Хокукны татарча яклый алабызмы?

Хокукны татарча яклый алабызмы?

Мөгаен, юктыр. Иң беренче чиратта, татар телле, татарча фикерли белүче хокук белгечләре кытлыгы алга килеп баса. Булса да, бармак белән генә санарлык алар. Сүз дә юк, республикабызда хокук белгечләре күптән әзерләнә. Өстәвенә, бу белгечлекне бирә торган уку йортлары да ишәйде. Яшьләрнең кайсыннан гына сорама, икесенең берсе юристлыкка укый. Ә менә ана телебездә укып, белем алып, татар телендә эш йөртә белүчеләре сирәк. Республикада татар телендә хокукый-норматив документларның да гамәлгә керүе икеле.

Милли күтәрелеш елларында (әйтик, узган гасырның 90нчы еллар башында) моңа омтылыш булмады түгел. Хокукый-норматив документлар өлешчә татар телендә языла башлаган иде. Кызганыч, ирешелгәннәрдән кабат артка чигендек. Зур өметләр баглап кабул ителгән һәм республикабыз халкына беркадәр сәяси хөрлек, бөтенлек алып килгән Татарстан Республикасы Конституциясенә зур үзгәрешләр кертелде. Шул рәвешле күп кенә вәкаләт, мөмкинлекләребез чикләнде. 1990 елда Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителгән көн дә Татарстан Республикасы көне итеп үзгәртелде. Илдәге, шул исәптән, республикадагы вәзгыять тамырдан үзгәреш кичерде. Шуның нәтиҗәсе буларак, ана телебезгә дә игътибар кимеде.

Ә ничек өметле башланган иде милли күтәрелеш еллары. Юридик факультетларга татарча гына укып үскән, татарча фикерли торган авыл балаларын да ала башлаганнар иде. Хәтерем ялгышмаса, галимнәр арасында татарча лекция укучылар да булды. Болар барысы да тарихта гына калды. Чөнки аңа ихтыяҗ да, мәҗбүрият тә юк. Бер караганда, бу шулай кебек, әмма татар агае Гыйльметдин абзый белән татар карчыгы Гыйльменисаның русча рәсмиләштерелгән теге яки бу документны аңлый алмыйча азаплануы бер мине генә борчуга салмыйдыр. Хәер, дә алар хәлендә аз калмыйбыздыр. Грамоталы итеп татарча язылганны чатнатып укып бирүчесе, аңлатучысы булса икән?! Юк шул, без Русия дигән илдә, аның да Татарстан дигән төбәгендә яшибез…

Аның башкаласы Казанның гомер-гомергә рус телле шәһәр булганын әйтеп тә торасы юк.

Авыл, район кысаларында татар телендәге төрле эш кәгазьләре, хосусый-норматив документлар очраштыргалый әле. Ә менә шәһәр җирлегендә, көндез чыра яндырып эзләсәң дә, табып булмыйдыр. Профессиональ юристлардан ишетеп белүемчә, рус телендә булмаган документлар югары инстанцияләрдән кире кайтарыла икән. Мисал өчен, хокук карарларын гына алыйк. Хөкем ителүче белән кайсы төбәк, шәһәр, төрмәләргә китми ул?!

Үзебезнең татар илендә дә тормышта еш кулланыла торган эш кәгазьләрен, хокукый характердагы документларны татарча рәсмиләштерүне һич кирәк санамыйбыз. Гәрчә дәүләт теле статусына ия булганнан соң, моның өчен мөмкинлекләребез бермә-бер артса да. Чөнки дәүләт телен куллану, аны гамәлгә кертү – эш кәгазьләрен, хокукый-норматив документларны шул телдә кулланудан башлана.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ.

районы, Комаровка авылы.

Хокукны татарча яклый алабызмы? , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии