Көләсе дә килә, елыйсы да…

Безнең барыбызны да, теләсәк-теләмәсәк тә, сәясәткә җәлеп иттеләр кебек. Һәр кич Үзәк каналлардан Русиянең Сүриядәге экстремистларга каршы көрәшүен, Русиядә тыелган «Ислам дәүләте»нең бик күп хәрби базалары, мөһим хәрби объектлары юк ителүен карыйбыз. Һәм «Азатлык радиосы» сайтына кереп, Русия бомбаларының тиешле «нокталарга» ташланмавы турында укыйбыз. Кемгә ышанырга? Дөньяда мәгълүмати сугыш барганда, сәяси журналистиканың объективлыгына исәп тоту, мөгаен, файдасыздыр. Хәер, туып-үскән илеңнең (!) мәнфәгатьләрен яклаганда, 100 процент объектив булу да мөмкин түгелдер. Әмма сүзем әле объективлык турында түгел. Сезгә дә шулай тәэсир итәме соң, бу мәгълүмати сугыш та, бүген халыкның хәйран зур төркемен биләп алган «чиктән тыш» патриотизм да үзенең абсурдлыгы белән көләсене дә һәм шул ук вакытта елыйсыны да китерә минем.

Моннан ике-өч ай элек, хәтерлисездер, интернет ресурсларда чит илдән кертелгән өч каз түшкәсенең ничек итеп сатудан алынуы һәм юк ителүе турында видео пәйда булган иде. Хөкүмәтнең санкцияләргә каршы уйлап табылган бу указы җәмәгатьчелектә күп шау-шу чыгарды, шуңа күрә ризык кадере турында яңабаштан кабатлап тормыйбыз. Әмма кечкенә генә өч каз түшкәсе өчен зур бер техника һәм дистәләгән кеше җәлеп ителүен (алтындай кыйммәтле вакыт турында мин әйтеп тә тормыйм) күргәч, бер журналист сүзләре белән әйтсәк, җир шарыннан төшеп каласылар килде.

Күптән түгел интернетта тагын бер гаҗәеп видео килеп чыкты – Үзәк каналларның берсендә һава торышы тапшыруын алып баручы хатын-кыз озаклап һәм бик тәфсилләп Сүриядәге һава торышының хәрби операцияләр өчен бик уңай торуы хакында сөйли. Темадан бигрәк (хәер, темасы да һава торышы өчен килешеп бетми), миңа сөйләүченең артык тыныч тоны гаҗәпләндерде. Сүз бит туристик поход түгел, ә сугыш турында бара! Хатын-кызның, балалар анасының, кемгәдер гомер бирүченең сугыш турында шулкадәр җиңел сөйләвен, мин үзем берничек тә кабул итә алмыйм!

Без, хатын-кызлар, сугыш түгел, солых турында, тынычлык турында уйларга тиеш! Гадәти тормышны күз алдына китерегез әле: ир-атлар – һәр конфликтны көч белән хәл итәргә омтылучылар, без: «Чү!» – дип, аларны туктатырга, тынычландырырга тырышучылар бит. Мөгаен, сәясәттә дә шулай булырга тиештер ул. Шушы көннәрдә интернетта бер кызыклы мәгълүмат китерелде – соңгы 15 елда дөньяда 181 тынычлык килешүе төзелгән, һәм сөйләшүләрдә катнашучыларның 35 проценты хатын-кызлар булган. Сәяси лидерлар арасында хатын-кызлар бик аз булганга юктыр, бәлки, бүген дөньяда тынычлык.

Татар телендә «чама» дигән сүз бар. Сөйләмдә аны бик матур кулланалар: «Син чамалап!» – диләр. Бу – кешелек өчен иң кирәкле «устав». Чөнки чамадан артса, бөтен нәрсә, хәтта яхшылык та зыянлы. Чамадан артса, патриотизм да хәвефле, ул башка илләргә, милләтләргә булган хөрмәт хисен, гаделлеккә, татулыкка омтылышны, чит илләр, башка традицияләр, ягъни дөнья белән кызыксынуны юкка чыгарырга, ким дигәндә – национализмга, күп дигәндә, фашизмга әйләнергә мөмкин. Кызганычка…

Ризидә ГАСЫЙМОВА.

Комментарии