Гали Акыш лицее татарча укырга балалар кабул итә

Гали Акыш лицее татарча укырга балалар кабул итә

2000нче елда Чаллы мәгариф идарәсенең милли бүлегендә җитәкче булып эшләгән Раиф Зиннәтуллинны атаклы Гали Акыш исемендәге лицейга директор итеп билгеләделәр. 1997нче елда татар җәмәгатьчелегенең зур тырышлыгы белән ачылган һәм татар уку йорты булып оешкан әлеге мәктәп Р. Зиннәтуллин идарә иткән елларда тулысынча урысча укытуга күчерелде. 2006нчы елда аны Мәгариф министрлыгының милли бүлеген җитәкләргә Казанга эшкә алдылар. Шул елларда «Гали Акыш лицеен урыслаштыру тәҗрибәсе» бөтен Татарстан буенча җәелдерелде дисәк тә, бер дә ялгыш булмас.

Гали Акыш лицеенда әле хәзер дә урысча белем бирү дәвам итә.

Менә, ниһаять, бу елның 1нче сентябрендә барлык фәннәрдән татар телендә белем бирүче 5нче сыйныфлар ачылачак. Хәзерге вакытта әлеге сыйныфларга балалар туплау башланды.

Гали Акыш лицееның дәрәҗәсе югары санала. Лицейга дәүләт җитәкчеләре тарафыннан да игътибар зур. Киләчәктә татар элитасын тәшкил итәчәк милли кадрлар монда әзерләнә.

Укучыларга 5тән алып 11нче сыйныфка кадәр белем бирелә. Республика районнарыннан килүчеләр лицейның үз интернатында яши, һәм укудан тыш, төрледән-төрле мавыктыргыч түгәрәкләргә йөри. Лицейда тәрбия-тәртип мәсьәләсе дә нык куелган. Баласын лицейга урнаштырырга теләгән ата-ана турыдан-туры директор Ш.Р.Закировка мөрәҗәгать итә ала. Телефон: (8552) 58–51–31.

Тәлгать ӘХМӘДИШИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии