«Азатлык» берлеге: «Җанисәптә татар булып язылыгыз!»

«Азатлык» берлеге: «Җанисәптә татар булып язылыгыз!»

Татарстан башкаласында «Азатлык» Татар яшьләре берлегенең XVI корылтае узды. Татар зыялылары катнашкан җыенда милләтнең көн кадагында торган сорауларны күтәрү белән генә чикләнмәделәр, бүгенге катлаулы вәзгыятьтә татарның хокукларын яклау юлларын да эзләделәр.

«Азатлык» Татар яшьләре берлегенең 15нче декабрендә узган корылтаенда 104 делегат катнашты, алар арасында тарихчы Фәүзия Бәйрамова, танылган төркиче Рафаэль Мөхәммәтдинов, галимә Лена Гайнанова бар иде. Милли җыелыш «Зөләйха» китабының дөнья күрү вакыйгасына һәм берлекнең торгызылуына ун ел тулуга багышланды. «Азатлык» оешмасы рәисе итеп бер тавыштан диярлек Наил Нәбиуллин сайланды. Ул катнашучыларга «Зөләйха» китабын тәкъдим итте, әсәрне рус, инглиз һәм төрек телләренә тәрҗемә итеп чыгару максаты хакында әйтте. Моннан тыш, яңа сайланган рәис берлекнең алдагы елда планнары хакында сөйләде: әйтик, татар халкының хокукларын яклау мәсьәләсендә төрле чаралар оештыру, 2020нче елда узачак җанисәп вакытында милләттәшләр белән актив эшләү. Киләсе елны «Азатлык» берлеге «Татарның яңа дәүләтчелеге елы!» – дип игълан итте. «Татарларның милли үзаңын үстерүдә, дәүләтчелек хакында тарихи хәтерне яңарту максатыннан, ТАССРның 100 һәм Татарстанның Суверенлык декларациясен кабул итүгә 30 еллык юбилейларын зур итеп үткәрү максатын куябыз», – диелә оешманың махсус игъланында.

Яшьләрнең XVI корылтаеның төп темасы җанисәп мәсьәләсе иде. Әйтик, танылган сәясәт белгече Илнар Гарифуллин Башкортстанда җанисәп вакытында хәрәмләшү әзерләнә, дип фаразлады. Күрше Мари Иле республикасыннан килгән милли хәрәкәт активисты Рамай Юлдашев барлык катнашучыларны җанисәптә актив катнашырга, халык санын алучылар булып эшләргә, татар җәмәгатьчелегенең киң җыелышында хәрәкәт итү программасын булдырырга тәкъдим итте. Әлеге сөйләшүләрнең мантыйклы дәвамы булып, җыенда җанисәпкә багышланган ике документ кабул ителде. Беренчесендә «Азатлык» оешмасы татар халкына мөрәҗәгать итте. «Хөрмәтле милләттәшләр, кайда гына яшәсәгез дә, татар булып язылыгыз, туган тел графасында – татар теле икәнлеген языгыз!» – диелә анда. Шул ук вакытта, Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбировка да мөрәҗәгать кабул ителде. Әлеге хатта активистлар җанисәп вакытында хәрәмләшүләр булдырмауны таләп итә.

Корылтайда кабул ителгән резолюциядә яшьләр РФ Дәүләт Шурасыннан – «Региональ телләр турында Европа хартиясен» ратификацияләүне, Татарстан парламентыннан татар телен мәҗбүри укытылуын кайтаруны, БДИ имтиханын татар телендә тапшыру мөмкинлеген булдыру, Татарстан конституциясенең 8нче маддәсен тормышка ашыру, Татарстанда мөстәкыйль милли мәгариф системасын булдыру, Татар милли университеты һәм Татарстанның һәр районында татар гимназиясе ачу таләпләрен куйды. Өстәвенә 1552нче елда Казанны яклаучыларга, Гаяз Исхакыйга һәйкәл булдыру таләбе дә бар.

Ирек АЗАТОВ

Комментарии