Ул елларны сагынам

Ул елларны сагынам

Искәндәр Сираҗиның «Ильич сагындыра…» (№46, 21 ноябрь, 2012 ел) дигән язмасын укыганда Советлар Союзына кайтып килгәндәй булдым. Бу чорны кайберәүләр «торгынлык еллары» дип атый, ләкин, чынлыкта, СССРның ул чоры – «чәчәк аткан» еллары иде. Советлар Союзы бөтен яктан да үсте һәм ныгыды. Хәрби көч ягыннан Американы узып киттек. Космос өлкәсендә дә беренчеләрдән булдык. Илдә төрле милләт халыклары бердәм булып, дус яшәде. Бөтен халыкларның әдәбияты, мәдәнияте үсте.

Леонид чорында гигант заводлар, төрле комбинатлар төзелде. Чирәм җирләре эшкәртелде, яңа авыллар үсеп чыкты, партия чакыруы буенча чирәм җирләренә, гигант төзелешләргә яшьләр агылды. Ул елларда атом белән эшләүче су асты көймәләре, бозваткычлар, атом электр станцияләре төзелде. Эшсезләр юк, киресенчә, эшче куллар җитмәде. Елга һәм диңгез флоты үсеш алды. СССРның күпме елгаларында гидростанцияләр төзелде. Электр энергиясенеңбер киловаты 4 тиен тора иде. Безнең яшьлек һәм эшләү чоры XX гасырның икенче яртысына туры килде. Эш ягыннан кайгы юк иде. Эшлә, укы, ял ит, бушлай фатир ал.

Брежнев заманында РСФСРда елына 60 миллион квадрат метр торак төзелә иде. Без бу санны хәзер дә куып җитә алмыйбыз.

Күпләр Советлар Союзында ашарга юк иде дип зарлана. Ялган. Ышанмагыз. Ипи, сөт, бәрәңге тулып ята иде. Барысы да тиеннәр торды. Экологик яктан да азык-төлек чиста иде. Хәзерге шикелле «хәләл» дип ялганлап сатмадылар. Дәүләт һәрбер теләгән кешегә бушлай җир участогы бирә иде. Эшлә, хезмәт куй, кыш чыгарлык яшелчәң була. Һәрбер оешманың, предприятиенең пионер лагерьлары, ял базалары бар, ял йортларына юлламалар тулып ята. Ул елларны гаилә белән ял итү киң тарала башлаган иде. Тормышта бер каршылык, авырлык килеп чыкса, оешманың профсоюз берләшмәсе ярдәм итә иде.

Хәзер һәрберебезнең тимер ишекләр. Хәзер кешеләр аралашмый. Мин ул елларны сагынам. Яшәргә күңелле иде. Шул елларны искә төшергәне өчен Искәндәргә рәхмәт.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ.

Ул елларны сагынам , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии