Сагынам мин СССРны…

Югары утыручы түрәләребез бүгенге тормышны, яшәешне ничек кенә мактаса да, әти-әниләр заманы – балачагымдагы, гади һәм шул ук вакытта кызыклы булган Советлар Союзы елларын сагынам мин. Сагынмый да мөмкин түгел бит: ел буе көтеп алган Яңа ел да ничектер үзенчәлекле иде. Кыш бабай алып килгән кәнфитләрнең, Яңа ел кичендә генә ашала торган мандариннарның тәме әле дә саклана. Кыш көннәрендә авылда кечесе, олысы бердәм булып, ат чанасында таудан шуулар; авылның иң оста итек басучылары ясаган киез итекләренннән йөрүләр; бүрек һәм бишмәтләр; кышның суыклыгы; кар көртләре… онытырлыкмыни?!

Мин кышны бигрәк тә ярата идем, чөнки Яңа елны каршы алу белән икенче көнне (1 гыйнварда), ел да, Красноводск шәһәренә кунакка китеп бара идек. Гади кунакка гына бару түгел, ә минем туган шәһәремә бару иде ул. Хәзерге Төркмәнстанның Туркменбаши шәһәре аеруча якын миңа. Анда әле дә әтиемнең апасы (аңа хәзер 88 яшь) балалары белән матур гына яшәп ята. Шунысы гына кызганыч: инде 35 елдан артык Зур апамны күрә алганым юк… заманында әнием дә, әтием дә совхозда эшлиләр иде һәм аена икесенә 60 сум хезмәт хакы алдылар. Ә менә поезд белән Нурлаттан – Ташкентка, аннан Красноводск шәһәренә бару өчен 3 кешегә билет бары 10 сумга төшә, гомумән, 30 сумга рәхәтләнеп кунак булып кайтырга була иде. Ә хәзер исә поездлар Ташкентка кадәр генә, самолет белән Казаннан – Мәскәүгә, аннан – Ашхабатка, соңыннан туган шәһәремә очасы. Бер якка гына, якынча, егерме мең сумлык билет бәясе… Шуның өстенә 5 меңлек чит ил паспорты, виза өчен түләгәч шактый гына акча чыгарасы була… Гомумән, барып кайту өчен 40, 50 мең сум кирәк булачак. Ә минем кебек гади укытучыга кайдан килсен ул 40, 50 меңнәр? Менә шуның өчен дә сагынам мин елларын…

Байлар, урта катлам һәм ярлылар заманында яшәгәнгә, үземнең нинди катламнан икәнлегемне төгәл генә әйтә дә алмыйм: ярлылар рәтендә дә түгел, урта катламга да керә алмый торганмындыр инде. Байлар елына икешәр тапкыр чит илгә ял итәргә барганда, мин туган шәһәремә 35 елдан артык бара алмый интегәм. Алар өчен 2000 доллар бер атналык көндәлек кесә акчасы булса, минем өчен – 3 айлык хезмәт хакым. Шул акчага минем гаиләмне ашатасы, киендерәсе, ай саен фатир өчен, ипотека түлисе бар… Менә шуның өчен сагынам мин СССРны.

Укытучының хезмәт хакы дигәннән, хисап бирүчеләр кайдан ала торгандыр ул уртача хезмәт хакы итеп күрсәтелә торган 30 меңне. Ничек кенә санап карасам да, 20 елдан артык булып эшләсәм дә, минем хезмәт хакымның 30 мең сумга түгәрәкләнгәне юк. Әле булганын алу өчен дә бик күп укытырга, дөресрәге, гади эшчегә бик күп өстәмә эш эшләргә кирәк. Әйдәгез, бергәләп, СССР заманында һәм бүгенге көндә укытучының хезмәт хакы нәрсә өчен алынганын санап карыйк әле. Минем остазларым сөйләүләре буенча, укытучының төп бурычы белем һәм тәрбия бирү булган. Тәрбия дигәннән, анысын башлангыч сыйныфта – октябрят, уртанчыда – пионер оешмасы, югары классларда комсомол «тәрбияләгән». Укытучының бурычы бары тик шул оешмаларны гына искә төшереп тору булган… Хезмәт хакы да укытучыларныкы иң югарыдан саналган. Ә бүгенге укытучының төп бурычы СССР заманындагы кебек үк булса да, белем һәм тәрбия бирү күпкә башкачарак шул. күрсәткеч өчен эшләргә тиеш: ә ул күрсәткеч – олимпиада һәм БДИ нәтиҗәсе. Бер-ике укучыны ел буе олимпиадага әзерлисең дә призер буласың һәм иң яхшы укытучылар сафына басасың, бигрәк тә бу алым БДИ бирми торган фәннәргә хас. Ә менә башка укучыларның белеме ни дәрәҗәдә булуы беркемне дә кызыксындырмый. Ә мин әлегә алай булдыра алмыйм, минем өчен һәр укучы кадерле. Математика, рус теле һәм физика фәннәре укытучылары ел буена БДИга укучылар әзерли. Ни өчен физика укытучылары биредәме? Чөнки соңгы елларда барлык югары уку йортларындагы бюджет урыннары бары тик физикадан БДИ тапшыручылар өчен генә… Укытучының хезмәт хакына әйләнеп кайтсак, ул берничә өлештән тора хәзер. Беренче өлеше – 18 сәгать өчен (төп өлеше) – 8 меңгә якын. Яңа гына югары уку йортын тәмамлап, мәктәпкә эшкә урнашучы яшь белгечкә әнә шулкадәр хезмәт хакы түләячәкләр. Ә инде теге меңнәргә якынаясың килсә, өстәмә эшләр аласың. Беренчедән, авыр фән белгече булуың хәерле (математика, рус теле, физика, химия, чит тел, татар теле, география, җәмгыять белеме, башлангыч сыйныф, биология һәм информатика), бу фәннәр буенча дәфтәр тикшергән өчен бераз өстәмә акча каралган (6% – 20%). Икенчедән, 2 елдан 6 елга кадәр эшләсәң, тагын – 3%, 6-10 ел – 4,5%, 10-15 ел – 5,5%, ә менә 15 елдан югарыга киткәч өстәмә 6,5% тан артмаячак. Тагын бераз акча кирәксә, түләүле кабинетлы булуың да урынлы булыр, анысы өчен 8-15% өстәмә каралган. Вакытыңны кызганмасаң, методик берләшмә җитәкчесе булып эшлисең дә 5 процентлык «призга» ия буласың. Бу гына аз булса, 3 ел саен аттестация узып, беренче һәм югары категория дәрәҗәсенә ирешәсең дә синең хезмәт хакың 20-40%ка артачак. Ә менә тагын 25% өстәмә акча кирәксә, авыл мәктәбенә эшкә кайтасың, йә булмаса 9%ка лицей, гимназия статусы булган белем учакларын сайлыйсың инде. Өстәмә акча эшләү мөмкинлекләре болар белән генә тәмамланмый әле: кварталга бер тапкыр премия һәм ай саен хезмәтеңнең нәтиҗәсе буларак, баллар системасы булдыру (биредә аңлату бик катлаулы процесс)… Шулай итеп, теге 30 меңне алу өчен, укытучыга тәүлек әйләнәсе тир түгәргә туры киләчәк. СССР заманында укытучылар, мәктәптән соң, сәгать өчтә кайтып китә иделәр. Күп вакыт сәгать икедә мәктәпләр бикле була иде… Хәзер исә, иң иртә кайтып китүче укытучылар (җиңел фән сайлаучылар) сәгать өчтә булса, иң соң дигәне кичке алты була… Менә нигә мин үткән заманны сагынам.

Хисап тотучылар укытучыларның иң түбән һәм иң югары хезмәт хакы турында әйтергә онытмасыннар иде. Билгеле, ул 8 меңнән алып 40мең аралыгында тибрәлә. 40 меңгә ия булучылар – ул мәктәп директорлары. Ә менә бернинди өстәмәләрсез, гади генә 18 сәгать өчен укытучыга 20 мең сум түләсәләр, мәктәпләрдә яшь белгечләр бермә-бер артыр иде. Ә ир-ат укытучыларга башлангыч хезмәт хакы 25 мең сум булса, бу проблема да читтә калыр иде…

Берәр иганәче ярдәме белән, туган шәһәремә барып, туганнарымны күреп кайту, 18 сәгать дәрес укыткан өчен 20 мең сум хезмәт хакы алу, укытучының күрсәткеч өчен генә түгел, ә тәрбия һәм белем бирү өчен эшләве һәм башкалар – болар әлегә минем хыялларым гына шул…

Хәлим ӘЛИМОВ.

Нурлат шәһәре.

  Сагынам мин СССРны..., 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии