- 21.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №20 (21 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына Кырымнан да 15 делегат килгән иде. Аңлашыла ки, аларга игътибар аеруча зур. Дүрт йөздән күбрәк хатын-кыз арасында кырымтатарларын әллә кайдан танып була. Ниндидер үзгә бер горурлык (тәкәбберлек түгел!) сирпелә алардан. Бу матур күлмәк, затлы машина яки бай ир белән горурлану түгел, милләт белән горурлану. Тугандаш милләт вәкиле – кырымтатар эшчеләренең «Мәгарифче» оешмасын тәкъдим иткән Шәфика АБДУРАМАНОВА белән әңгәмә кордык.
– Сездә хәлләр ничек, дип сорау урынсыз да кебек, шул ук вакытта ялган белән сугарылмаган дөрес вазгыятьне дә беләсе килә…
– Кырымны кушуны Русия тарафыннан икенче тапкыр басып алу дип кабул иттек без. Русия беренче тапкыр яулап алганда да ялган юл белән килгән, икенче тапкырында да Ватаныбызга пычрак юл белән килде. Үз вакытында безнең җиребезгә килеп урнашкан урыс әби-бабайлары, билгеле ки, бу кушылуга куана гына. Тик без, кырымтатарлары, Русиянең нинди ният белән йөрүен ачык аңлыйбыз. Яхшы теләк белән килү бер хәл, ялган юл белән кабахәтләрчә басып керүчеләргә без дә башка мөнәсәбәттә. Кырымтатарларын реабилитацияләү турындагы карарны Путин безнең өчен түгел, үзе өчен, үз гамәлен аклау өчен чыгарды. Шул ук вакытта Мостафа Җәмилевне, безнең милләтебезнең азатлыгы өчен көрәшкән, бертавыштан лидерыбыз итеп сайланган, дөнья таныган кешене, Кырымга кертмәделәр.
Без толерант, без дипломат, без үз көрәшебезне фәкать демократик юл белән генә алып барабыз. Безне сындырып була, дип уйламасыннар, без – көрәштә чыныккан халык. Ә ялган пропаганда безне гаепле итеп калдыра. Казан татарлары бездән: «Сез Русиягә кушылу яклымы?» – дип сорыйлар, тик әлегә анык кына әйтә алмыйбыз. Һәм китә инде шуннан… Менә, кырымтатарларының безнең белән буласылары килми, алар үзләрен аерып куялар, диләр. Мин андый кешеләрне кызганам. Мин шуны аңладым: Казан татарлары безгә караганда күпкә начаррак хәлдә яши икән. Без, кырымтатарлары, ичмасам, акны карадан аера алабыз, ә аларның барысы да кушылган. Миңа Казан да бик ошады, Казан татарларын да яратам, аларга карата бер начар уем да юк. Тик мине шунысы борчый: шундый зур мөмкинлекләре була торып та, Татарстан Русия богауларыннан арына алмый. Тугандаш милләтебезне шуның өчен кызганам. Русия аларның дәүләтен генә түгел, милли кыйммәтләрен дә басып алырга тели. Казан татарларының күбесенең шуны аңламавы күңелне тырнап тора.
– Шәфика ханым, референдумда кемнәр катнашты соң?
– Халыкның 60%ы җил кайсы якка иссә, шул якка борыла. 20%ына нинди ил составына керү барыбер, аларга тимәсеннәр генә. 15% – ватанпәрвәрләр, 5% – үз милләте өчен гомерен бирергә риза булган халык. Безгә тимәсеннәр генә, дигән 20% халык референдумга да барды, кыяфәт чыгарып, залда да утырды. Кырымтатарлары милли киемнәрен киеп, җырлап-биеп референдумга барды, дип сөйләделәр. Чеп-чи ялган бу.
– Хәзер үзегезне Русиядә дип саныйсызмы?
– Юк. Мин Кырымда яшим. Кырымтатарча итеп әйтсәк, Хырым. Минем Ватаным. Рәсми рәвештә Украина дип аталамы, Русия дипме, анысы миңа мөһим түгел, минем һәм тагын бик күп кырымтатарлары өчен ул – Хырым. Ходай кушса, ун елдан соң булса да төрек республикалары берлегендә үзебезнең бәйсез Кырым Республикасы булыр дип ышанам.
– Сез кайда тудыгыз?
– Үзбәкстанда.
– Туган якка кайчан кайттыгыз?
– 22 ел элек. Үзбәкстанда ул заманнар өчен бик әйбәт яшәдек без. Кайвакыт урыслар: «Сезне Үзбәкстаннан куып кайтарганнардыр инде?» – дип сорыйлар. Безне беркем дә кумады. Ничек инде син анда җитеш тормышыңны ташлап, ун сутый җирдәге җиде бүлмәле ике катлы йортыңны юк бәягә, 2000 долларга сатып, монда буш урынга күчеп кайта алдың, дип аптырыйлар. Моны аек акыл белән аңлатып булмый. Миңа бик күп шәһәрләр ошый, менә Казанны да бик ошаттым. Тик миңа монда зиннәтле фатир тәкъдим итсәләр дә, мин аннан баш тартачакмын. Минем урыным – Кырымда. Минем ирем – урыс, ул моны аңлый алмый. Ә мин дүрт баламны алдым да, отпуск акчасы белән, буш урынга кайтып төштем. Берничә ай балалар белән подвалда, пычрак арасында яшәдек. Эшкә кия торган үкчәле туфлиләремне пакетка салып йөрттем. Тик мин туган җиремә кайтуым белән чиксез бәхетле идем.
Мине озатканда, урыс милләтеннән булган танышларым чигә тирәсендә бармакларын боргалап, мине ахмакка чыгарып калдырдылар. Булсын. Мин хәзер туган җиремдә һәм яраткан эшем белән шөгыльләнәм, кырымтатар әдәбиятын укытам. Үзбәкстаннан Кырымга кайтырга юлга чыкканда, иремнең зур булып ачылган күзләрен әле дә хәтерлим. Ул мине кире әйләнеп кайтыр дип көтте. Биш ел көтте шулай. Минем беркайчан да Кырымны калдырып китмәячәгемне аңлагач, йорт-җирне юк бәягә сатып, үзе дә безнең янга күченеп килде.
Матди яктан Үзбәкстанда яшәгәнгә караганда начаррак көн итәбез, шулай да үз Кырымымда яшәвем көч өсти. Аллаһ Тәгаләнең мине кырымтатары итеп яратуын үзем өчен миссия дип саныйм.
Сөмбел СӘЙФИ.
«Без Русиядә түгел, Кырымда яшибез!»,

Комментарии