Чама кирәк!

Чама кирәк!

Минем күршемдә 84нче яше белән баручы, «Өлкәннәр клубы» аксакалларының берсе – Галимҗанов Камил абый яши. Байлар Сабасындагы урта буын кешесенә, бигрәк тә олы яшьтәгеләргә мәгълүм шәхес. Үз чордашларына хас гомер юлын уңышлы дәвам итүче зат ул. Кыскача гына әйткәндә, аның диңгез флотында хезмәт итеп кайткач, клуб сәхнәләрендә матрос биюен башкарып дан казанганын күпләр хәтерли. Ул – тракторчы, шофер, совхозда зоотехник, ПМК, Агроснаб начальниклары урынбасары, күп еллар икмәк комбинатында директор булып эшләп, бу тармакны денгә керткән җитәкче. Лаеклы ялга чыккач та тынычлап ятмады, улы Илнур белән республикада беренче булып кызлар хоккей командасы оештырды. Оештырып кына калмады, аны Русия ярышларында катнашырлык дәрәҗәгә җиткерде. Ул җитәкләп бозга бастырган кызлар – Фәлахова Ландыш белән Рәхимова Алсу, Русиянең кызлар җыелма командасы составында Америкада узган Дөнья кубогы ярышларында уйнап, өченче урынны яуладылар. Ландыш Кытайда узган Олимпия уеннарында да катнашты. Камил абый тәрбияләгән Марсель Ибраһимов исә, ЦСКда уйный. Оныгы Руслан да зур хоккейга кереп бара – «Ак барс»та дүрт уен уйнап үзен танытты инде.

Дөресен әйтим, үземнең ул юнәлештә хәбәрдарлыгым бик аз. Кызыксынуым да чамалы гына. Малай вакытта классташым Фидаилгә генә бил биреп, мәктәп Сабан туенда икенче батыр калганым булса да... Институтның беренче курсында укыганда ике ай тирәсе көрәш секциясенә дә йөрдем әле. Ашауга ике тапкыр артыграк акча китә башлагач кына, кесә ягы такыр булу сәбәпле, туктарга мәҗбүр булдым. Шул вакытта бизеп калынгандыр инде, мөгаен. Тормыш юлым киеренке тармаклар; терлекчелек, партия эше белән бәйләнгән булуы да спортны оныттыргандыр, бәлки. Шуңа күрәме, сәгатьләр буе телевизор каршында хоккей яки футбол карап хисләнеп утыручыларны вакыт әрәм итүчеләр дип йөри идем. Ялгышканмын икән, җәмәгать, спортның никадәр мөһим нәрсә икәнен Камил абый төшендергәч кенә тирәнгәрәк кереп аңлый башладым.

Әгәр «Сәламәт тәндә сәламәт акыл бар» дисәләр, үзеннән-үзе, таза-сау булмаганнар акылсыз микәнни, дигән сорау туа. Егәре ташып торган спортчыларның да җинаять эшләве акыллылык билгесе түгелдер. Дистәләгән еллар урын өстендә яткан хәлдә иҗат итеп, әдәбиятыбыз үсешенә зур өлеш керткән Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйров, Рәниф Шәриповны яхшы беләбез. Әле халкыбыз тарафыннан тиешле бәясен алмаган бу рухи каһарманнарыбызны атаклы спорт осталарыннан өстенрәк итеп күрәм мин. Мөгаен, сәламәтлекнең кадерен белеп, аны сакларга өндидер әлеге гыйбарә.

Күреп торабыз: соңгы елларда хөкүмәт тарафыннан спортны үстерүгә күп акчалар бүленеп, бик күп эшләр башкарыла. Әйтеп, санап бетерерлек түгел. Рәхим итеп, хәтта кышын коен бассейнда, тренажерларда иренмичә шөгыльлән, ныгыт сәламәтлегеңне. Әлбәттә, спорт турында язганда, акыл үсешенә ярдәм итүче шахмат ише төрләре дә барын онытмаска кирәк.

Камил абыйны кызлар командасы туплавы өчен мактасам да, берничә тәнкыйть фикеремне әйтмичә кала алмыйм. Хатын-кызларны спортка тартуга бик сак карарга кирәк минемчә. Кыз балаларның киләчәктә ана булачагын истән чыгарырга ярамый. Спортның, аларның физиологиясенә туры килә торган, мәсәлән, гимнастика кебек төрләренә күбрәк игътибар итәргә иде. Тупас көч кулланыла торганнары аларны ир затларына якынайтып, гаилә корып, балалар үстерү бәхетеннән вәйран итәргә мөмкин. Камил абый командасындагы бер кызның, кияүгә чыккач, берничә ел көмәнгә уза алмыйча хафалануын, гаиләсенең күп чыгымнар тотуын күзәтергә туры килде. Берара Сабантуйларда хатыннарны көрәштереп тамаша кылу, мыскыллап көлү чоры булып алды. Бәлки хәзер дә бардыр. Бокс рингларында аларның чинашып тәпәләшүләре кемгә генә ләззәт бирәдер, белмим.

Дәүләт күзлегеннән карасак, шигем юк, сәламәт халыкның физик һәм акыл хезмәте җитештерүчәнрәк була. Иле өстенә ябырылган дошман яулары белән сугышта да чыдамлылык күрсәтә. Ә тыныч вакытта халыкта спорт ярдәмендә милли горурлык хисе, патриотизм рухы тәрбияләнә. Шулар ярдәмендә аның игътибары, эчке сәяси һәм икътисади проблемалардан читкәрәк җибәрелүе дә хак. Җәмгыять юнәлешеннән караганда, төрле ярышларда катнашу, бергә тамаша кылу коллективизм рухы, көндәшлек сыйфатлары тудыра гражданнарда. Ә шәхси яктан карасак, файдасы барын әйтеп торасы да юк, аны һәркем белә. Гомумиләштереп әйтсәк, спорт чирләрне кисәтергә ярдәм итеп кенә калмый, хастаханәгә йөрүчеләрне, медикларга ихтыяҗны азайтып, финанс чыгымнарын киметә, кешенең гомерен озайта. Кыскасы, спорт кешенең физик һәм психик сыйфатларын яхшыртуга хезмәт итә, дип язылган интернетта.

Массачыл спорт ярдәмендә үскән профессиональ спортчылар илне башка халыкларга таныта, үзара хезмәттәшлеккә уңай йогынты ясый. Алар спортны, шәхси үрнәкләре ярдәмендә пропагандалыйлар, бу тармакта җитәкчеләр, тренерлар булып, массачыл спортны үстерәләр.

Әмма ләкин, чама дигән хикмәтле сүз дә бар бит әле дөньяда. Спортның кайбер четерекле якларын әйтеп узган идем инде. «Медаль ике яклы, таяк ике башлы», ди халык. Әгәр белемле булуга, рухи яктан формалашуга комачау итсә, баланы кирәгеннән артык спортка җәлеп итү файдага түгел, минемчә. Балаларны түләүле спорт секцияләренә йөртү аз керемле гаиләләрнең финанс хәлен начарлатуын хөкүмәт онытмасын иде. Ә мәктәп яшен узганнар җаны күпме тели шулкадәр шөгыльләнсеннәр, организмына көч кенә килмәсен. Кайбер ата-аналарның яшь вакыттагы хыялларын баласы аша тормышка ашырырга омтылулары күзәтелә. Бу спортта гына түгел, башка өлкәләрдә дә шулай.

Кабатлап әйтәм, әгәр укучыларны надан, рухи яктан гарип калдыра икән, мин андый спортка каршы. Әгәр организм баш мие эшчәнлеген тәэмин итүче энергия чыганагы – глюкозаны мускулларга күбрәк сарыф итеп, нейроннарны ярымач тота икән, соңрак зыяны сизелми калмас. Моны мин ветеринар буларак әйтәм.

Сүз дә юк, Камил абый әйткәнчә, спорт ихтыяр көче, максатчанлык, җиңүгә омтылыш рухы тәрбияли балаларда. Тик агрессия инстинкты көчәю, физик гайрәте белән масаю, көндәшне «любой ценой» җиңү теләге аңнарын гына томаламасын. Онытмыйк, фәннәрне тирән үзләштереп, отличник булырга тырышу, мәктәп тормышында, өй эшләрендә актив катнашу, әдәби китаплар уку да әлеге уңай сыйфатларны тәрбияли балада.

Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии