- 21.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №28 (18 июль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Казанда укучы һәм эшләүче кызларым белән булган хәлләр йөрәгемә тиде, шуңа күрә күргәннәремне газетага язмый булдыра алмыйм. 21 апрельдә кич белән кызларыма шалтыраткач, кече кызым Ләйсәннең авырганын белдем. «Тамагым авырта, температурам күтәрелде», – диде. Тамагын чайкатып, дару эчеп, йокларга ятарга куштым.
Икенче көнне сәгать 11дә кабат шалтыраттым. Хәле тагын да начарланган, төкереген дә йота алмый. «Кызым, хәзер үк ашыгыч ярдәм чакырт», – дидем. Бер сәгать үткәч шалтыраттым, килмәгәннәр иде. Яңадан шалтыратырга куштым. Тагын бер сәгать үтте, ашыгыч ярдәм һаман юк. Апасы эштә, аңа: «Син шалтыратып чакырып кара әле», – дим. Ул да ашыгыч ярдәмне җыйган. «Тамагын чайкатсын», – дигәннәр. «Чайкатудан узган инде ул», – дигән кызым. 09ны җыеп, Казанның ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегенә ничек шалтыратырга икәнен белештем. Шалтыраттым, буш бригадалары юк икән. Кызымның эренле ангина яки абсцесс булуын әйттем.
Күпмедер вакыттан тагын шалтыраттым, үземә килергә куштылар.
– Мин Алабугадан шалтыратам, кызым кая барырга икәнен белми, аның хәле юк, температурасы югары, авызын ача да алмый, төкереген дә йота алмый, – дим. Инде нәрсә эшләргә белмим. Тагын олы кызыма шалтыраттым, аңа да эшләргә ирек бирмим. Ул Динарга (Алабугада Ләйсән белән бер сыйныфта укыган егет, хәзер Казанда яши) шалтыратуын, ашыгыч ярдәм килмәсә, такси белән алып барачагын әйтте. Сәгать 4тә яңадан ашыгыч ярдәмгә шалтыратып, эренле ангина белән кайсы хастаханәгә барырга икәнен белештем. Фамилияне сорадылар. Бригаданың юлга чыгуын хәбәр иттеләр. Сәгать бишенче яртылар иде, кызым: «Әни, мине алып киттеләр», – дип шалтыратты. Табиблар кулына эләккәч, хәле яхшырыр дип, җиңел сулап куйдым.
Иртәрәк сөенгәнмен икән. Сәгать алтынчы яртылар иде, кызым шалтырата: «Әни, көтеп ардым, һаман карамыйлар, чират, кайтып китәм», – ди, үзе еларга җитешкән. «Түз инде, балам. Хәлсез килеш кая барасың?» – дим.
Шул көнне үземә төнге сменага эшкә иде. Сәгать кичке 6да арып-талып эшкә киттем, башымның авыртуына, борчылуыма чыдар әмәл юк. Сәгать җиде тулгач, тагын кызыма шалтыраттым. Караганнар, тамагыннан анализ алганнар, ике укол кадаганнар, палатада урын булмагач, коридорга салганнар, буш караватта утыра икән, чөнки урын-җирне үзенә алып килергә дип әйткәннәр. «Урын-җирне кайдан алыйм, Алабугадан алып килиммени», дип әйтергә куштым. Бераз торгач, тагын белештем: урын-җир биргәннәр. Ул ике көн инфекцион авыруларны дәвалау хастаханәсендә ятты. 24 апрельдә сәгать 10да табиб карагач, бүтән хастаханәнең лор бүлегенә җибәрәчәкләрен әйткәннәр. Сәгать 14:00дә «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән киткәннәр, «Ятып бардым, әни, утырырга хәлем юк иде», – диде. Сәгать 16:00дән соң үзе шалтыратты. «Абсцесска әйләнгән дип шундук тамакны ярдылар», – ди. Икенче көнне дә, өченче көнне дә ярганнар. Куркуга калдым. 09ны җыеп, Казанның 16нчы шәһәр хастаханәсенең телефон номерын сорадым. Баш табибның кабул итү бүлмәсе һәм кабул итү бүлегенең телефон номерын бирделәр. Баш табибның кабул итү бүлмәсенә шалтыраттым. Ягымлы гына тавышлы сәркатип кызга кыскача гына хәлне аңлаттым, лор бүлегенең телефон номерын сорадым. Номерны язып алдым да шалтыраттым, әмма бүтән җиргә эләктем. Ялгыш язганмын, ахры. Кабат шалтыратырга кыенсындым, кабул итү бүлегенә шалтыраттым. «Аларның телефоннары юк», – дип дорфа гына җавап бирделәр. Яңадан сәркатип кызга шалтыратырга туры килде. «Хәзер үзем тоташтырам», – диде, рәхмәт яугыры. Шалтыратып, лор бүлеге җитәкчесен сорадым. Ул операциядә икән. Тиз генә хәлне аңлаттым. Телефонны кызымның дәвалаучы табибына бирделәр, ул аның хәле әйбәт булуын әйтте. «Нишләп көн саен ярасыз соң?» – дим. «Без бер тапкыр гына ярдык, калганнары яру түгел, шул ярган җирне ачып, үлеген чыгарабыз», – диде. Яңадан кызыма шалтыратып, аңа да аңлаттым. Ләйсәнгә, авырткач, яңадан ярган сыман тоелган инде. Табиблар аңлатып-нитеп маташмаган.
«Монда әйбәт карыйлар», диде кызым соңыннан. Әле ярый арада яхшы күңелле кешеләр дә бар. 30 апрель көнне кызымны чыгардылар, Аллага шөкер. Бу хәлләр һич онытылмый. Кызым хастаханәдән чыккач, сөйләп, күңелен бушатты: «Ашыгыч ярдәм килгәч тә, иркенләп утыралар, кайсы хастаханәгә алып барырга икәнен белмиләр (инфекцион авыруларны дәвалау хастаханәсенәме, лор бүлегенәме), ә минем хәлем юк, сулавы авыр», – ди.
Былтыр олы кызым Гөлчәчәк белән булган хәлне дә язып китәм. Ул Казанда эшли. 26 майда эштә эче авыртып, ашыгыч ярдәм чакырталар. 2-3 тапкыр шалтыратып та килмәгәч, эшеннән машина белән хастаханәгә алып баралар. Алар барган хастаханә алмый, икенче хастаханәгә барырга кушалар. 6нчы хастаханәдә кабул итәләр. Сукыр эчәгесе дип операция ясыйлар. Операция ясаган урынга гына наркоз бирәләр, кызым бөтенесен ишетеп ята. Операцияне хатын-кыз табиб ясаган. Инде эш бетте дигәндә генә, табибның: «Бу кайдан килеп чыкты, кая тыгып куярга инде моны?» – дигәненнән Гөлчәчәкнең коты алына. Икенче ир-ат табибны чакырталар. Кызым аларның сөйләшкәнен тыңлап ятып, табиблардан гайрәте чиккән. «Үзләре ашыга, үзләре берни белми», – ди. «Үләм, түзә алмыйм, йоклата торган дару бирегез», – дип сораган. «Яңадан дару бирделәр, йоклап киттем», – дип елый-елый сөйләде, мин килгәч. Киста булып, шул өзелеп, кан эчендә яткан. Эче авыртуы бетмәде, шул килеш чыгардылар, УЗИдан да карамадылар. Алабугага кайткач, УЗИ тикшерүе үтеп, дәваланды.
«Яңадан берәр җиребез авыртса, тизрәк өйгә кайтып китәрбез», – ди кызларым. Безнең Алабугада ашыгыч ярдәм бик тиз килә, иң озак дигәне – 15 минут. 22 апрельдә ашыгыч ярдәм чакырып, 5 сәгатьтән соң гына килгәч, аны ашыгыч ярдәм дип түгел, ә «Ташбака машинасы» дип атарга кирәк. Алар үзләре килмибез дип тә әйтмиләр, килмиләр дә. Үзең барсаң, хастаханәләр алмый. Ходаем, берүк авырырга язмасын!
Зөлфия ШӘРИПОВА.
Алабуга шәһәре.«Ташбака машинасы» ,

Комментарии