Эшләп баеп буламы?

Эшләп баеп буламы?

«БГ» да олигархларларның исеме, байлыгы ара-тирә бастырылып килә. Алар исемлеген нигә бирергә кирәк соң? Бар гади халыкны нәфрәтләндерәсез генә бит. Бу саналып киткән җитәкчеләргә миллиардлар кайдан килә икән? Шул да аңлатып язылсын иде. Ә алар кул астында эшләүчеләр һәрчак зарлана, ләбаса. Авыл кешесенең ник берсе андый сумма җыйсын! Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләгән сыер савучылар 2 мең сум акча ала. Күпме гарип, ятим бала, җимерелгән өйле әби-бабайлар шулкадәр акчадан аларга өлеш чыгарып булмый микәнни соң? Шәймиев музей-тыюлыкларны эшләү өчен акча таба алмый. Бирсеннәр иде шунда. Нишләп бетәләр икән бу кадәр суммалар белән? Ә дөресен әйткәндә, бик кызганам мин аларны. Акчасы күп кешегә хәзер бик куркыныч бит.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН.

Мөслим районы, Исәнсеф авылы.

Комментарии