Укытучы шатлыгы

5нче октябрь – Укытучылар көне. Көне шундый матур, чын-чынлап алтын көз. Көне матур булса да, никтер күңелгә моңсу. Ни өчен соң? Ә, беләм, миңа укучыларым җитми икән бит! Кырык ел эчендә күпме укучыга белем-тәрбия бирелде икән? Санасаң, шактый зур сан чыгасы.

Алдымда бер кочак открытка – укучыларымның тәбрикләү сүзләре (ул чакта без хәтта открытка алырга да кыенсына торган идек). Бик күп алар. Һәрбер бала үзенең нәни кулы белән ясап, ихлас теләкләрен җиткергән. Бик кадерле алар миңа. Шуларны укыйм да тирән уйга чумам. Чынлап та, укытучы һөнәре бик тә мактаулы һәм җаваплы эш бит. Алдыңда никадәр самими бала утыра. Аларның киләчәге синең кулда: аларны белемле дә, тәрбияле дә итү синең бурыч. Шөкер, бу сынауны намус белән үттем, дип уйлыйм. Әле хәзер дә укучыларымның, аларның әти-әниләренең тирән ихтирамын тоеп-күреп яшәү – үзе шуның төп дәлиле бит. Рәхмәт сезгә, кадерле укучыларым! Сезнең шатлык – минем дә шатлык ул. Ә аз гына да күңелсезлекләрегез булса, мин бөтен күңелем-йөрәгем белән тирән борчылу кичерәм. Исән генә булыгыз, шатлыклар гына көтеп торсын сезне.

Шул уңайдан әле быел укучыларым белән бик күңелле очрашу булды. Бу зур очрашу иде. Моннан 50 ел элек безнең Бик-Үти авылы мәктәбен тәмамлаган укучылар очрашу үткәрергә уйлаганнар. Очрашу урыны итеп Рөстәм Вәлиуллиннар өен сайлаганнар (чөнки алар укыган мәктәп инде юк, сүтелгән). Рөстәм белән Илсөяр үзләре Мәскәүдә яшиләр, авылны да онытмыйлар. Авылда бик матур йорт җиткерделәр, яздан көзгә кадәр рәхәтләнеп авылда яшиләр. Бөтенләйгә авылга кайту исәпләре дә бар (бирсен Аллаһ, авыл бетмәсен иде). Аларның өйләре искиткеч матур итеп эшләнгән: шау чәчәккә күмелеп утыра. Ишек алдында бик матур җәйге өйләре дә бар. Очрашу шушы өйдә үтте дә инде.

Зөбәйдә Сәлаховна белән мине педагогик эшчәнлегебезнең беренче укучылары килеп кочаклап алды. Һәрберебез үз күңелендәге истәлекләре белән уртаклашты. Шөкер, укучыларыбыз тормышта үз урыннарын тапканнар: кайсы укытучы, кайсы шәфкать туташы, кайсы завод эшчесе, төзүче, шофер. Рифгать Гыйматдинов дигән егетебез спорт өлкәсендә зур уңышларга иреште, хәйриячелек белән дә шөгыльләнә. Илгиз Наматов – Буа моторлар төзү заводында алдынгы мастер. Азат Низамов – укытучы, спорт белән шөгыльләнә, аның укучылары хоккей буенча беренче урыннарны яулый. Гомумән, аның гаиләсендә бар да укытучылар. Хатыны Зөлфирә, уллары, киленнәре – укытучылар. Үрнәк гаилә алар. Азат үзе бакчачылык белән шөгыльләнә. Авылны яшелләндерү уе белән янып яши. Авыл тирәсенә дә, авыл уртасына да, үз бакчасына да бик күп куаклар утыртты. Инде элек утырткан куаклары хәзер җимеш бирә. Юл буена ул утырткан чияләрне җыеп, авыл халкы рәхмәт укый. Ул утырткан һәр куактан аңа савап килеп торсын иде.

Кичә җыр белән үрелеп барды. Рөстәм белән Фирдүс Галәветдиновлар моңлы итеп гармунда уйнап җырладылар. Әсгать Латыйпов матур җырлары белән күңелләрне нечкәртте. Авыл урамнарына моңлы көй таралды. Авыл моңга сусаган. Әйтерсең, элеккеге вакытлар әйләнеп кайтты.

…Укытучы апам, Сез – изге җан,

Гомер буе Сезгә табындым.

Классташлар, якын дуслар,

Сагындым мин сезне, сагындым…

Урамга чыгып, саф авыл һавасын сулап, үткәннәрне искә төшердек. Авыл бетеп бара, шунысы күңелгә тынычлык бирми. Яшәсен иде әле авыллар. Алар бит үзләре бер зур тарих.

Бу истәлекле очрашу өчен рәхмәт сезгә, укучыларым. Гомер юлларыгыз озын, истәлекләрегез нык булсын, гел шатлыкта гына яшәсәгез иде.

Фәридә ГЫЙЛАҖЕВА,

Буа районы, Бик-Үти авылы

Комментарии