Агу сулыйсылар бар икән

Агу сулыйсылар бар икән

Түбән Камада чыгучы «Нижнекамская» газетасының 26нчы июль санында Швейцария сәнәгатьчеләренең Түбән Кама шәһәрендә агулы химикатлар эшләп чыгара торган завод төзергә җыенулары турында язылган иде.

Ни өчен андый заводны Швейцариядә төземиләр? Русиягә кадәр килгәнче, әле Германия, Италия, Франция дә бар. Анда төзесәләр ни була? Андый зарарлы заводларның халык сәламәтлегенә зыян салуын безнекеләр аңламыйлармы? Аңлавын аңлыйлар… Ләкин акча өчен җитәкчеләрнең әллә нәрсәләргә ризалык биргәнен беләбез бит инде.

Мондый заводлар төзергә алынганчы, башта халык белән киңәшергә яки референдум үткәрергә кирәк дип саныйм. Чит ил комбинатлары Татарстанның күп шәһәрләрендә бар дип беләм. Чүп-чары бездә кала да, әзер, чиста продукциясе аларга китә.

Безнең Түбән Кама төбәге болай да инде экологик яктан иң зарарлы төбәк. Монда берәр сәламәт кеше бармы икән? Ә бит чит илләрдә халыкның сәламәтлеген саклыйлар. Сингапурда хәтта урамда төкерергә дә ярамый, диләр бездән барган туристлар. Скандинавия илләрендә кайчан да булса урманнар янганын күргәнегез бармы? Ә менә Себер, Ерак Көнчыгышта урманнар янганын гел күрсәтәләр.

Бәлки, мин ялгышамдыр. Хөкүмәткә акча күп кирәктер. Товар бәяләрен, салымнарны гына арттырып, җитәрлек акча җыелмыйдыр. Ул спорт корылмаларын төзү өчен, җәй буе чит илләрдә һәм Русия губерналарында Сабан туе уздыру өчен акча күп кирәк шул.

Безнең ил чит мәмләкәт халкын үзенекенә караганда күбрәк хөрмәт итә бит ул. Беркөнне укытучы булып 55 ел эшләгән бер бабай белән сөйләшеп утырдым. Пенсиясе утка-суга, даруга гына җитә икән. Аның өенә ремонт кирәк, шуңа җитәрлек акчасы юк. Операциягә кергән, анысына да акча кирәк булган. Ярдәм сорап, район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән. Санга сукмаганнар. Аннан соң да кайларга гына хат язмаган, хәтта Путинның үзенә дә. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Борһановка да язып караган аптырагач. Хатларны җитәкчеләргә уздырмыйлар шул, тоткарлыйлар. Жириновскийга да язган булган, аннан: «Без русларга гына ярдәм итәбез», – дигән җавап алган. Валентина Матвиенкога мөрәҗәгате дә файдасыз булган. Булмаса, булмас икән, базарда төче күмәч, диярсең.

Кави МОРЗАХАНОВ,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии