Авылга химик атака

Авылга химик атака

Утыз Имән авылы тирәләре нефтькә бай. Авылыбызның зур булмаган кырларында көне-төне эшләп утыручы нефть суырткычларының саны 300ләр тирәсенә җитте инде. Нефтьчеләр бездә күптәннән эшли, китәргә җыенмыйлар да. Алар әйтүе буенча, авылыбыз нефть чыганагы өстендә утыра. Нефтьчеләрдән зыянны күп күрәбез. Аларның авыр техникалары юлларыбызны ватып бетерде, эчә торган суларыбызның сыйфаты начарланды. Күкертле водород сулап агуланабыз. Ул скважиналарда җыйналган газларны төнлә халык йоклаган вакытта азлап-азлап җибәреп торалар. Аның сасы исе бөтен авылга тарала. Шул газны бергә туплап юк итү җайланмасы бик кыйммәткә төшә күрәсең. Экологлар үзләре дә нефтьчеләр эшләгән җирдә табигатьнең бозылуын аксиома кебек кабул итә. Әмма аларга зарланып хәбәр юлласаң, көндез бөтен газлар җилләп, таралып, һава сафлангач кына килеп, анализлар алган булалар. Аннары бар да яхшы, әйбәт, дигән нәтиҗә ясап китәләр. Әгәр дә нәтиҗәң нормада булмаса, халыкка китергән зыян өчен компенсация түләргә кирәк була бит. Шулай итеп, алар үз аксиомаларына капма-каршы чыгалар.

Тыкрыктагы су вышкасы янына элемтә каланчасы китереп бастырдылар. Ул каланчаның заводтан бирелгән паспортын, техник таләпләрен күрсәтүче юк. Документларны халыктан яшерделәр. Соңыннан андый егәрлекле, электр челтәреннән тукланучы антенналарның халык яши торган җирдән ким дигәндә бер чакрым читтә булырга тиешлеге ачыкланды. Антеннадан сибелүче көчле нурланышлы дулкыннар кешегә һәм башка тереклеккә зыян сала, исәнлеген какшата. Бу антенналар күп авылда техник таләпләрне санга сукмыйча куелды. Ә менә Әлмәт районының Көлшәрип авылы халкы битарафлык күрсәтмәгән, бердәм булып каршы чыккан һәм антенналарны авылдан читкә куйдыруга ирешкән. Бердәмлеккә ни җитә?!

Соңгы елларда инвесторлар авыл басуларына көнбагышны күп итеп чәчә башлады. Аны үстерү бик отышлы икән. Кемгәдер ул отышлыдыр, тик авыл халкы өчен генә түгел. Киресенчә, безгә зарарга гына. Көнбагыш тизрәк өлгерсен өчен, өстән агу сибеп, аның сабагын, яфрагын корыталар. Аны сипкән вакытта әлеге агулы химикат авыл өстенә дә төшә. Гербицидның кешегә зарары тими, дисәләр дә, үсемлекләрне корытса, бал кортларын үтерсә, ул файдалы препарат булмый инде. Аны сипкән көнне авылда халыкның башы авырта, суларга авыр, диләр, терлекләр борчыла, кош-корт сәерләнә.

Район үзәгенә барганда тирә-якка күз салам. Чирмешән тирәсендә көнбагыш басулары күренми, элемтә антенналары да шактый ук читтә. Чирмешәндә яшәүче җитәкчеләребез белемле, укыган кешеләр, үз сәламәтлекләрен саклый беләләр шул.

Җәмгыятебез чирле. Комсызлыкның чиге юк. Халык исәнлеген сарыф итеп байлык туплаучы мошенниклардан һәм аферистлардан кайчан котылырбыз икән?

Самат РИЗВАНОВ,

Чирмешән районы, Утыз Имән авылы

Комментарии