Яшьлегем хатирәләре

1963нче ел. Урып-җыю чоры якынлаша. Мин – Авангард колхозында алмаш шофер. Мине эштән бушаттылар да ындыр табагындагы техниканы ремонтларга куштылар. Ул ара басудан икмәк кайта башлады. Кайткан икмәкне чистарту-җилгәрү дә, ындыр табагына эшкә килгән хатын-кызларга эш бүлеп бирү дә миңа йөкләнде. Аллаһка тапшырып, эш башланды. Симәнәлек орлыкны – амбарга, хөкүмәт заданиесен үтәргә дигәнен Шәмәрдән заготзерносына озатабыз. Чүпкә дигәне бозаулар лагерена, дуңгызлар фермасына китә. Эш әйбәт кенә бара иде. Ни сәбәптәндер амбар мөдире Низаметдин агай гына минем белән сөйләшмичә, аска карап йөри. Бер көн, өч көн эндәшми бу...

– Низаметдин абый, ни хәл инде бу? Син мине өйрәтергә тиеш бит, мондагы эшне белеп бетермим, болай итеп эшләп булмый бит, – дип, якасыннан алгандай иттем.

– Энем, амбарга төгәл үлчәп кертәсең син. Ашлык бит кибә, коела, тычкан-күседән дә качып котылып булмый – шулай кими ул. Син дуңгызларга, фермага дигәнен күбрәк яз, амбарга иркенрәк керсен, – дип, үзенең күп еллык эш серләрен әйтеп бирде. Мин ризалаштым. Эшләр гөрли. Баш бухгалтер Исмәгыйль абый килеп күзәтеп, язу-сызу эшләрен тикшереп китә. Ошыйдыр инде.

– Энем, мин сине бухгалтерлыкка укырга җибәрәм, үзем олыгаеп киләм, минем урынга син калырга тиеш, – дип, күңелемне күтәреп китә.

– Ю-у-ук, – мин әйтәм, – шофер булып эшлисем килә минем.

Авылыбызның мөхтәрәм кешесе, беренче агротехнигы-агрономы Барый ага Гарипов бар иде. Ул көн аралаш булмаса да, атнага бер менеп:

– Энем, бу басудан күпме чыкты, теге басуда иген уңдымы? – дип сорашып, уртача 12 центнер уңыш чыкканын ишетеп, башларын тотып куя иде.

– Гомер-гомергә безнең 8 центнердан артык чыкканы булмады, – дип, бу уңышка бик шатлана.

Бер матур көнне Низаметдин абый:

– Энем, бүген тыныч көн. Сиңа дип алты капчык бодай тутырып куйдым. Пожарныйдагы Чегән атын җигик тә, тиз генә өегезгә төшереп куй, – дип кызулый башлады. Атны тиз генә җигеп, алты капчык бодайны салып төшеп киттем. Үр төшәсе. Атның арт аягы алды арбага бәрелде дә, куркып, томырылып тау түбән чабып китте. Минем йөрәгем уч төбендә. Урамга гына керә күрмәсен, ату эш харап, дип, дилбегәне кире якка каерып тоттым. Тонналы атка минем каерып тотуым нәрсә инде ул – борылып урамга керүе булды, алты капчык бодай да, дилбегә тоткан малае да әллә кая очты. Дилбегә алды арбага уралып, ат кемнеңдер капка алдына барып туктады. Ярый дилбегәсе өзелмәде инде. Теге капчыклар ярылып, чирәмне тутырып көшел хасил булган. Өйдән капчык алып чыгып, тутыра алганын тутырып, келәткә алып кереп урнаштырдым. Йа Аллам, ярый әле минем нишләп йөргәнен кеше түгел, кошлар да күрмәде бугай. Ул арбаны кыска тәртәле булганы өчен җикми калдырганнар икән.

Шөкер Аллаһыма, ындыр табагындагы эшем уңышлы гына тәмамланды. Уңыш әйбәт, бар да исән-сау. Ындыр табагын кырып-себереп, җиһазларын урыннарына урнаштырып куйдым. Күңелем тыныч. Бу эшләрнең беткәнен күңелем инде алгысып көтә. Ниятем – Саба МТСына барып, шофер булып урнашу. Гариза яздым да, Авангард колхозы җитәкчесе Габделхак ага Кәримуллин янына колхоздан китәргә рөхсәт сорарга кердем. Гаризаны укыды да:

– Беркая да бармыйсың, син миңа кирәк әле, – дип, гаризаны ертып ук ыргытты. Мин үҗәт, икенче көнне тагын гариза тотып бардым. Бу юлы күтәрелеп тә карамады, гаризаны тагын ертып атты. Было-не было, дип, өченче көнне тагын бардым гариза күтәреп. Бу юлы инде күзгә карап:

– Мин сиңа әйттем бит инде, син миңа кирәк, дип, – диде. – Әнә яңа комбайн кайтты, шуңа утырасың.

– Шофер булып эшлисем килә, – дигәч:

– Машина да кайтмый тормас, утырырсың, – дип, гаризаны бу юлы да чүп чиләгенә ыргытты.

Тотып кыйнамас әле, дип, дүртенче көнне тагын гариза тотып янына килдем. Бу юлы инде эшеннән туктап, күзгә карап:

– Ай-яй үҗәт малай булып чыктың син, – дип, бухгалтерга өч айга чыгып керергә рөхсәт кәгазе язып бирергә кушты. Шыңар итекчеләренә шундый печатьле кәгазь бирәләр иде.

МТСка барып урнаштым. Өч ай үтәр дә китәр, ничек итеп паспорт аласы дигән уйлар баштан чыкмый. Раббымның рәхмәтедер, кадрлар бүлегендә эшләүче ир-ат иде. Аның белән дуслашып киттек. Милиция идарәсенә барып, бер еллык паспорт ясатып алдым. Куанычымнан, паспортны болгап: «Габелхак абый, үпкәләмә, сау булып тор!» – дип шатланганым истә калды. Үпкәләмәде үзе, урып-җыю, силос салган вакытларда гел мине соратып алды.

1966нчы ел бик явымлы булды. Чи икмәкне элеватор кабул итми. Машиналар йөк белән кире кайта. Элеватор кызлары белән танышып-дуслашып, колхозның яртысыннан күбрәк икмәген мин тапшырдым. Габделхак абый, күңеле булып, газетага ике-өч тапкыр мактап яздырды. Әйбәт, яхшы кеше иде. Рухы шат булсын.

Ул вакытта мин генә түгел, барыбыз да шундый халәттә булдык. Колхоздан җибәрмәделәр. Солдатлар да вербовка белән читтә кала. Паспортны шулай гына алып булды.

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы, Байлар сабасы

Комментарии