- 21.04.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №16 (19 апрель)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Минем хезмәт юлым Чиләбе өлкәсенең атом станциясе шартлаган зонада үтте. Ябык зона иде. Безне армиягә 1958нче елда алдылар. Коралыбыз – кирка-көрәк. Армиядә уздырган өч ел эчендә никадәр җәфа-михнәт күрергә туры килде. Солдат хезмәтебез – җир казу, йорт төзү, кайда пычрак-авыр эш бар, шуны эшләү булды. Кая кушалар – шунда ачлы-туклы килеш тир түктек. Чиләбе өлкәсенең үз продукциясе юк иде. Читтән кипкән чөгендер токмачы китерәләр иде. Безгә бу хезмәтебез өчен беркем рәхмәт әйтмәде. Солдатлар бик күпләп кырыла иде. Көн дә – даң-доң барабан тавышы, җеназа маршы. Әнә шундый шартларда хезмәт итсәк тә, ветеран исеме ала алмадык. Ә бит безнең хезмәт орден-медаль биреп озатырлык иде, бер уйласаң. Чиләбедәге ул шартлауны Русия соң булса да таныды. Шул зонада хезмәт итәргә Татарстаннан ике тапкыр солдатлар алдылар. Аларның яртысы да исән кайтмады. Кайда начар – шунда татарлар кирәк булды. «Безнең хезмәт иткәннәр өчен ветеран исеме алып булмыймы», – дип, Чиләбе өлкәсенә өч мәртәбә хат юлладым. Аларның җавабы буенча, ветеран исеме Теча елгасын чистартучыларга гына бирелә, без исә ул эштә катнашмаганбыз. Теча елгасын чистартучылар кайта алмады, шунда үлеп калдылар.
Бу Русиядә кешегә сан буламы, юкмы? Ул шартлауны никадәр яшерергә тырышсалар да, барып чыкмады, бөтен Җир шарына мәгълүм булды. Чернобыльдәге шартлаудан соң, бары шунда эшләүчеләргә гомерлек пенсия билгеләделәр, фатирлар бирделәр, миллион ярым акча булды… Моны Татарстан депутатлары да белә, эндәшмиләр. Безнең хезмәт иткәнгә 60 ел була, бергә хезмәт иткән иптәшләр дә бармак белән генә санарлык калды. Исән булсак та, дару белән генә яшибез. Аның безгә даруы да буш түгел, барлы-юклы пенсия шуңа китеп бетә.
Без – сугышка китеп, илне яклап үлеп калган солдат балалары. Дәүләт безгә нәрсә бирде? Искә алучы да юк бит. Нишләп бүтән республикалар безнең кебек ятимнәргә нәрсә дә булса бирә ала, ә нинди бай Татарстан – юк?
Мин бу сүзләрне эчем пошканга гына язам, ул сүзләрне әйтүдән файда булыр дип уйламыйм.
Хәкимулла ШӘФИГУЛЛИН,
Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылы
Комментарии