- 21.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №28 (18 июль)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Сынмый, шартламый, тишелми-киселми торып, табибка бармыйбыз шул. Килеп терәлгәч, хастаханәгә барып егылабыз яки анда безне көчкә китереп җиткерәләр. Ә аннан мәрхәмәт ияләре могҗиза тудыра, безне «тегеннән» тартып ала, дәвалый, аякка бастыра. Ике тапкыр йөрәк өянәге кичергәннән соң, быел февраль аенда очраклы рәвештә Әлмәт шәһәрендәге медсанчастьның кардиохирургия бүлегенә барып эләктем. Бу бүлекне олы йөрәкле, киң күңелле алтын куллы йөрәк-кан тамырлары хирургы, профессор, медицина фәннәре докторы Нур Басыйм улы Сибгатуллин җитәкли. Алар гаиләләре белән халыкның сәламәтлеген саклау өлкәсендә хезмәт итәләр. Хатыны – невропатолог, кызы – кардиолог, улы – онколог. Нинди күркәм гаилә! Нур Басыйм улы – тыйнак, сабыр, талантлы шәхес. Яшәвенең һәр минуты могҗизага тиң. Аның өчен көн дә, төн дә юк. Көннең һәм төннең һәр минуты – кеше язмышы. Әгәр авыр хәлдәгеләр булса, аңа үз бүлмәсендә кунарга туры килгән очраклар да була. Чып-чын патриот ул! Аның тырышлыгы нәтиҗәседер, бүлектәге тәртипкә, чисталыкка исең китәрлек.
Палата табибы Нияз Бязетдин улы Фәсхетдинов, яшь булса да, игътибарлы, көненә өчәр тапкыр кереп хәлне белә, киңәшләрен бирә. Палатага елмаеп килеп керсә, кайгылар таралып, яшәүгә ышаныч арта. Тәҗрибәле табиб булмаса, Казаннан Әлмәткә чакырып алмаслар иде үзен. Монда Ельцинның йөрәгенә операция ясаган, дөньяга танылган кардиолог Ринат Акчурин укучылары эшли бит! Барысы да Уфадан! Башкорт халкы үзенең күренекле уллары белән горурлана ала!
Илдус Рим улы Ягафаров – баш табиб ярдәмчесе, медицина фәннәре кандидаты. Бердәм, максатчан коллектив туплавы аның көчле оештыру сәләте барлыгын күрсәтә. Чибәр, акыллы, сабыр, тырыш, бал кортлары кебек очып кына йөрүче шәфкать туташларын (Лилия Абдуллина, Минзилә Әхмәтгәрәева, Илнара Мәхмүтова, Татьяна Андреева, Айсылу Садриева, Диләрә Ситдыйкова) ничек туплаганнардыр, искитмәле! Алар яраларны көненә өчәр мәртәбә эшкәртә, кан басымын үлчи, йөрәкне яздыра, укол-системаларының исәбе юк.
Ашау да мактанырлык, һәр авыруга аерым меню билгеләнгән. Ничек әзерләп бетерә торганнардыр: ризыклары тәмле, сыйфатлы. Шулкадәр кадер-хөрмәт – искиткеч! Бу бит түләүле хастаханә түгел, югыйсә! Без хәзер совет медицинасын оныттык. Пенсионерларга игътибар бөтенләй юк. Ә монда… Исем китте: 8 мартта кичке сәгать 9да операция ясау өчен бригада 15 минутта җыелып бетте. Башка хастаханәләрдә сәгать 4тән соң эш бетә. Ә монда эш сәгате тәүлек буена бара. Сине төнге сәгать унда да УЗИга яки рентгенга алып китәргә мөмкиннәр. Ник башка хастаханәләрдә тормыш сәгать 4тән соң туктый икән?
И.Р. Закиров йөрәк-кан тамырлары хирургы, медицина фәннәре кандидаты. Туган көнемдә – 67 яшем тулган көнне йөрәгемә операция ясап, миңа икенче тормыш бүләк итте. Операция уңышлы үтте, үземне яхшы хис итәм. Аңа кадәр тыным кысыла, яшәүгә өметем калмаган иде. Операция – минем өчен бердәнбер чара иде. Тиктомалдан кеше пычак астына кереп ятмый! Шифалы кулларыгыз, игътибарлы мөнәсәбәтегез өчен сезгә зур рәхмәт!
Хирурглар бригадасының эше язып та, аңлатып та бетерә алмаслык сабырлыкка тиң! Марат Хатыйпов, Земфира Ишморатова, Илсөяр Закирова, Евгений Тенин, Фәнүзә Тенина, Мария Яковлева, Светлана Веденеева, Дина Матвеева, Әлфия Даутова, Миләүшә Надыйрова! Мин сезнең алда түбәнчелек белән баш иям! Операция өстәле янында кеше гомерен саклап калу өчен күпме көч, сабырлык, белем һәм тәҗрибә кирәклеген табиблар үзләре генә беләдер. Көненә ике операция ясыйлар. Һәр операция 5-6 сәгать дәвам итә.
Беркемне белмәгән шәһәрдә туганнарым – шәфкать туташы Нәсимә Хөснуллина һәм Рузалия Лотфуллина (ул шунда ГО һәм МЧС җитәкчесе булып эшли) ныклы таяныч һәм терәк булдылар. Зур рәхмәт аларга!
Монда мин чын табибларның нинди булуын күрдем, чын хастаханә нинди булырга тиеш икәнен белдем.
Дөньяда сезнең кебек шәфкать ияләре күбрәк булса, безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас иде.
Рузилә ЗАРИПОВА.
Азнакай районы,
Урсай авылы.
РӘХМӘТНЕҢ ЧИКСЕЗЕ
Мин үзем Чүпрәле районы Зур Чынлы авылында яшим. Бөгелмә шәһәрендә балаларым яши. Аларны күреп кайтыйм дип Бөгелмә шәһәренә бардым, тормышларын күреп бик шатландым. Кайтам дип йөргәндә кинәт бик каты авырып киттем. Мине Бөгелмә шәһәрендәге хастаханәгә илттеләр. Эш сәгатьләре дә бетеп килүгә карамастан, табиблар Равил Мингали улы белән Фаип Кадыйм улы игътибар белән тикшереп, диагноз куеп, тиешле дәва билгеләделәр. Баш табиб Иршат Рәшит улы, табибә Гасимә Гали кызы дәвалауга зур өлеш керттеләр. Неврология бүлегендә эшләүче бу табиблар, шәфкать туташлары мине тиз арада дәвалап, сәламәтлек теләп туган якларыма озатып калдылар. Мин аларга чиксез рәхмәтемне белдерәм. Эшләрендә, тормышларында зур уңышлар, бәхетле киләчәк телим.
Ветераннар советы рәисе Исхак СӘЛӘХОВ.
Комментарии