Тарихка истәлекле сәяхәт

Тарихка истәлекле сәяхәт

Туган җиреңнең тарихын хөрмәт итеп, үзеңнең истәлекләреңне яңартып, милләтеңнең изге җирләренә сәяхәт итүдән дә саваплы гамәл юктыр. Бигрәк тә фикердәшләр белән кабат күрешеп, хатирәләрне яңарту, тарихи вакыйгалар белән уртаклашу.

Менә бер көнне Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге бер төркем фикердәшләрен туплап Биләр шәһәрчелегенә һәм Базарлы Матак музеена сәяхәт оештырды. Изге Биләр җирләре сәяхәтчеләрне җылы кояшы һәм саф һавасы белән каршы алды. Автобустан төшү белән матур итеп эшләнгән, тыйнак кына бинага урнашкан музейга кердек. Бу җирләр хәзер «Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлык» дип атала икән. Кассада билет сатучы Лариса ханым музейда экскурсовод хезмәтен дә башкара. Ул Биләр каласының тарихы, археологик табылдыклар, борынгы әби –бабаларыбызның көнкүреше һәм борынгы Болгар дәүләтенең башка тарихи материаллары белән таныштырды. Шул ук вакытта сәяхәтчеләрнең күп кенә сорауларына җавап бирде. Шунда ук бу сәяхәтне оештыруда актив катнашучы һәм бу тыюлыкны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе Рифкать Кормашев Биләр тыюлыгын оештыру тарихы белән таныштырды: « Татарстан дәүләтенең Чулман елгасының бу якларындагы районнарына чыгу өчен күпер кирәк иде. Чөнки Чулман елгасы аша транспорт паром ярдәмендә генә йөрде. Шуңа күрә берничә сәгатьтән алып, кайчагында тәүлек буе елга аша кичүне көткән чаклар булды. Татарстан Республикасы үзен суверен дәүләт итеп таныткач кына Чулман елгасы аша күпер салынды. Бар акчалар да Татарстан казнасыннан тотылды. 2016нчы елда Удмуртиядә шушы ук Чулман елгасы аша салынган 1 километрлы күпер төзүгә 14 миллиард сум тотылганын искә алсак, 14 километрлы Саескан тавы янындагы бу күпернең Татарстан казнасына күпмегә төшкәнен чамалап була. Менә кая китте безнең кыска гына вакытта булып алган суверенитет акчалары. Һәрхәлдә бу күпер Федераль трассаны тоташтыручы буларак, СССР, аннары Русия дәүләте хисабына күптән төзелергә тиеш булса да. Аннары менә якындагы Чирмешән елгасы аша да күпер салырга туры килде. Чөнки Биләргә килеп җитү өчен ерак араны урап елганы кичәргә туры килә иде. Изгеләр чишмәсе саналган калкулыкка менү беренче елларда үзенә күрә бер могҗиза иде. «Татнефть» оешмасы ярдәмендә анда менү өчен 444 баскычтан торган сукмак салынды. Изге чишмә суы торбалар ярдәмендә берничә урынга тартылып тәүлек буе агып тора. Килгән халык өчен уңайлы урыннар оештырылган. Ә югарыда урнаштырылган 3 кара таш кую, аның тирә-ягын хәзерге күренешкә җиткерү тагын бер могҗиза дип саныйм».

– «Болгар дәүләте территориясе Пермь, Киров өлкәләреннән алып хәзерге Урал (элекке атамасы – Җаек) елгасына кадәр булып, аның 200ләп шәһәрләре булган. Кытай, Һиндстан, Әфганстан, Персия һәм башка дәүләтләр белән бәйләнештә торып, сәүдә белән шөгыльләнгән. Әле бу җирләргә Ислам дине урнашканчы ук Изге чишмә даны еракларга таралган була. Шуңа күрә тирә-як халыклары монда килеп чишмә суын куллана торган булганнар» – дип сөйләде экскурсоводыбыз Лариса ханым. Аңа өстәп Рифкать Кормашев үзе шаһит булган вакыйганы искә төшерде: «Бервакыт чишмә суын эчәргә олы яшьтәге ханымны уллары җитәкләп килделәр. Кызыксынып кайдан килүләрен сорадым: мин үткән ел монда бер килгән идем. Оренбург якларыннан ат арбасына яткырып алып килделәр, аякларымда бөтенләй йөри алмый идем. Изге чишмә суын берничә стакан эчкәч хәл керде, җаным иркенәеп китте. Чишмә суын үзебез белән дә алдык. Алып киткән суны өйдә эчкәч аякларыма баса башладым. Менә быел машина белән алып килделәр. Чиксез рәхмәтлемен бу җирләрне оештырып, тәртипкә китерүчеләргә, изге суны саклап калучыларга, дигән иде. Мин бу хәлне видеотасмага да төшердем, музейга тапшырырмын, бу истәлекле вакыйга» – дип сөйләп, җыелган халыкка мондагы суның серлелеген күңелләренә салды ул. Шунысы гына йөрәктә төер калдырды – үзе җирле халык вәкиле булса да Лариса ханым бер кәлимә сүз татарча белми икән. Шуңадыр инде гаять зур әһәмиятле Биләр шәһәрчеген соңгы кирпеченә кадәр кем юк итеп бетергәнен әйтергә базмады… Ә бирегә нигездә татар халкы килә. Без килгән көнне дә Арча, Кукмара, Буа районнарыннан зур автобусларда йөзләгән кеше килүен күрдек. Шул ук вакытта шәхси машиналарында гаиләләре, дуслары белән килгәннәр дә бихисап иде.

Юлыбызны дәвам итеп, Базарлы Матакка барып чыктык. Алдан сөйләшеп куйганча, монда безне районның С.М.Лисенков исемендәге музей директоры Йосыф әфәнде Зарипов каршы алды.

Ул бик кызык итеп район һәм Базарлы Матак, Әлки авыллары тарихы, районның күренекле кешеләре белән таныштырды. Районда әлегә кадәр өйрәнелмәгән берничә дистә курганнар бар икән. Бигрәк тә Алып бабай турындагы риваятьләр бар кешедә дә зур кызыксыну тудырды. Музей үзенең космоска һәм гомумән, космонавтикага кагылышлы экспонатлары белән бай. Монда космоста булып кайткан космонавтлар утыргычы, аларның костюмнары дисеңме һәм башка әйберләр барысы да күрсәтелгән. Аларны бер язмада санап та бетергесез. Шуңа күрә Базарлы Матак музее 2008нче елда Русия Космонавтик Федерациясе оешмасына кабул ителгән.

Шунысын да әйтү урынлы булыр: арабызда мәшһүр гармунчы Әнвәр Солтан улы юлда барганда, туктап ял иткән араларда татар көйләрен уйнап, бар кешенең күңеленә дәрт өстәде. Аңа кушылып җырлаучылар, биючеләр дә табылды. Гомумән, сәяхәтебез файдалы һәм күңелле булды…

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан-Биләр-Базарлы Матак

Комментарии