- 22.06.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №25 (20 июнь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Җиңү бәйрәме алдыннан (нинди максат белән икәнен аңламадым) ватсабыма бер видеоязма җибәргәннәр иде. Җитәкчеләребезнең: «Без булдырабыз!» – диюләре хактыр күрәсең, әле монда әле тегендә без – татарлар килеп чыгып кына торабыз бит, Хода хикмәте. Бу видеоязмада да нәни генә татар малае, булдыра алган хәтле дошманны куркытырга теләптер (Американыдыр инде) үзенчә бик яман усал кыланып, кулларын болгый-болгый «Священная война» җырын җырлый. Үзе: «Моя мама сказала, так надо спеть эту песню, чтобы вся страна встала!» – дип тә җибәрә әле. Кем ничектер, мин үзем хәрби киемдәге сабыйларны күрсәм, әллә нишләп китәм. Бала һәм сугыш дигән сүзләр һич кенә дә бергә куелырга тиеш әйберләр түгел бит. Аннары, төптән уйлап караганда, мәрхүм әткәемнең каһәр суккан Суслонгерларда чиләнүендә дә, аның энесе – әле өйләнмәгән Нәҗип абыйның немец әсирлегендә исән калып та, үзебезнең ил лагерьларында гаип булуында да Американың бер гаебен дә күрмим мин. Теге ачлык елларда да аларның ярдәмнәре миллионлаган кешеләрне ач үлемнән алып калганнардыр. Тик, ни кызганыч, әбием Хәерниса һәм аның 2 баласы, бу ярдәмне көтеп ала алмыйча, салкын өйләрендә ачка тилмереп үлгәннәр шул.
Бу видеоязмадагы кечкенә малайның әле тормыш тәҗрибәсе юк бит, ул олылар нәрсә өйрәтсә, шуны гына кабатлый. Үсә-үсә, акны карадан аерырга өйрәнер, «огромный» илне тагын да киңәйтер өчен әле тегендә, әле монда алып барылган сугышларга газиз башын илтеп тыкмас дигән өметтә калыйк инде.
Безнең буын, Аллага шөкер, сугышны күрмәде, балаларыбыз һәм оныкларыбызга да күрергә язмасын, дип, теге видеоны чүп кәрзиненә салдым.
Тәзбирә ЗАҺИДУЛЛИНА,
Мөслим-Чаллы
Комментарии