- 21.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №20 (18 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
1958нче елда Сарман районында биш кечкенәрәк авыллардан төзелгән колхоздан ир-егетләр арасыннан берүзем, шактый гына еракка йөреп, 10нчы классны тәмамладым. Колхоз рәисе Фәйзулла абый миңа таналар көтәргә кушты. Алга таба укуның «у» хәрефен дә (механизаторлыкка да) чыгармады. Әти сугышта һәлак булды. Өй түбәсендәге саламнар, йорт тирәсендәге читәннәр ягылып бетте, өй терәүләргә генә таянып тора иде. Нишлим инде? Уку арасында бозауларны яхшы көткән өчен, 1957нче елда бер үлә алмаган бозау бүләккә биргәннәр иде. Шуны өйдә әзрәк үстереп кире колхозга биргәнгә бер центнер бодай, 800 сум акча булды. Ташкент тимер юлында паспортсыз да эшкә алалар икән дип ишеттем дә, сигез йөзнең өч йөзен алып, ямаулы чалбар киеп, төнлә белән шул якларга чыгып киттем. Миңа әле 17 яшь кенә булуы, акчаның Семипалатинскига гына җитүе уйланылмаган инде… Көч-хәл белән, малолетка булсам да, вагоннардан таш, щебенка бушатып тарату бригадасына эләгә алдым (авылдашым Сәләхов Рәмзә абый очрап, ярыйсы гына ярдәм итте, урыны оҗмахта булсын). Тимер-шахтер көрәге ике-өч айда тузып чыга, чалбар, күлмәкне дә әйткән дә юк.
Иң беренче хөкүмәт зарплатасын 1958нче елның октябрь башында алдым. 540 сум чамасы иде, ул әҗәтләрне түләргә китте.
Озын сүзнең кыскасы, әйбәт эшләгәнмендер инде, һич көтмәгәндә (әзрәк урысчам да әйбәтләнгән иде) андагы иң өлкән җитәкчебез үзенә чакыртып, белемем белән танышкач, мине Мәскәүгә укырга җибәрәсе килүен әйтте. Миңа бер генә таләп куйды, укуны булдырып кайта алсам, бу оешмадан (ПМС-17) дүрт елсыз расчет алмаска язмача расписка бирергә. Егерме өйле авылдан чыккан малайга Мәскәүдә укырга тәкъдим булганда язмыймыни соң инде… Яздым, бардым, таптым, укый башладым. Хәтта фотосурәтемне (хәзер дә исән) Мактау тактасына да элделәр. Бетереп кайткач, җитәкче Яков Емельянович Сергеенко башта ышанмыйрак торды, чөнки андый «Права всесоюзного образца» оешмада бер миндә генә иде. Бу хәлнең миңа әзрәк зыяны да булды кебек. Ничектер ул мине армиядән дә алып калган. 1941-42нче елгыларны алып бетерделәр, ә мине – юк. Ярый әле Куба кризисы булды, өч көн срок бирделәр дә Сәмәркандтан алып та киттеләр. Өч ел армия хезмәте дә бик уңышлы булды, хәтта кече лейтенант дәрәҗәсе биреп, Мәскәүдә калырга да кыстаганнар иде, югыйсә. Туган туфрагым тарткандыр, үз илемә кайттым.
Бу мәкаләмне язуның сәбәбе – укучыларга шул 1961нче елда Мәскәүдә укыганда истә калган кайбер сүзләрне җиткерәсем килде. Безне политпредмет буенча СССР Тышкы эшләр министрлыгының бер түрәсенең хатыны укытты.
Иң беренче истә калганы, ул ханым безнең бер флотилиянең (флот түгел) биш-алты сәгатьтә Англия дәүләте урнашкан утрауларның көлен күккә очырырлык куәте барлыгы турында сөйләде. Горурланып! Без шаккатып утырдык.
Аннары япон эшчеләре турында сөйләгәннәре истә калган. Янәсе, япон эшчесенең ул вакыттагы бер айлык хезмәт хакына 12-15 шницель генә ала алган. Ә шул акчага биш-алты костюм-чалбар яки берничә мопед ала алуы турында бик кычкырып сөйләми иде.
Иң истә калганы Швециядә безнең аңга сыймаслык могҗизалар турында сөйләве. Швед кешесе, эшкә киткәндә, ишек төбендә кәрҗингә салып, акча һәм кирәк әйберләр исемлеген калдыра икән. Сөт, яшелчә, май һәм башка кирәк-яраклар сатучылар, исемлектән карап, кирәк кадәр товар, мәсәлән, бер литр сөт калдырып, шуңа тиешле акчасын алып, сдачасын кире куялар икән! Валлаһи! Тик Совет кешесен мондый хәлгә ышандыруы авыр иде, шуңа күрәдер миңа «дүртле» генә.
Әй ул капиталистларга (сез – яшьләр, аларның «Известия», «Правда», «Гудок» һ.б., һ.б.гәҗит-журналлардагы карикатураларын күз алдына китерә алмыйсыз) эләгә иде «җылы» сүзләр – аларның ничек халыкны талаулары, рәнҗетүләре турында ниләр генә сөйләми иде. Мәсәлән, Канадада ниндидер кризис вакытында капиталистлар ашлыкны халыкка арзанга биргәнче дип, янәсе, диңгезгә батырганнар һ.б.
Кызык, шул өстә искә алынган гәҗит-журналлар безнең бүгенге капиталистларны (триллионерларны) ни рәвештә сурәтләр иде икән? Шулай ук тәбәнәк юан, цилиндр эшләпәле, авызына тәртә буе сигарет каптырып микән?
Тагын бер истә калган теманы язасым килде. Һәрхәлдә, шунда укыганда нинди гыйльми дәрәҗәләр барлыгын һәм җир йөзендә ул вакытта ике генә дәүләтнең – СССР, Англия – дәрәҗәле булган өчен генә акча түләүләрен ишеткән идем. Мәсәлән, кандидат яки докторлыкка таныклык юнәтәсең дә, алга таба эшләп тә йөрисе юк, акчасы килеп тора! Мөгаен, хәзер дә шулайдыр. Сезнең Казанда да аз түгел алар, ә безнең Түбән Кама сезне дә арттырадыр. Минемчә, гыйльми дәрәҗәле кеше нәрсәдер уйлап табарга, ниндидер яңалык ачарга тиештер бит инде. Бөек Русиябездә мең кешегә туры килгән гыйльми дәрәҗәдәге адәмнәр буенча алда торсак та, мактанырлык әйберләребез бик аз. Ярый әле чикләрне ачтылар. Италиянең сантехникасын күрдек, чит ил техникасын тотып карадык. Хөрмәтле Русия хатын-кызлары костюм кия башлады. Авыл хуҗалыгын җитәкләүче гыйлем ияләре, Алланың рәхмәте белән, Сахара чүле яныннан бәрәңге ташырга тотындылар. Картадагы бармак йөзе хәтле генә Израильдән яшелчә ташыйлар. Ә үзебезнең күркәм фәнни белем докторлары проектлаган юллар бер елга да чыдамый. Гомер буе шулай яшәрбезме икән?
Фоат МИФТАХОВ,
Түбән Кама шәһәре
Комментарии