкъдим итәбез:

«ИҖАДИ БЕРЛЕКЛӘР БЕЗНЕҢ ИЛДӘ НКВД КҮРСӘТМӘСЕ БУЕНЧА 1930НЧЫ ЕЛЛАРДА ОЕШТЫРЫЛА»

– Бөтен дөньяда композиторлар берлеге дигән оешма юк, автор агентлыклары һәм төрле фондлар бар. Русиядә революциягә кадәр Рус музыкасы җәмгыяте булган, алар композиторларга заказлар биреп булышканнар. Моннан тыш, рус патшалары үзләре дә композиторларга ярдәм күрсәтеп торганнар. Ә без, бай нефть республикасы композиторлары, кайвакыт иҗади эшебез өчен түләүне еллар буе көтәбез, еш кына бушлай эшлибез.

Илебездә иҗади берлекләр 1930нчы еллар ахырында НКВД күрсәтмәсе нигезендә, иҗади шәхесне контрольдә тоту өчен булдырыла. Мин беркайчан да ул оешмага керүне максат итмәдем. Иҗат кешеләре һәрвакыт ирекле рәссамнар булдылар. Минем уйлавымча, берлек – бер-берсен хөрмәт иткән һәм үзара ярдәмгә килергә әзер булган иҗади кешеләрнең ирекле җәмгыяте.

Безнең заман берлекләренә килгәндә, алар ирекле түгел, ә мәҗбүри-ирекле. Алар ярдәмендә шундый фикер барлыкка килә: әгәр сезнең әгъзалык таныклыгы булмаса, сез профессиональ түгел, дипломлы һәм популяр композитор булсагыз да. Мин мондый караш белән 80нче елларда очраштым инде.

1988нче елда, республикада инде танылган композитор булып, мин Русия композиторлар берлегенә кердем. Ләкин, бу оешмага, төгәлрәге, аның Татарстан Республикасы композиторлар берлеге дип аталган филиалына кергәннән бирле, мин хезмәттәшләремнән үземә карата дустанә мөнәсәбәт сизмәдем. Киресенчә, шул вакыттан берлек җитәкчелеге тарафыннан минем шәхесне эзәрлекләү башланды. Тора-бара аңладым: сәләтле әгъзаларга карата идарә тарафыннан андый мөнәсәбәт – оешманың нигезеннән килгән традиция икән.

Хәзер дә композиторлар берлегендә вазгыять үзгәрмәде. 2015нче елда миңа ул берлекнең Татарстан бүлегеннән чыгарга туры килде. Сәбәпләре күптөрле. Чөнки ул берлектә барлык әгъзалар җитәкчелек уңышы өчен генә эшлиләр.

80нче еллар ахырында мине – өч бала анасын, фатир өчен чиратка куярга да теләмәделәр. Ә министрлар кабинеты аша фатир бирелгәндә, композиторлар берлеге җитәкчелеге бирдертмәскә теләп, хат юллаган. Шулай ук, берлек озак еллар дәвамында миңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исемен бирдертүгә дә каршы килде.

Республика композиторлар берлеге сәясәте, уставка каршы килеп, җитәкчелеге тирәсендә генә бөтерелә, алар файдасына гына эшли. Рекламалар, зур гонорарлар, грантлар, югары исемнәр һәм фатирлар – барысы да алар өчен генә.

Мәсәлән мин, танылган композитор менә инде 30 елдан артык үземнең популяр җырлар тупланмасын чыгара алмыйм. «Аккош моңы калган» исемле өч томлы авторлык альбомымны чыгарырга омтылу да күп еллар дәвамында нәтиҗәсез. Финанс ярдәм сорап Татарстан Президентына мөрәҗәгать итәргә кушалар.

«ШҮРӘЛЕ» БАЛЕТЫНЫҢ АВТОРЫН БИЛГЕЛӘҮ БУЕНЧА КҮП ЕЛЛАР ДӘВАМЫНДА СУДЛАР БАРДЫ»

– Тарихка тукталыйк. Республика 1941нче елның декабрендә Мәскәүдә татар сәнгате декадасына әзерләнә. Татарстанның опера театры яшь композитор Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетын өйрәнә. Сугыш башлана, ләкин репетицияләр дәвам итә. Автор балетны редакцияләп бетерергә ашыга. Аның белән параллель рәвештә музыкаль оркестр, костюм дизайнерлары, балет биючеләре эшли. Һәм авторны көтмәгәндә фронтка җибәрәләр. Ул бит иҗади берлек әгъзасы, аның бронь булырга тиеш. Ә ни өчен шулай эшләнә соң? Фәрит Яруллин сугышка җибәрелгәч тә, аның «Шүрәле» балеты урынына опера театры, Мәскәүдәге татар сәнгате декадасында күрсәтү өчен, композитор һәм ул вакыттагы республика композиторлар берлеге рәисе Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсын өйрәнә башлый.

Соңрак Фәрит Яруллин яраланып Самарада госпитальдә ятканда, дусларының киңәше буенча, бронь алырга, үзенең Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы икәнлеге турында белешмә җибәрүләрен сорап хат яза. Ике ай көтә, җавап килми. Шулай Яруллин кабат фронтка китә.

Әлеге аянычлы хәл белешмәне бирергә тиешле композиторлар берлеге рәисе Нәҗип Җиһановның һәм ул вакытта берлектә юрист булып эшләүче Җәүдәт Фәйзинең намусында дип саныйм.

«Шүрәле» балетының язмышы да шактый тәэсирләндергеч була. Сугыштан соң, 1945нче елда ул «Али батыр» дигән яңа исем белән куела. Балетны бераз редакцияләгән мәскәү композиторлары Власов һәм Фере үзләрен тулы вәкаләтле авторлар дип күрсәтәләр. Шуннан соң, чын авторны билгеләү буенча Ленинградта күп еллар дәвамында судлар бара. Аларда консерваториянең бишенче курс студенты, музыка белгече, җәмәгать активисты Фатыйма Вәлиева еш катнаша. Ниһаять, суд аркылы «Шүрәле» балетының авторы Фәрит Яруллин икәне исбатлана. Ләкин шуннан соң, Җиһанов Яруллин авторлыгын яклаучы яшь Вәлиевага консерваториядә укып бетерергә мөмкинлек бирми.

Фатыйма Вәлиева истәлекләренә караганда, баш композитор, коммунист Җиһановның каты кулыннан зыян күрүчеләр бер ул гына булмый.

Татар китап нәшриятында музыка редакторы булып эшләгән 1980нче еллар уртасында мин «Шүрәле» балетының авторлык нөсхәсен бастырып чыгарырга уйладым. Анда авторның кулъязмалары да урнаштырылырга тиеш иде. Шул вакытта балетның авторлык вариантын бастырмауны таләп итеп нәшрият дирекциясенә ТАССР композиторлар берлегеннән һәм консерваториядән булган туктаусыз шалтыратулар шаккаттырды. Янәсе Яруллин профессиональ композитор булмаган, үзешчән генә...

Аеруча шунысы гаҗәпләндерде, ул вакытта композиторлар берлеге рәисе Фәрит Яруллинның энесе Мирсәид Яруллин иде бит. Ләкин соңыннан беленгәнчә, Мирсәид Яруллин Фәритнең кан туганы түгел икән. Ул Фәритнең әтисенең үги улы гына булган. Тик, һич кенә дә «Шүрәле» балетының авторы Фәрит чаклы талантлы түгел. Күрәмсең, Мирсәид күңелендә көнләшү тамыр җәйгән.

Бернигә карамастан миңа «Шүрәле» балетының авторлык нөсхәсен бастырып чыгарырга насыйп булды. Ул минем бер зур җиңүем иде. Ләкин әлеге җиңү соңыннан берлек җитәкчелеге тарафыннан миңа карата үчле мөнәсәбәт урнашуга сәбәпче булды. Хәзергәчә шулай дәвам итә. Ә «Шүрәле» балетының 1950нче елларда 36 илдә куелуын һәм озак еллар дәвамында уңышлы баруын күпләр белмидер дә.

«СӘХНӘ АРТЫНДА ҖИҺАНОВ ТУРЫНДА «МУЗЫКАДА СТАЛИН», ДИЛӘР ИДЕ»

– Бөек композиторыбыз Салих Сәйдәшевның ачы язмышы турында да берничә сүз әйтәсем килә. Музыкант буларак өлгергән, тормышының иң иҗади чорында ул театрдан, эш фатирыннан куыла. Хәзергечә әйтсәк, бомж хәлендә кала. Аңа гади кешеләр ашарга китергән, ара-тирә төн кунып чыгарга керткәннәр. Минем әтием дә ул хакта сөйли иде. Үзе дә композиторны берничә тапкыр табынга чакырган. Иң авыр вакытында композиторлар берлеге аңа ярдәм кулы сузмый. Ә Сәйдәшев вафатыннан соң, аның композиторлар берлегендә сакланган иҗат архивы юкка чыга. Аны кемнәрдер утка яккан, дигән имеш-мимешләр дә тарала. Әмма, нәкъ шул вакыттан соң озак та үтми, Җәүдәт Фәйзинең бик яхшы җырлары барлыкка килә. Шуннан һәркем үзенчә нәтиҗә ясый инде...

Боларны сөйләп, мин кемнеңдер исемен пычратырга теләмим. Бары иртәме-соңмы, хаклык тантана итәргә тиеш, дип саныйм.

Җиһанов минем язмышымда шактый үзенчәлекле роль уйнады. Аның аркасында Ленинград консерваториясенә укырга китә алмадым. Ә Казан музыка училищесыннан соң, укытучым Юрий Виноградов киңәше буенча, Ленинградка барырга теләгән идем.

Хәер, хәзер үкенмим инде. Шактый чит илләрдә дә яшәргә, эшләргә мөмкинлек булды. Америкага, Израильгә, Норвегиягә, Кытайга чакырдылар. Ләкин минем җаным һәм иҗатым мәңгегә туган илем, газиз халкым белән бәйләнгән. Минем язмышым – милли композитор булу.

Җиһанов турында һәрчак төрле фикерләр булды. Аны сәхнә артында «музыкада Сталин», диләр иде. Кызганычка каршы, Сәйдәшев, Яруллин язмышларын белгәч, минем күңелдә аның турыда якты хисләр калмады. Редактор булып эшләгәндә композитор Рөстәм Яхин белән аралашу да җитә иде. Беренче класслы пианист һәм композитор Рөстәм Яхинга Җиһанов композицияләр һәм фортепиано дәресләрен укытырга да рөхсәт бирмәгән бит. Нибары әзерлек курсларында музыка грамотасын укытырга гына «ышанган». Татарлар арасында фортепианода профессиональ дәрәҗәдә уйнап, әлеге уен коралы өчен махсус музыка яза алучы бердәнбер композитор-пианист иде ул Рөстәм Яхин.

«ТАНЫЛГАН РУС ҖЫРЛАРЫНЫҢ ГАРМОНИЯСЕН ТЕЛӘСӘ НИЧЕК ҮЗГӘРТКӘННӘРЕН БЕР ВАКЫТТА ДА ИШЕТКӘНЕМ ЮК»

– Заманча татар җыр-музыка сәнгатенә килгәндә, әйе, минем берничә җырым «Үзгәреш җиле» фестивалендә дә яңгырады. Ләкин «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җырына яңача ясалган аранжировка мине аеруча борчуга салды. Ул җырда гармонияне теләсә ничек үзгәртергә ярамый. Танылган рус яки чит ил җырларында шундый үзгәрешләрне бервакытта да ишеткәнем юк. Башкару стилен үзгәртергә мөмкин, ләкин автор тарафыннан салынган гармония сакланырга тиеш. Нигә соң Мәскәүдән килгән музыкантлар татар җырларын теләсә ничек, хәтта автор үзе танымаслык итеп үзгәртергә ярый, дип уйлый? Безнең милли җырларыбыз традицион гармонияләр нигезендә туа һәм ят яңгырашлар белән кабул ителми. Аларны сыйфатлы аранжировка хисабына баетырга гына мөмкин.

Әлеге фестиваль турында шундый фикер туа, гүя аның максаты – халыкта танылган татар җырларын танып булмаслык хәлгә килгәнче үзгәртү. Шулай татар җырларын мәсхәрәләгән өчен республика гаять зур акчалар түли бит әле.

Минем фикеремчә, милли җырларны шулай заманча модалы интерпретацияләп үзгәртү безнең эстрада өчен бернинди үсеш бирми. Бернинди «үзгәреш» юк анда. Фәкать бизнес-проект кына. Үсеш өчен яңа стильләрдә, милли мелодиканы һәм милли рухны саклаган яңа җырлар кирәк

Сәхифәне Раиф ГЫЙМАДИЕВ әзерләде

Тулырак business-gazetaда 

Комментарии