ҖИТӘКЧЕЛӘР ТӨРЛЕ БУЛА

«Безнең гәҗит»нең һәр санын көтеп алам. Айга бер булса да 32 битле булып килгәч, бигрәк тә укып кинәнәбез. Рәхмәт яусын. Бүген бөтен дөньясын алдашу, караклык, ришвәтчелек баскан заманда, «кызыл гәҗит»ләрдән аермалы буларак, «БГ» һәр вакыйгага ничек бар шулай бәя биреп, аллы-гөлле чәчәк-чукларга төрмичә, чын дөресен яза. Ялганнан болай да туйган.

Гиннеслар китабында иң зур нәфесле карак, иң оятсыз номинациясе булса, әлбәттә, безнең Русия түрәләре рекорд куяр иде. Үзебезнең Татарстанда да алар җитәрлек. Аллага шөкер «Безнең гәҗит»тә оятлары качкан намуссыз түрәләрнең «эш-гамәл»ләрен ипләп-җайлап кына, үзенә генә хас итагатьлек, гаделлек белән «чиста су»га чыгаручы хөрмәтле мөхәррир Илфат Фәйзрахманов, хатын-кызларга гына хас кызыксынучанлык белән, яшь кенә булса да мәсьәләнең «җелегенә» төшеп, җентекләп дөрес бәя биреп язучы уңган Эльвира туташыбыз һәм дә затсыз түрәләрне «тәрбияләп» торучы курку белмәс Сираҗи күсәге бар.

Соңгы елларда бигрәк азынды эреле-ваклы түрәләр. Контроль дә, таләпчәнлек тә юк. Әле бит 10 еллар элек кенә болай ук оятсызлык, ата караклар күп түгел иде. Һәрберебезнең эш буенчамы, шәхси проблемалар беләнме, җитәкчеләргә мөрәҗәгать иткәнебез бар. Гади халыктан качмыйлар иде, һичьюгы мәсьәләне хәл итмәгән очракта да, язылып, яннарына кереп, күзләренә төбәп, сүзеңне әйтергә мөмкинлек бар иде. Ә хәзер кечкенә генә ЖЭУ җитәкчесенә керү өчен дә айлар буе тилмереп йөрисең. Корткыч саранчадай үрчегән түрәләрнең затсызлыклары турында ишеткән саен, моннан 10 еллар элек булган бер вакыйга искә төшә.

Шәһәребез, республикабызда гына түгел, гомумән бик мәртәбәле бер җитәкченең бик тә чибәр кызы гади генә гаиләдә үскән егеткә кияүгә чыкканын ишеткән идем. Матур итеп, зурлап, шаулатып туйлар үткәргәннән соң, зур шатлык булып кызлары да туа. Шулай бәхетле генә яшәп ятканда, ир кеше баш ташлап эчүгә салыша. Әлбәттә, эчкече ир белән күпме газапланырга була, гаилә таркала. Аерылышканнан соң кияү үз әти-әнисе янында яши башлый. Нишләтәсең, үз кадерен үзе белмәгән, яхшылыкны аңламаган кешене! Гүзәлләрдән гүзәл акыллы хатын алма кебек баласы, бәхетле яшәсеннәр генә дип теләп, ярдәм итеп торучы дәрәҗәле кайната… Яшә дә яшә, өлкәнәйгән әти-әниеңә дә ярдәм ит. Аерылышып ничәдер ел үткәч, бу тәүфиксыз кияү үлеп китте. Ул чакта мин торак коммуналь хуҗалыгында эшли идем. Атна ахыры, мастер еларга җитешеп эшчеләр эзләп йөри. Фәлән фәләновичның элекке кияве үлгән, күмәргә, озатырга килергә тиеш. Подъезд бик пычрак, юарга кеше таба алмыйм. Шундый дәрәҗәле кешене ничек пычрак подъездга кертәсең ди. Пычрак подъезд юу мәсьәләсе куркытмады, хатын-кыз буларак, мине башка мәсьәлә кызыксындырды. Бу кияүнең эчкечегә, игелексезгә әйләнүен белә идем, әмма күрше йортта гына яшәвен белмәдем. Хезмәттәшем белән подъездын юып чыгардык.

Шушындый фатирга, пычрак подъездга, шундый дәрәҗәле түрә кызына да, оныгына да игелек күрсәтмәгән кияүне соңгы юлга озатырга килерме ул? Мине кешеләр таный инде, дәрәҗәм төшә дип курыкмады, бөтен гаиләсе белән килде. Бик олылап, хөрмәтләп үзәк мәчеттән дин әһелләре китереп, соңгы юлга озатты. Җәсәден зиратка алып барырга да мәет илтүче махсус машина, йә автобус түгел, үзенең саллы гына затлы машинасына җайлап кына урнаштырды. Ул чакта мин бу җитәкченең кешелекле, иманлы булуына исем киткән иде.

Яхшы чакта бар да туган, бар да дус дип, шагыйрь әйткәндәй, бүгенге түрәләрнең кайсысы шулай эшли алыр иде икән? Гаиләмне, фамилиямне хурлап, дәрәҗәмне төшереп йөрмәсен дип, «кеше юк, проблема да юк» дигән атаклы палач принцибы буенча юкка чыгару әмәлен табар иде. Иң миһербанлы дигәне дә, кемдер аркылы: «Менә күмәргә акча, эзе, юлы калмасын. Тизрәк олактырыгыз», – дип акча тәкъдим итәр иде, бәлки. Ни әйтсәң дә, миһербан, шәфкать, кешелеклелек булган элекке җитәкчеләрдә. Һәр нәрсә чагыштыруда ачык күренә. Мин шәхсән, бу вакыйганы искә алган саен, әлегә кешегә карата хөрмәтем арта гына.

Фәния СӨНГАТУЛЛИНА.

Казан шәһәре

 

Комментарии