Шәһәрне бозалар

Бездән ерак түгел, Сөембикә проспектында, төзүчеләр хөрмәтенә, автобуслар һәм трамвайлар өчен, Йорт төзүчеләр тукталышы бар. Аннан ерак түгел Йорт төзүчеләр бульвары булырга тиеш иде. Ул урын күп вакыт буш торды, бульвар ясаучы булмады. Булмаячак та, чөнки ул урында бик кызу рәвештә йорт төзү бара. Анда 10 катлы йортлар булачак. Берсен төзеп бетерделәр инде.

Йортлар төзелгән җирдә бу йортлар «Жилищно-инвестиционная компания» ҖЧҖ заказы буенча төзелә дип язылган. Сораштыра торгач белдем, бу компаниянең хуҗасы Тәлгать Абдуллин икән. Тагын да белешә торгач, Тәлгать Абдуллинның «Госжилфонд»ның җитәкчесе икәне ачыкланды. Аңлашыла: Казан кешесенә Йорт төзүчеләр бульвары кирәк түгел инде.

Тәлгать Абдуллин акча бәрабәренә безнең шәһәрне ямьсезли. 36нчы, 37нче комплекслар да аның заказы буенча төзелде. Анда барысы да бер-берсенә бик якын торган 10 катлы йортлар. Алар элеккеге 9 катлы йортка тагын бер кат өстәүдән гыйбарәт. Фатир күбәя, йорт биегәя. Юньле илдә мондый йортларда кеше яшәми. Андый илләрдә кеше яшәгән йортларның биеклеге 7 каттан артмаска тиеш. Күптән түгел телевизордан Германияне күрсәттеләр. Анда ГДР вакытында салынган күп фатирлы йортларны ярлырак булганнарга бик очсыз хакка бирәләр. Ул йортлар безнең шәһәрдәге йортларга бик охшаган иде.

План буенча бездә 46нчы һәм 47нче комплекста яшәүчеләр өчен Кириселидзе бульвары булырга тиеш. Бульварның яртысында йортлар төзеделәр, хәзергә яртысы буш тора. 48нче һәм 49нчы комплекста яшәүчеләр өчен Йорт төзүчеләр бульвары булырга тиеш иде. Бульвар урынында хәзер йортлар. 50нче һәм 51нче комплекста яшәүчеләр өчен Буровод бульвары булырга тиеш иде. Анысын булдырдылар. Анда Буровод чиркәве булмаса, бу бульвар төзелмәгән яисә күптән өйләр белән тулган булыр иде.

Мин болай итеп шәһәрне бозу турында шәһәр башкарма комитетына да язган идем. Файдасы булмады. Безнең бит система шундый: өстән әйткәнне генә көтеп тору.

Ф.АБЗАЛ.

Чаллы шәһәре.

Комментарии