Кода-кодачалар бергә яшәп яталар

Кода-кодачалар бергә яшәп яталар

Безнең Русиядә түрәләр яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек артып үсеп тора, дип язалар. Түрәләр саны буенча без күпкә алда барабыз икән, хәтта СССР таркалганчы булган түрәләр саныннан ике-өч тапкыр артык, диләр. Ә бит шуны аңларга кирәк, СССРдан ничә дәүләт аерылып чыкты? Үткән гасырның 70нче елларында, Япониядә министрлыкны кыскартканнар, күбесен берләштергәннәр һәм илгә бик күп файда килгән, һәм безнекеләр дә шул алымны хуплыйлар, дигән язма чыкты. Алар бары сүздә генә калды. Горбачев вакытында Экология министрлыгын оештырдылар. Бер кандидатны күрсәттеләр, күрәсең. Горбачев кешесе булгандыр. Депутатлар аңа төрле сораулар биреп карыйлар, ә ул дәресен белмәгән укучы кебек төпле җавап бирә алмый. Аптыраганнан, бер депутат: «Нәрсә ул экология?» – дип сорый. Төпле җавап булмаса да, Горбачев аны экология министры итеп куя. Шулай да ул вакытта тәртип бар иде. Бер оешмада бер гаиләдән зур урыннар биләмәскә, ягъни директор икән, хатыны баш бухгалтер була алмый. Мондый хәлләр СССР таркалганчы барды, ә хәзер нәрсә, берәр зуррак түрә югары урын били икән, белеме, сәләтенә карамый үзенең туганнарын куя. Менә биш-алты ел элек оборона министры итеп 40 кешелек рота белән дә командалык итеп карамаган Сердюковны куйдылар. Армия тарала башлагач, аны алдылар. 3 миллиард җитмәүчелек булса да, ул аңа гаепле түгел, имеш. Акча эшләре буенча хатын-кыз хезмәткәр – Васильева гаепле. Тик аны да хөкем итмәскә тырыштылар. Аннан соң, Сердюков – Зубковның кияве, дип яздылар. (Зубков ул чакта илнең өченче номерлы башлыгы иде. Хәзер теге хатын-кызга да амнистия булган, хәтта төрмәдә дә утырмаган, диләр). Ә теге Васильева зур түрәнең балдызы булып чыкты. Менә шуннан соң безнең Русияне кода-кодачалар, туган-тумачалар иле, дип ничек әйтмисең. Нәкъ җырдагыча, агай-эне ак мыек, бер-беребезне какмыек.

Хәйдәр САБИТОВ.

Әлмәт шәһәре.

Комментарии