- 21.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №28 (18 июль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Хөрмәтле Илфат әфәнде, мин сезнең газетада « Пластик коммунизм бурычы» ((19 октябрь, 2011), (9 ноябрь, 2011), (21 декабрь, 2011)) дип аталган гыйбрәтле язмалар белән дан алган Сәкинә Хөсәен кызы Хәйруллина булам. «Безнең гәҗит»кә хокук саклау органнарының мошенникны ничек яклаулары турында язган идем. Иң беренче итеп шуннан соңгы булган вакыйгалар белән сезне таныштырасым килә.
Суд приставларының 2012 елның 1 гыйнварында чыккан карары нигезендә пенсиямнең яртысы Хәкимовның кредит әҗәтен түләргә китә.
2011 елның 25 октябрендә Әлмәт салым полициясе һәм 2012 елның 26 апрелендә Әлмәтнең районара икътисади җинаятьләр белән шөгыльләнү бүлекләренең «Действия директора ООО «АзСтрой» Хакимова А.Т. привели предприятие на преднамеренное банкротство» дигән ревизия актлары булган көенчә дә, мин Азнакай тикшерү бүлегеннән «ҖЧҖ «АзСтрой» оешмасы директоры А.Хәкимовка карата җинаять эше ачмаска» («С отсутствием состава преступления!») дигән эчтәлектәге карарлар алам. 24 майда мин А.Т.Хәкимовка карата җинаять эше кузгатмаган өчен Әлмәтнең районара икътисади җинаятьләр белән шөгыльләнү бүлеген судка бирдем. Судка Хәкимовның әтисе килгән иде. «Нишләп һаман язасың, безгә тынычлык бирмисең?» – дип суд залында мине пыр туздырып сүгеп, судта: «Хәйруллина үзе гаепле, дебет белән кредитны хисапчы гына белә», дип мине гаепләп сөйләде. Билгеле, Азнакайдан прокурор ярдәмчесе судка Әлмәтнең районара икътисади җинаятьләр белән шөгыльләнү бүлеге карарына «Постановление об отмене» алып килгән иде. Шулай итеп Азнакайның хокук саклау органнары (прокуратура һәм тикшерү бүлеге) мин пенсионер белән көрәшеп, ярты Азнакайны алдаган Алмаз Хәкимовка җәза бирәсе урынга, аның адвокаты кебек итеп эш алып баралар.
Икенче вакыйга (яраларын кузгатканым өчен туганнарым булдыра алса, мине гафу итсен). 2012 елның 1 мартында Азнакайның хоккей командасы – 9-10 яшьлек малайлар Казанга «Ак Барс» командасы белән ярышка барганда, шофер бозлавык юлда юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу аркасында, апамның оныгы, 9 яшьлек Нурислам Галиевның гомере өзелде. Нурисламның әти-әнисе бердәнбер балаларын югалтты. Бу вакыйга турында шау-шу күп булды. Шуннан соң кемнең гаепле икәнен ачыклау башланды. Ачыкладылар!!!
2012 елның 19 июнендә Чистайда шушы вакыйга мәсьәләсендә суд булып, шоферның эш урыныннан характеристикасы бик яхшы булу һәм 4 баласы булу аркасында, ул бик аз гына җәза белән котылып калган. (Ул кешене төрмәгә утыртып, баланы кире кайтарып булмый, балаларын карасын). Бу юл һәлакәте вакытында шоферның малае да авыр тән җәрәхәтләре ала. Баланы дәвалау өчен Хикмәтуллиннарга Азнакай Боз сарае һәм берничә оешма акча күчерәләр. Үлгән баланың әти-әнисенә матди һәм рухи ярдәм кирәклеген бөтенләй оныталар (үлгән балага акча кирәк түгел бит). Бүген Нурисламның әти-әнисе шок хәленнән чыга алмыйча, хастаханә юлын таптый.
Бу хәлнең төп гаепле кешеләре, Азнакайның Боз сарае җитәкчеләре, бернинди җәзасыз калу гына түгел, баеп та кала. Боз сараена НГДУ «Азнакаевскнефть» балаларны хоккейга йөртү өчен автобус бүләк итә. Буранда, бозлавыкта Боз сарае данын яклау өчен балаларны юлга чыгарып җибәреп, дан артыннан куучы җитәкчеләрнең эше судка барып җитә алмыйча ябыла «С отсутствием состава преступления!» 9 яше тулмаган баланың гомере менә шулай бәяләнә!!!.
Шушы хәлләрдән соң Азнакайда безне яклаучылар һәм саклаучылар бар дип кем әйтә ала? Хокук саклау органнары җинаятьчеләрнең адвокатына әйләнеп беткән дигән уй күптән яши иде миндә, хәзер бу хәлнең шулай икәненә тәгаен инандым.
Борчыганым өчен гафу итегез, сезгә язмыйча, кемгә языйм!
Минем язмам фактларга нигезләнеп язылды. Язылганнарны раслаучы документлар бар.
Азнакайдагы хокук саклау органнары эшчәнлегенең түбән дәрәҗәдә булуына борчылып, хаксызга рәнҗетелгән, пенсиясенең яртысын чит кеше кредитын каплау өчен түләүче
Сәкинә апагыз.Җинаятьче адвокатлары шунда эшли,
Комментарии