Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Әй балачак, мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым,

Еллар үткәч «Исәнме!» дип,

Балачакка кулым сузасым.

Кеше күңелендә мәңге җуелмаслык шатлыклар, онытылмаслык истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы… Кем генә үзенең сабый чагын, балачагының бәхетле мизгелләрен сагынып искә алмый икән?! Һәр кешенең үз кече Ватаны, үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән олылап искә ала торган үз укытучысы бар. Әнә шул рәхмәт хисләрен җиткерү, өлкән укытучыларны хөрмәтләү йөзеннән, Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» дигән исем астында истәлек кичәсе узды. Бу чараны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев.

– Бүгенге тормышта кеше һаман каядыр ашыга, чаба. Утырып сөйләшергә, аралашырга вакыт таба алмый. Без бүген бар, иртәгә юк. Шуңа күрә аз га гына булса да тукталып, үзеңнең артыңа әйләнеп карарга да кирәк дип уйлыйм. Үзеңнең яраткан мөгаллимнәрең белән очрашу, аларга рәхмәт сүзләреңне җиткерү өчен беркайчан да соң түгел, – ди якташыбыз, Казан Дәүләт аграр университеты каршында эшләп килүче халык театры җитәкчесе.

Сәхнә түренә гомере буе балалар укыткан, бөтен көчен, яшьлек елларын мәктәпкә багышлаган өлкән укытучыларыбыз – Галия Нуриева, Тәнзилә Шәрәфиева, Сания Хаҗиевалар чыккач, зал аларны басып алкышлады.

– Иң авыр елларда, сугыш елларында эшләргә туры килде безгә. Балаларга белем биреп кенә калмыйча, җыр– бию, театр сәнгатенә өйрәтергә дә вакыт таба идек. Ул бергәләп спектакльләр, концертлар кую дисеңме? Кышкы суыкларда балаларны толыпларга төреп утыртып, өчәр ат җигеп күрше авылларга концерт куярга алып чыгып китә торган идек. Ничек йөрәкләр җитте икән?! – дип искә алды ул елларны мөгаллимәләр.

Кичәдә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та катнашты. Алар кулыннан мөгаллимнәргә истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

– Мондый чараларда мин беренче тапкыр гына катнашам. Ләкин башкаларга да үрнәк итеп куячакмын. Бүгенге көндә мәктәпләрдә нәкъ сезнең кебек төпле белемле, иң мөһиме – балаларны яратучы укытучылар җитешми. Хәзер барлык шартлар да тудырылган, бары тик җаныңны биреп, вакытны кызганмыйча эшләү генә сорала. Үзем дә мөгаллим кеше буларак, укытучыларга карата хөрмәтем бик зур. Алга таба сезгә исәнлек–саулык телим. Яшь укытучыларга киңәшләрегезне кызганмыйча, исәнлектә яшәгез, – дип теләкләрен җиткерде депутат Илдар Гыйльметдинов.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй… Сәхнәдә Казан Дәүләт аграр университеты студентлары. Алар тарафыннан башкарылган җырлар залда утырган һәр тамашачыны балачагына, мәктәп елларына алып кайткандыр. Күңелләрнең әллә кайсы кылларын кузгата торган истәлекләр тыңларга туры килде бу кичәдә. Авылдашлар, элек укып чыккан укучылар өчен генә түгел, бүгенге укчылар өчен дә хәтердә калырлык, уйландырырлык чара булды бу. Роберт абый әйткәнчә, мөгаллимнәргә рәхмәтләрне сүз белән генә җиткереп булмый, мондый чаралар уздыру ул үзе бер истәлек, залда утырган соңгы тамашачы җирдән киткәнче күңелдә сакланачак.

Алсу ҖИҺАНШИНА.

Теләче районы.

Комментарии