Саулык зур байлык

Соңгы елларда, ни сәбәпледер, авыру-гарип балалар бик күп туа. Экологиянең зыяны микән, химияне күп куллануданмы, табибларның гаебе беләнме әллә алкогольнең зыяны нәселдән-нәселгә көчәя барамы? Медицина алга китте, дип бик мактансак та, туганчы, баланың тазамы-гарипме икәнен дә әйтә алмыйлар. Туганда табиб ялгышы белән дә зыян килгән очраклар турында ишетеп беләбез. Кислород җитмичә, сусыз озак торганлыктан, баланың баш мие күзәнәкләре үлә, нәтиҗәдә церебраль паралич килеп чыга. Мондый баланың язмышын белмәгән кеше юктыр. Авыру бала бөтен нәселгә бәхетсезлек, күпме кайгы-хәсрәт, зыян булса, баланың үзе өчен гомерлек газап булачак. Табиб ялгышы шушындый бәхетсезлеккә китерә икән, нигә ул табибны җаваплылыкка тартмыйлар яки эштән азат итмиләр, судка бирмиләр?

Бер танышымның кызы медицина университетында укыды. Андагы студентларның ничек укыганын беләм. 10 ел буена укыды ул. Укый алмыйча, чыгаралар, әти-әнисе тагын урнаштыра. Әбисенә кадәр: «Кемнәрнең газизләренең башына җитәрсең икән син», – ди иде. Хәзер укымыйча гына, имтихан-зачетларны сатып кына алып чыккан «белгечләр» күпме.

Химик препаратларның организмга зыянын һәркем белә. Бер танышым Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләде. «Арча, Балтач, Нурлат, Саба районнарына, уңыш күләмен арттыру өчен, химик ашламалар күп бирелә. Шуңа күрә мин ул районнардан бал, ит, бәрәңге алмаска тырышам», – ди иде.

Бертуганыма онкология больницасында дәваланырга туры килде, файдасы гына булмады. Ул да, палатада Балтач, Нурлат хатыннары гына идек, диде. Моны шул химик препаратларны күп куллану нәтиҗәсе генә дип уйларга кирәктер.

Ул онкология поликлиникасына керсәң генә дә күзгә яшьләр тула. Саргайган, тире белән сөяккә генә калган «тере мәетләр» дә гомер өмет итеп килгәннәр. Бердәнбер байлыгы булган сыерын суеп, операциягә акча әзерләп килгән бер апаны күрдем. Аңа инде ярдәм итеп булмасын табиб булмасаң да күреп торасың. Акча түлим дигәч, аңа да операция билгеләгәннәр. Өч айдан үлеп китсә дә, кире акчаны сорап килә алмый бит.

Экология дә безнең файдага эшләми хәзер. Акчага экономия ясыйбыз дигән булып, елгаларга күпме пычрак су ага, химик препаратлар кулланыла. Ә бит боларның халыкка зыяны йөз-мең тапкыр артыграк.

Табибларның эш хакын арттыру әле ул медицинаның үсеше дигән сүз түгел. Авыруларны булдырмас өчен дә, булганын дәвалар өчен дә чарасын күрергә иде. Табибларның бар эше – аптекалар аша күбрәк акча эшләү. Бушка диагностика үткәреп, булса-булмаса да чир табып, түләүле дәвалау курсларына юллап яки кыйммәтле дарулар язып, акча эшләүгә күчте табиблар.

Күпме авыру балаларны дәвалар өчен акча сорап, газета битләрендә, радио-телевидениедә игъланнар басыла. Күршебездә генә шундый ике бала үсә. Әти-әниләренең хәсрәтләнгәннәрен, газапланганнарын гына да карап тору авыр. Дәвалану өчен Мәскәүгә барырга тәкъдим итәләр. Яшь ата-ана бу кадәр акчаны каян алсын? Спонсорлар белешеп, ярдәм сорап, бик күп оешмаларга мөрәҗәгать итеп караганнар, ярдәм генә юк. Ана кеше, мескен, бәргәләнә. Әле массажга, әле больницага күтәреп чаба, баласын үз-үзен йөртерлек кенә булса да дәвалыйсы килә, соңга калганчы дип тырыша. Ул бала белән берәр эштә эшли дә алмый, бер ата эшләгәнгә яшисе дә, фатир да юнәтәсе. Алар да, бала табиб ялгышы аркасында шушылай авыру туды, вакытында операция ясамадылар, диләр. «Ник судка бирмәдегез?» – дигәч, «Баштарак белмәдек, хәзер соң инде», – дип җаваплыйлар. Бер спорт сарае төзегән акчаны шушы авыру балаларны дәвалар өчен бирсәләр дә булыр иде бит. Авыру баласы булган күпме ата-ана хәер сораша. Хөкүмәт өчен түбәнлек түгелме шушы? «Булдырабыз!» – дип, бәйрәм арты бәйрәм ясап мактанышабыз, ә артта күпме бала, әти-әни күз яше түгә. Ярый ла авыру баласы белән хатынын ата булган кеше ташлап китмәсә?! Чирле бала тапкан өчен ананы гына гаепләп, язмыш кочагына ташлап китүчеләр дә аз түгел. Аннары ир яшь хатыны белән кәеф-сафа корып, рәхәтләнеп яши бирә.

Кеше бүген бәхетле кебек тоелса да, киләчәкне кем белә. Аллаһы Тәгалә һәркемне тигезли. Авыру баланың хакы, аның күз яше барыбер төшмичә калмый. Сабырлык белән, ата-ана икесе бергәләп түзеп, тырышып яшәсә, Аллаһы Тәгалә бер яктан ярдәм итми калмый ул. Күптән түгел генә Президент Путинның чыгышын тыңладым. Медицина ярдәменнән күпләрнең канәгать булмавын, дәүләт тарафыннан бушлай күрсәтелергә тиешле ярдәмнең исемлеген булдырырга кирәклеген әйткән иде. Сүздә генә калмас дип ышанасы килә. Бәлки, безнең файдага да бер яхшылык эшләнер әле. «Безнең гәҗит»тә бервакыт: «Сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләренә бизнес үтеп керсә, бу җәмгыять алга бара алмаячак», – дип язылган иде. Нәкъ шулай. Акча өчен хәзер нәрсәләр генә уйлап тапмыйлар. Тик берсе дә халык файдасына гына түгел.

Зөлфия ЗАКИРОВА,

Казан шәһәре

Комментарии