- 21.06.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №25 (20 июнь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Сабантуйлы атна булды бу! Көн дә бәйрәм, көн дә туй дигәндәй, күпчелек авыл һәм районнарда бәйрәмнәр гөрләде. Кемнәрдер «кая барыйк, кайсын карыйк», дип баш ватканда, күпчелеге быел Саба районы Миңгәр авылында егерменче тапкыр уздырылучы сабан туена йөгерде. «Нигә барысы да ашкына икән анда?» дигән сорауга җавап эзләп, без дә Миңгәргә юл тоттык.
Арча-Саба арасы бик ерак булмаса да (минем Арчадан баруым. – Авт.), Миңгәр авылының үзенә чак барып җиттек. Ник дисәң, километрга кадәр сузылган бөкедә озак утырырга туры килде. Бөтен Татарстанга бер бәйрәм, диярсең: машинасы да, җәяүлеләре дә агыла. Ярый, бөкене чыктык, ә машинаны кая куярга? Кичке сәгать биштә башланган бәйрәмгә ярты сәгатькә генә соңарып килсәк тә, машина түгел, энә тыгарлык та урын калмаган иде. Шуңа да машина йөртүчеләргә ике вариант бирелә икән: 300 сумыңны түләп, машинаңны мәйданга якын урынга урнаштырасың яки болынлыкта калдырып, километр ярым җирне җәяү тәпилисең. Монысын да үттек һәм, ниһаять, бәйрәм мәйданына атладык.
Ә биредә һәр Сабантуйдагыча кибет артыннан кибет тезелгән. «Бәясенә карап туендык», диючеләрне аңламый идем, биредәге азык-төлек бәяләрен күреп, тамак туйган күк булды: 1 стакан чәй – 50 тәңкә, кечкенә бер шешә су – 100, туңдырма – 50-150 сумнар арасында тирбәлә. Шашлыкның 100 граммы 120 сум. Кыскасы, яхшы итеп тамак ялгыйм дисәң, 1000 сумнан да арзанракка туена алмассың. Ә иң кулай вариант – үз район яисә авыл кибетләреннән үк җыенып килү икән. Күпчелек халык беренче генә тапкыр килми, ахрысы: термослар белән җылы чәй, тамак ялгарга ризыклар әмәлләп алып килгән.
Ярый соң, кибетен күрдек, хәзер бәйрәмнең үзенә күз салыйк. Сабантуй мәйданы уртасыннан ук елга акканга, биредә сулы уеннар күп уздырыла: елганың бер башында авыш колгага менәләр, икенче ягында – «Гладиаторские бои», ягъни капчык ярдәмендә көндәшеңне суга бәреп төшерү, ә иң күңеллесе – шампунь сыланган шома таудан яланаяк менү. Көннең җиләс һәм салкынча булуына карамастан, җиңелчә генә киенгән ир-ат һәм хатын-кызларның бу уеннарда теләп катнашулары гаҗәпләндерде. Әнә бит, уенга кереп, бәхетен сынап карау өчен күпме чират җыелган. Авыл Сабантуйларында халыкны өстерәп алып чыкмасаң, уеннарда катнашучылар да булмый бит, ә биредә киресенчә. Җиңүчеләрне бүләкләү өлеше җиткәч кенә аңладым: бүләкләре яхшы икән бит! Әнә сәхнәдән кемдер мультиварка, кемдер велосипед, кемдер телевизор күтәреп төшеп бара.
Монысы тәмамлангач, барча халык, бомба төшкәндәй, икенче якка йөгерә башлады. Биредә квадроцикллар ярышы уза икән. Алып баручы Фәнил Вәкказов әйтүенчә, бу – «тамашачының иң яратып һәм көтеп ала торган уеннарының берсе». Дөрестән дә, квадроцикллар ыжгырып килеп елга аша чыкканда тамашачыга сиптергән сулары да халыкны урыннарыннан кузгалырга мәҗбүр итә алмады. Ә ник кузгалсын ди ул, беренчелекне яулаучыны (ә җиңүчегә 15 мең сум бирелә!) халыкның да күрәсе килә бит.
Алга таба атлыйк. Биредә артистларга, җырчыларга чыгыш ясау өчен берничә сәхнә билгеләнгән иде. Аларның барысында да берьюлы төрле җырчы чыгыш ясый. Гөлсирин Абдуллинаның тавышы Альберт Нурминский белән кушылып, ИлСафның «Әбиләр чуагы» Римма Никитинаның музыкасы белән катнашып китә, шуларга өстәп «Мунча ташы» эстрада театры артистларының мәзәкләре ишетелә. Бәлки, шуңа да биредәге шау-шу һәм төрле җыр көйләреннән баш әйләнәдер.
Монысына да түздек, ди. Хәзер исә һәр Сабантуйның күрке булган көрәшне эзләргә киттек. Монда авылдагыча тәкә өчен көрәш юк инде. «Көрәшне генә сумога алыштырмаган булсалар ярар иде», дигән уй белән зур гына бер мәйданга атладык. Биредә халык күп җыелган: кысык күзле, кап-кара тәнле, безнең ил кешеләре булмаганнар да күренгәли. Дөнья чемпионаты эше икән бу. Шушы Сабан туенда, ягъни 16нчы июньдә Миңгәрдә көрәш буенча Дөнья чемпионаты да узды. Дөньяның 44 иленнән 150ләп көрәшче беренче урын, ягъни – 3 мең доллар (якынча 188 мең сум) өчен көч сынашты. Көрәшне икенче ел рәттән шулай бөтен дөнья күләмендә уздыралар. Саба районы батырларына акчалы приз тәтемәде. Дөресрәге, Дөнья чемпионаты булгач, анда «мин көрәшергә телим!» дип кенә теләсә кем керә алмады, катнашучылар алдан сайлап алынган иде. Барлык категорияләр буенча да Русия егетләре җиңү яулады. Беренче урын (аның өчен күпме акча бирелгәнен онытмагансыздыр) Пенза өлкәсендә яшәүче Муса Галләмовка эләкте. Җанатарлар арасыннан берсе әйтмешли: «Ярый әле тәкә бирмәгәннәр, Пензага кадәр ничек алып кайтып җиткерер иде».
Сәхнәләр һәм мәйданнар артык күп булгач, кашыкка йомырка салып йөгерүче һәм катыктан акча эзләүчеләрне дә күрми калганбыз икән. Әллә тавышлары ишетелмәгәнгә, әллә тиз-тиз генә уздырып җибәргәнгә, бу уеннарны күреп өлгереп булмады. Ләкин шунысы тынычландыра: биредә ниндидер милли уеннар кыйпылчыгы бар икән әле. Әмма татар халкының элек-электән сакланып килгән гореф-гадәтләрен хәтерләткән һәм тулысынча яктырткан күренешләрне табуы кыен. Бәлки, бераз соңарып килү сәбәпле, нидер күрми калганбыздыр. Ләкин Миңгәргә кемнең күпме акча отканын, нинди затлы бүләкләр алганын карарга киләләр, ахрысы, дигән уй туды. Хәер, бүләкләрен кешеләр гадел рәвештә ота кебек инде үзе. Әле бит Сабантуй азагында ун минутка якын күккә атылган салют та бар. Имеш-мимешләргә ышансаң, бәясе фәлән-фәлән миллионга якын икән. Заманчалаштыру бәрабәренә миллилегебезне югалта барабыз түгелме икән?..
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,
Казан – Саба – Казан

Комментарии