- 21.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №20 (21 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
18нче майда Кырымдагы депортация корбаннарын искә алдылар
Кырымда депортация корбаннарын искә алуның 70 еллыгы уңаеннан бернинди чара да узмаячак – 16нчы май көнне шундый хәбәр таралды. Имеш-мимешләр аңарчы ук йөри башлаган иде инде. 18енә ике көн кала, Кырым җитәкчелеге рәсми карар чыгарды – 6нчы июньгә кадәр ярымутрауда күп кеше җыела торган бөтен чараларны да тыярга. Моны «экстремистлар тарафыннан провокацияләр булу ихтималлыгы» һәм «курорт сезонының өзелү куркынычы» белән бәйләп аңлаттылар. 23 ел буе Хәтер көнен билгеләп үтү ял итәргә килүчеләр агымына зыян салмаган, быел саласы икән, янәсе…
Ике көн буе Кырымнан борчулы хәбәрләр килеп торды. Мәчегә – көлке, тычканга – үлем дигәндәй кырымтатарларының ел дәвамында көтеп алган чарасын тыюга шатланган кешеләр дә табылды. Симферопольдән Алия Алиева да очраткан аларны. «Бүген автобуста бер апага урын бирдем. Янәшәсендә тагын бер апа бар иде. Икесе дә шундый мөлаемнар, изгеләр диярсең инде менә. Ике тукталышны үткәнче, аларга шулай сокланып бардым. Аннары апаларның сөйләшүен ишетеп, чак кына егылмадым. «Татарларның иртәгә буласы тузга язмаган җыенын тыйганнар бит. Килерләр иде югыйсә монда көтүләре белән. Шул мәгънәсез чара өчен юлларны ябарлар иде тагын. Алардан соң күпме чүп кала бит әле. Аксеновка – шуларны урыннарына утырткан өчен, Путинга безне үзенә алган өчен рәхмәт яусын! Тиздән аларның барысын да Магаданга сөрерләр, шәт», – дигән сүзләрдән күзләремә яшьләр тыгылды, чыдый алмагач, автобустан төшеп калдым. Бу кешеләрнең беркайчан да якын кешеләрен туганнар каберлегеннән эзләп йөрмәвен телим! Бу кешеләргә, өйләренә бәреп кереп, беркайчан да: «Сез сатлыкҗаннар! 15 минут сезгә җыенырга!» – дип әйтмәсеннәр. Бу газапларны беркемгә дә күрергә язмасын!» – дип язды ул социаль челтәрдә.
Танылган журналист, үзе дә кырымтатары, «АТR» телеканалында «Гравитация» дип аталган ток-шоуны алып баручы Лиля Буджурова тапшыруның 16нчы май чыгарылышында Хәтер көненә кул сузучыларга мөрәҗәгать итте. Җан ачысы белән әйтелгән чыгышны, кыскартып, монда да китерәм. «Һәр җәмгыятьнең генә түгел, һәр кешенең дә рөхсәт ителгән нәрсәләр бусагасы була. Әлеге әхлакый чиктән соңгы һәр нәрсә, һәр гамәл «ярамый» дигән сүз белән билгеләнә. Гарипне кыерсытырга ярамый. Ачуланышырга була, тик әнигә кул күтәрергә ярамый. Соңгы сулышын алучы кешегә су бирми калырга ярамый. Билгеләнгән чиккә җиткәнче, кешене эш-гамәлләрен үзгәртергә мәҗбүр итәргә, уртак килешүгә килергә мөмкин, менә «ярамый» дигән бусагага килеп җиткәч, туктарга кирәк. Аннан үтәргә ярамый. Кырымтатарлары өчен бу бусага – депортация корбаннары турындагы хәтер. Сталинның кирза итекләре һәр татар гаиләсендә күпме кешенең гомерен таптаган – бу ярага пычрак куллар белән кагылырга ярамый. Алай эшләргә була, дип уйлаучылар колакларына киртләп куйсын: мондый гамәл онытылмый. Бу үпкә озак еллар яшәячәк. Һәм аны кырымтатарларының яшәү шартларын яхшырту программаларына тотылган миллионнар белән дә каплап булмаячак. Кешеләргә елауны тыярга ярамый! Болай эшләү бөтен Русия хакимиятенә ачу уятачак, дигән уй башларына килмиме икәнни? Кырымтатарлары хәзер шулай уйлаячак инде: Путин безгә хәтта елауны да тыя. Моннан соң нинди яхшылык көтәргә? Чараны тыярга маташучылар бу гамәлләре белән Русияне, халкы чит кеше кайгысына беркайчан да битараф калмый торган илне, кыен хәлгә куя. Минем сәясәтчеләргә киңәш бирергә хокукым да юктыр. Тик мин дә Кырым татары. Димәк, миңа да, меңләгән милләттәшләрем кебек үк, башкалабызның үзәгенә чыгып, үзем кебек үк әти-әнисен, абый-апасын, баласын югалткан кешеләр белән янәшә басып торып, бер-беребезнең кайгысын уртаклашуны тыялар. Мәйданга оныкларымны алып килеп, аларга, бу җирдә мондый фаҗига беркайчан да кабатланмасын, дип аңлатуны тыялар. Быелгы 18нче май кырымтатарлары һәм Кырым хакимияте мөнәсәбәтләрен тикшерүгә сынау булып чыкты. Кырым хакимияте (мин Русия турында әйтмим) бүген кешелексезлеккә үткәрелгән имтиханны «бишле»гә тапшырды.
Йомшарырга нәрсә яки кем мәҗбүр иткәндер – 17нче май көнне яңа хәбәр таралды. Кырым җитәкчелеге Хәтер көнен үткәрергә рөхсәт бирде. Тик елдагыча Симферополь үзәгендәге Ленин мәйданында җыелу тыелган килеш калды. Күп еллар дәвам иткән гадәтне үзгәртеп, быел кырымтатарлары митингны Акмәчеттә уздырды. Шаһитләр әйтүенчә, Ленин мәйданын хәрбиләр уратып алган булган, анда беркемне дә кертмәгәннәр.
Аңа кадәр, 17нче май көнне исә, кырымтатарлары шулай ук гадәткә кергән «Йөрәгеңдә очкын кабыз» дип аталган шәм яндыру чарасы оештырды. «7 ел рәттән әлеге чараны шәһәр үзәгендә үткәрә идек, быел анда уздыруны тыйдылар. Акмәчет микрорайонында җыелдык. Сөрген корбаннары рухына дога кылганнан соң, Эльвира Сарыхәлил белән Әминә Мостафаева гимн башкарганда шәмнәр яндырдык», – дип хәбәр итте кырымтатар яшьләре активисты Лемара Усейнова. Судак, Феодосия һәм Ялтадан да, акцияне уздырдык, дип хәбәр килде.
18нче май көнге чара вакытында да Лемара белән элемтәдә тордык. «Шәһәр үзәге томаланган. Анда бер көтү техника һәм ОМОН кешеләре. Элек юл хәрәкәтен генә туктаталар, без шунда митингны уздыра идек. Гадәттә, шәһәрнең төрле почмакларында дүрт колоннага җыелып, үзәккә таба атлый идек. Быел бер колонна шәһәр читендәге Акмәчеткә юнәлде. Үзәккә параллель урам буйлап үткәндә, аларны туктатып, монда йөрергә ярамый, дигәннәр. Шулай да уздырып җибәргәннәр тагын. Артларыннан ОМОН кешеләре озата да барган», – дип язды ул Симферопольдән. Соңрак шул ук хәбәрне мәгълүмат чаралары да раслады. Чара барышында Кырым өстендә хәрби очкычлар бөтерелгән. Бик түбән очкан вертолетлар чыгышларны ишетергә мөмкинлек бирмәгән. Әле кайчан гына үзебездә, Казанда, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең 25 еллык юбилей Корылтае мескен хәлдә урамда үткән иде. Тарих кабатланды: сөрген корбаннарын искә алуга 70 ел тулган көндә кырымтатар халкын мыскыл итеп йөрттеләр, милләтпәрвәрләр, кораллы көчләр басымы астында, үлгәннәр рухына дога кылды.
Казанда да искә алдылар сәяси репрессия корбаннарын. Бөтентатар иҗтимагый үзәге һәм «Азатлык» татар яшьләре берлеге Казан үзәгендәге сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында матәм митингы уздырды. Митинг законлы булса да, килүчеләр күп түгел иде. Килергә теләүчеләр дә, белмәү сәбәпле, килә алмый калды. Чара республика күләмендә уздырылмады чөнки. Нахакка гаепләп, туган җирләреннән сөрелгәннәрне искә алуның 70 еллыгын дәүләт дәрәҗәсендә лаеклы итеп билгеләп үтәргә батырлыгыбыз җитмәде. БТИҮ оештырган чарага барып булса да, депортация корбаннарына хөрмәт белдерәсе урынга, хәрбиләрнең Кырым халкын бер урамнан икенчесенә куып йөртүен күзәтергә оятыбыз җитте.
Сөмбел СӘЙФИ.

Комментарии