- 20.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №50 (18 декабрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Рәсим Хәбибулланың «КЕШЕ ТАЛАУ ШАТЛЫКМЫ?» (№47, 27 ноябрь, 2013 ел) язмасын укыгач, мин дә язарга булдым. Мин дә узган гасырларның 60нчы елларында армиягә кадәр шоферлыкка укыдым. Чаллыда, һәр районнан берәр төркем җыеп, (6-7 төркем бар иде) 6 ай укыттылар. Уку машиналары иске. Сүнсә, 1 метрлы заводной рукоятка алып, кабызырга чыгасың. Салкын вакыт булса да кабина тәрәзәләре төшерелгән, чөнки уңга-сулга борылганда, кулны тәрәзәдән чыгарып хәбәр итәсең. Сулга борылганда сул кулны янга сузасың, ә уңга борылганда, кулны өскә күтәреп, борылу юнәлешен күрсәтәсең. Шулай өйрәнеп, гомер буена шофер булып эшләдем. Аллага шөкер, фаҗигаләргә очрамадым. Армиядән соң Әлмәт шәһәрендә эшләдем, дальнобойшик булып киттем, бернинди ялгансыз, көнгә 900-1000 чакрым юл үтелә иде, әле ул 10-14 тонна йөк белән. Кайда арысак, шунда туктап ял итә идек. Юлда ватылып калсак, бер-беребезгә ярдәм итештек. Ә юлда йөргәндә, салкын кышкы бураннарда, көзге пычракларда, мәктәптән кайтучы бала-чаганы кызганып, туктап 6-7 баланы утырта идек. Йокы кабинасы булгач, сыймаганнарын, аяк киемнәрен салдырып, шунда менгереп җибәрә идек. Менә шуларның ярдәме белән, фаҗигасез йөргәнбездер инде. Хәзер, бала утыргычлары ясагач, балалы хатын-кыз юлда очраса, җиңел машиналарга да утыртырга ярамый.
ЮХИДИ хезмәткәрләрендә бит кеше кайгысы юк, план үтәргә кирәк. Юлда хәзер ни өчен фаҗигаләр күп? Чөнки, әнә шул, икешәр бала белән салкында, буранда басып калган кешеләрнең каргышлары төшә торгандыр инде. Хәзерге шоферларга Алла ярдәм бирсен. Алар эшләп арымый, ә әһлаки яктан арыйлар. Әле бер танышым Зәй ягына барып килгән иде, ике штраф килде. Берсе – 500 сум, 22 км/сәгатькә арттырганмын, икенчесе – 1000 сум, аңа 40 км артык булган дип зарланып торды. Халыкны талау ошап китсә, юл билгеләрен тиз генә 50 кмны – 40 ка, 70не – 60ка калдырып чыгалар да, шул 10 чакрым аермага, 500 урынына 1000 сум алалар.
Әле күптән түгел ишеттек: ясалма 3 ракета химкомбинат ягына җибәрелгән, ди. Әле ярый барып җитә алмаган. Моны күз алдына китерергә дә куркыныч, бу берәр кисәтү генә булдымы икән әллә?
Минем Татарстан түрәләренә әйтер сүзем бар: егетләр, әйдәгез, дуслашыгыз әле. Татарстанны Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә, урыс дәүләтенең алтын утравы дип атыйлар. Бу чынлап та шулай бит. Ышанмасагыз, Русиянең башка өлкәләре белән чагыштырып карагыз. Заманалар кырысланганнан-кырыслана бара, демократлар Татарстанны гына түгел, татар атамасын да бетерү ягында. Әйдәгез, түрә иптәшләр, түбән катлау халыкка изгелекләр эшләп калыйк. Мәсәлән, 4-5 ел элек тә Ашан Тулиевның изгелекләрен искә алып сөйлиләр иде. Пенсионерларга 400-500 сум арттырудан, башка вак-төяк ташламалар булдырудан бюджетка әллә ни зыян килмәсә дә, халыкка яхшырак булыр иде бит.
Хәйдәр САБИТОВ.
Әлмәт районы, Мактама бистәсе.
Комментарии