- 21.07.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №28 (19 июль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Тикшерү изоляторында 9 айдан артык утырган, 11нче июльдә Теләче суды тарафыннан өч айга «домашний арест»ка чыгарылган, сез инде язмалары аркылы танышып өлгергән Алмаз Әгьзәм улы Борһанов башыннан үткәннәрен әнә шулай бәяли (аның изолятордан язган хатының соңгы өлеше 4нче биттә).
Тиешсез хәрби билетлар бирүдә гаепләнүче Алмаз Әгьзәм улының Теләче район судында эше каралганнан соң байтак уйланып йөрдем. Язмаска да уйлаган идем, чөнки әле тикшерүләр, судлар дәвамлы булырга охшаган. «Домашний арест» турында рәсми хәбәр генә дә биреп булыр иде, әмма кичерешләремне газета укучыларга да җиткерәсем килә. Бер мин генә түгел, аңа теләктәшлек белдерергә судка килүче запастагы офицерларның уйлары да минекенә тәңгәл. Авылдашым, күршем, ике районның хәрби комиссары булып җиң сызганып эшләгән, нәсел тәрбиясен үзенә сеңдергән бу ир-егетнең эше тикшерүдә булуын күңел кабул итми. Ә Борһан нәселен авылдашлар, райондашлар яхшы белә. Алар безгә кырыслыгы, гаделлеге, хезмәт сөюе, эшне җиренә җиткереп эшли белүе, рух ныклыгы белән яхшы таныш, буыннар бәйләнешен дәвам итүче авыл хуҗалыгы белгечләре, педагогларының халык хөрмәтен яулаганнарын да беләбез. Нәсел башындагы Борһанетдин бабайның Кала тавы астында тибеп чыккан «Изгеләр чишмәсе»н ничә еллар буе бетерми чистартып торганы да, аны Әгьзәм Бәкер улының дәвам итүе дә мәгълүм. Борһан бабайның туруны, 9 ай дәвамында тикшерү изоляторында утырган Алмазның да Арчада үзенең «Комиссар чишмәсе» бар. Болары өстән кушып эшләнми торган гамәлләр, монысы намус эше. Алмаз Борһанов җитәкчелегендә Суслонгер урманнарына мулла белән атакайны алып барып дога укыту, чардуган, ташлар кую, республика халкын оештырып, ничә автобус белән барып, Суслонгерда үлгән, шәһит киткәннәрнең рухларына корбан чалып, табын корып, дога укыту да мәҗбүри хезмәт түгел. Монысы да күңел җылысын, иман ныклыгын сорый. Ул башкарган мондый хезмәтләр белән инде сез дә таныш. Ә мин, Әтнә журналисты, балачактан яхшы белгән күршесе, аның эзләренә басып барырга, ул тойганны тоярга, күңел аша үткәрергә, хәрбиләрнең үтә нечкә күңелен дә, кырыс холкын да аңларга һәм яктыртып барырга тырыштым. Ул озаткан призывник-солдатларның киләчәген кайгыртып, хәрби частькә дә аңа ияреп барып, солдатларның тирән хөрмәт белән хәрби комиссар янына килеп күрешүләрен, ата белән бала кебек сөйләшүләрен күрдем. «Әйттем бит артыгыздан килеп җитәм, дип. Ничек сез?» – дип сорашуларын, җитәкчелек белән ничек әңгәмә корганын тыңладым. Болай итеп тә эшләп булганын җәмәгатьчелеккә җиткереп бардым. Күз тидердекме, хөсетлек көчле булдымы, Аллаһы Тәгаләнең сынавымы, Алмаз Борһановның бүгенгесе, киләчәге хокук сакчылары, тикшерүчеләр кулына калды.
Теләче судына «наручниклар» кидертеп алып кергән якташымны күргәндә җанның үрсәләнгәнен сурәтләп булмый. Читлек эченә утыртып куйганнарын карап торуны әйтмим дә. Ярый әле бу хәлләрне улы өчен 9 ай дәвамында төн йокысын күрми, намазлыкта Аллаһка ялварган; гаделлек урнаштыруны да бер аннан гына сораган әнисе, укытучым, күпме балаларга химиядән белем биргән; ирен, бер улын җирләгән, баласында кешелек сыйфатлары тәрбияләгән Земфира апа күрми дип сөендем. Бер генә анага да, бер генә балага да Аллаһы Тәгалә мондый сынау бирмәсен, дип теләдем.
Сәгать 9да башланып, 15 сәгать 30 минутка кадәр барган суд барышын язып тормыйм, ул сезгә берни аңлатмас. Шаһитлар булып килгән хәрби комиссариат хезмәткәрләре урынында да булырга Аллаһы Тәгалә насыйп итмәсен, чөнки ялганлый белмим. Юк-юк дигәндә дә үз күрсәтмәләрендә буталып бетүчеләрнең хәлен дә аңлыйм. Аларның әле эшлисе, үзләре белән, янәшәдәгеләре белән килешеп яшиселәре бар.
Ә менә күңел, халәте әрнүле булса да, судтагы атмосферадан канәгать калды. Негатив юк. Бетерәләр, батыралар дигән фикер дә уйга кермәде. Һәркайсы тарафыннан реаль, килеп туган хәлне ачыкларга ярдәм итә торган сораулар гына бирелде. Судья Гыймранов Айрат Вәдүт улының кат-кат сорап, гаделлекне ачыклавы ошады. Киләсе судлар барышы да шулай дәвам итсен, дип телим. Тәмамланыр алдыннан Казан гарнизоны хәрби прокуроры ярдәмчесе Жахонгир Эркинжон улы Абдулхаковның судтан гаепләнүчегә «домашний арест» соравы хәтта күзгә яшь китерде. Алдагы судларны, бүгенгесен күздә тотып, балигь булмаган баласы, авыру, олы яшьтәге әнисе барлыгын исәпкә алып, тагын да тикшерү изоляторында утыртырга нигез юк дип саныйм, диде ул (цитата итеп китермичә, мәгънәсен генә җиткерәм). Матбугатта эшләү дәверемдә судларда еш булырга туры килде, гадәттә мондый тәкъдимне адвокатлар сорый. Ә монда ике адвокатка – Руслан Джонд улы Игнатьев белән Олег Михайл улы Макаровка прокурор тәкъдимен хупларга гына калды. Судья ике якның да соравын канәгатьләндерде. Рәсми, юридик сүзләр тезмәсен, статьяларны язып тормыйм. Гаепләнүчегә куелган таләпләр дә җитәрлек.
Арест ирек түгел, тоткынлыкта утыру да түгел. Алмаз Әгьзәм улы судка килгән улы Рамазан, 9 ай дәвамында энесенә иңен куючы, бик күп чыгымнарны күтәрүче бертуган абыйсы Айдар, туган апасы Римма белән Арчадагы туган нигезенә кайтты. Әлхәмдүлилләһ. Күңелгә өмет иңде, азрак җиңел суларга мөмкинлек туды. Борһановларның шатлыгын уртаклашырга килгән дуслары да, хәрби комиссарның эше белән яхшы таныш булучылар да, Пановкада урнашкан ТР буенча җәзаларны башкару федераль хезмәтенең 3нче төзәтү колониясе федераль казна учреждениесе хезмәткәрләре дә: «Уңышлар сиңа, ахыры хәерле булсын», – дип озатып калдылар. Барыбыз да «Фәрештәләрнең Амин дигән вакытына туры килсен», – дип теләдек.
Сүрия МИНГАТИНА,
Әтнә районы, Олы Әтнә авылы
Комментарии