Һаман да ярышабыз…

Һаман да ярышабыз…

Сатирик татар язучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Фәнзаман Баттал әсәрләре бик күп матбугат чараларында басыла, юмор-сатира жанрында язганнары һәвәскәр һәм профессиональ сәнгатькәрләр тарафыннан сәхнәләрдә укыла, радио һәм телевидение каналлары аша еш яңгырый. Шулай да, күп еллар дәвамында, Фәнзаман Батталның милли азатлык «исе» сизелеп торган, совет режимына сыешмаган публицистикасына матбугатта урын бирелмәде дияргә мөмкин. Бары тик узган гасырның сиксәненче еллар уртасында үзгәртеп кору, хәбәрдарлык заманы килгәч кенә, әдипкә киң сулыш һәм ирекле каләм белән иҗат итү һәм аларны бастыру мөмкинлеге киңрәк ачылды. Кыскасы, Фәнзаман абый иҗаты нәкъ менә «Безнең гәҗит» форматына туры килә: кыю сүзле, халыкчан, язу теле йөгерек, гади, аларда тарихи чынбарлык ярылып ята. Аның «Һаман да ярышабыз» сәхифәсендә басылачак язмаларын укып барсагыз, бу сүзләрнең дөреслегенә тагын бер кат инанырсыз.

Куәтләсен ярышны, ашамасын арышны

Бала чагымнан ук ярышлар уртасында үскән һәм шул ярышларны гомерем буе күреп яшәгән кеше мин.
Һәркем ярыша. Мин дә ярышам.
Ә инде үрнәген Ходайның һәр бирмеш көнендә Русия башлыклары үзләре күрсәтеп тора. Атом бомбалары белән дә яный-яный, ут өертеп капиталистик дөнья белән ярышалар. Бигрәк тә радиодан да, матбугатта да Американың тетмәсен тетәләр…
Әйткәнемчә, үзем дә бик иртә кушылдым бөтенсоюз ярышына.
Беренче мәртәбә ыштан киюем булды, күксагыз басуындагы чүп үләннәрен утарга җибәрделәр. Бригадир әнкәйгә кистереп әйтте.
– Ыррас, ыштан киярлек булган икән, ул да эшкә ярарлык инде! Капитализмны җиңү өчен машиналарга эрҗинкә тәгәрмәчләр кирәкме? Кирәк! Әнә шул күксагыздан ясыйлар бит инде ул тәгәрмәчләрне.
– Биш яше дә тулмады бит әле, Хаҗи… – дип сүз башлаган иде әнкәй, бригадир шундук авызын яптырды.
– Ничу, эшләсен! Андый малайларны да эшләтергә кушалар хәзер. Башка балаларны да кырга куабыз. Ярыш ачып эшләсеннәр. Иптәш Ысталин, капитализм алдында сынатмау өчен, коммунизмга бердәм булып барырга куша. Чүп үләннәрен тартырлык кына хәле бардыр…
Күпме көннәр эшләгәнмендер, шул басуданмы, башка эштәнме кайтып барам шулай, ындыр табагында чабагачлар белән арыш суктыра башлаганнар. Без, алабута ашап үскән балалар, арыш күргәнмени! Их, шуны таба төбенә җәеп, кыздырып ашарга иде, дип, кызыгып карап торам шулай, бер абзый түбәтәемне салдырды да, эченә җәт кенә бер уч бөртек сибеп, кире кулыма тоттырды:
– Йөгер! Эләгә күрмә!
Ләкин ындыр табагы белән янәшә диярлек салынган кәнсәләр яныннан узганда ук эләктем мин… Каршыма авыл халкы өчен исеме үк куркыныч булып тоелган персидәтел Нуриның килеп чыгуы булды, ике читен бармакларым белән башыма кыскан түбәтәемне тартып алуы булды!.. Ачып карады да, кулымнан җитәкләп, кәнсәләр бәдрәфенә алып керде бу. Шунысына да игътибар итеп өлгердем – бәдрәф су белән тулган. Сөендергән арышымны түбәтәем-нием белән шунда ташлады да:
– Коммунизмга илтә торган ашлыкка үрелмә моннан соң! – дип бармак янады. Аннары, алып чыгып, артка тибеп, кайтарып җибәрде.
Шул яшемдә үк аңладым: өчен ярыш ачарга яраса да, арыш ашарга ярамый икән!
Аннары безне кырда калган башакларны җыярга куа башладылар. Мин үскән саен, социалистик ярышлар да көчәйгәннән-көчәя барды. Кай тарафка гына карама – совет кешеләре, күлмәк-ыштаннарыннан суырылып чыгардай булып, көчәнә-көчәнә җан-фәрманга ярышалар!
Урта мәктәпне тәмамлауга ук Минзәлә район гәҗитендә эшли башлагач, үзем дә шул ярышларга көч-куәт өсти башладым. Ягъни игенчеләр, терлекчеләр һәм эшчеләрнең коммунизмга бару юлында ничек ярышулары, нинди уңышларга ирешүен мактап-хуплап, бөтен Минзәлә халкын рухландыра торган мәкаләләр язам. Шунысын да беләм: ярышларның алгы сафында коммунистлар булырга тиеш.
Хәер, анысын иң беренче командировкадан кайткач ук, колхозда урып-җыю ярышларының ничек баруы, ашлык фронтында кемнәрнең алгы сафта булуы хакында язган мәкаләмне редактор өстәленә салгач ук аңладым. Мәктәптә укыган чакта ук гәҗит-журналларда басылган вак-төяк язмаларымны укып барган, аларны ошаткан, шуңа күрә мәктәпне тәмамлауга ук эшкә чакырган, алай гына да түгел, үзе килеп алган яңа редактор бу. Укып чыгар да, «Маладис, булдыргансың!» – дип, җилкәмне каккалап сөяр дип өметләнәм. Ә ул… язганыма күз йөртеп алды да, кашларын маңгаена күтәреп, кеткелдәп көлде.
– Нәрсә яздың син?!
– Ни күрдем, шуны яздым…
– Без бит сине «Коммунистлар алгы сафта» дигән рубрика белән чыга торган мәкалә язарга чыгарган идек командировкага. Ә синең коммунист Кашапларың, Харисларың беспартийный Мәхмүт, Нәҗип, Сафаларың койрыгына тагылган кебек кенә…
– Соң… чынын, дөресен яздым бит инде, абый, – дип, ялваргандай аңлатмакчы булам. – Персидәтел аларның урган гектарларын, суктырган центнерларын көнлек сводкадан карап төгәл әйтте бит. Мин дә ул күрсәткечләрне дөрес теркәдем. Ничек бар – шулай инде язганым… Комбайнчыларның үзләре белән дә сөйләштем.
– Анысына шигем юк, – диде редактор. – Ләкин бераз үзгәртеп эшлә.
Ничек үзгәртергә кирәген дә аңлатып биргәч, мәкаләмнең кыскача мәгънәсе болайрак булды: «Урып-җыюда коммунистлар Кашап һәм Харис абыйлар ярышның алгы сафында баралар, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшлиләр. Аларның үрнәге партиясез Мәхмүт, Нәҗип, Сафа абыйларны да рухландыра. Шуңа күрә коммунистлардан әллә ни калышмыйча алга баралар». Югыйсә, бу соңгы өчәүнең күрсәткечләре коммунистларныкыннан икеләтә диярлек югарырак иде…
Колхозлар арасындагы ярышлар да нык истә калды… Мәсәлән, күршеләр булып яшәүче ике колхозның сөт җитештерү буенча барган ярышларын тикшереп, чагыштырып язарга тиеш булдым икенче елның язында. Ферма эчендә сазлык. Сыерлар шул сазлыкта ята…
– Ник басып тормый бу сыерлар, ләпектә яталар? – дип сорыйм савымчылардан.
– Басып торырлык хәлләре булмаганга… Печән генә түгел, салам да бетеп бара. Фураж да эләкми авызларына…
Шулай да, саварга әзерләнә башладылар. Сыерны ике-өч кеше күтәрә дә, кабат авып китмәсен өчен, корсак астына киң брезент тасмалар, ныклы сүс баулар тыгып, өстәге борысларга бәйләп куялар һәм …социалистик ярышта җиңү дәрте белән җиленнәрен сыга-сыга савалар күтәрәмгә калган, күзләреннән яшь агып торган мескен малкайларны… Ә инде саугач, тасмаларын, бауларын чишкәч, кабат егыла сыерлар. Бу колхозда савым көненә ике литр икән. Ә күрше колхозда өч литр чамасы… Димәк, анысы социалистик ярышта җиңүче булып бара. Шушы хәлләр турында «Кәҗә асрау файдалырак түгелме?» дигән мәкаләне елый-елый, көлә-көлә укырлык итеп язган идем, югыйсә, ләкин редакциядәге өлкән агайлар бастырмауны куәтләде.
– Шәп тә, дөрес тә язгансың, ләкин моны бастырсак, коммунистлар партиясен мыскыллау дип кабул итәчәкләр райкомда, – диештеләр. Илнең үз чорларындагы матавык-мәрәкәләрен миннән яхшырак белгән алар. Төрмә-сөргеннәрдән, атылулардан могжиза белән генә котылып калганнары да бар иде араларында. Чөнки бердәнбер партия җитәкчелегендә яшәүче ил һәрвакыт дәһшәтле, шомлы була.
Хәер, монысы инде заманы. Аның властька килүе, үлгән Сталинны әйләндерә-әйләндерә сүгүе, нотыкларына юмор да кыстыргалап куя белүе бик ошады миңа. Бигрәк тә ул биргән сүз иреге аркасында шактый каләм ияләренең тыелып килгән китапларын чыгара алуын аңлау иҗат өчен миңа да юллар ачылыр сыманрак өмет салган иде ул заманда. Ә инде:
– Я вам покажу Кузькину мать! Мы похороним ваш капитализм! – ди-ди Бөтендөньяның – Берләшкән Милләтләр Оешмасының иң биек мөнбәрен туфлие белән төюен мин генә түгел, СССРның барча патриотлары да биниһая батырлык дип санады. Ул залга Җир шарындагы бар дәүләтнең башлыклары җыелган иде бит, әттәгенәсе! Шуларның бөтенесен берьюлы калтыратты бит ул! Хәер, Русия көчле иде ул заманда. Халкы да хәзергедән ике мәртәбә чамасы күбрәк иде. Ә инде кеше гомере белән санлашмаган диктаторлар өчен сугыш башлау гадәти эш. Йөз миллион кешесе һәлак булып, калганнары гарипләнеп бетсә дә, үкенмиләр.
(Дәвамы киләсе санда.)
Фәнзаман БАТТАЛ.Һаман да ярышабыз... , 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии