- 20.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №46 (18 ноябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Минем белүемчә, урыслар Кырымны әби патша заманында басып алганнар. Әлбәттә, урыслар белән Кырым татарлары арасында җылы мөнәсәбәт булгандыр, дип уйламыйм. 1944нче елда татарларны Кырымнан себереп түктеләр һәм шулай итеп бер көн эчендә Кырым урысларныкы булды. Бу хәлләрне Сталинга сылтадылар. Ә нигә соң Сталин үлгәч, татарлардан гафу үтенеп, аларга туган җирләренә кайтырга рөхсәт итмәделәр. Рөхсәтсез кайтканнарына җир бирмәделәр, җиткергән торакларын бульдозерлар белән җимерделәр. Менә былтыр Кырымны Русиягә тагын куштылар. Кырым татарлары Русиягә кушылырга атлыгып тордылар, дип уйламыйм. Ул аңлашыла да. Бу халык Русия тарафыннан күп җәбер-золым күрде. Минем фикеремчә, Мәскәү безнең җитәкчеләрне арадашчы итеп куллана. Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мәскәүдә Кырым татар вәкиле белән очрашты. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та ничә тапкыр Кырымга барып кайтты. Барсыннар, тугандаш халык белән аралашсыннар. Минем теләгем шул, алар анда бездә булып үткән хәлләрне, бездә дә референдум булганын, безнең дә бәйсезлек алганны, үзебезнең Конституциябез булганын әйтсеннәр. «Аннары әкренләп Конституциябезне урысныкы белән тәңгәлләштерү башланды. Хәзерге вакытта ул Конституциядән «к» хәрефе дә калмады. Бәйсезлекне бәйләп, яңадан мәңге чыкмаслык итеп җиде кат җир астына күмделәр. Менә бездә шундый хәлләр», – дип, бездә булган хәлләрне түкми-чәчми Кырымда сөйләп бирсеннәр иде. Иманым камил, Кырымда да бездәге кебек булыр. Башта күп бирерләр, аннары, артыгын алдыгыз дип, тәңгәлләштерә башларлар.
Хәзерге вакытта бездә тигез хокуклы урыс һәм татар телләре санала. Минем үземнең татар теленең көнкүрештә кулланылышта булганын күргәнем юк. Безнең тел сүздә һәм кәгазьдә генә. Бакчага барганда бер танышларымны үтеп йөрим. Шулай бер җәйне танышымның оныклары бакчада мәш килеп урысча сөйләшәләр. Танышымнан: «Балалар үз телләрен беләләрме?» – дип сораган идем, ул миңа: «Татар теле кайда кирәк соң ул? Авылда яшәсәң, колхоз рәисенә гариза язарга кирәк. Үзең яшәгән район үзәгенә барсаң, үз телеңнең кирәге калмый», – дип җавап бирде. Дөрес сүзгә җавап юк, бер сүз дә әйтә алмадым.
Татар теле ничек кулланылышта булсын, елдан-ел милли мәктәпләр ябыла, югары уку йортларында милли факультетлар ябылып бетте бит инде. Ике телне камил белүче кадрлар каян булсын… мәктәпләр ябылгач. Халык белән эшләүче кадрлар, табиблар ике телне белсәләр, бик яхшы булыр иде дә бит, юк. Ике телдә кабул итүче белгечләрнең хезмәт хаклары күбрәк булса, бәлкем, телне белергә тырышырлар иде. Боларның берсе дә юк. Булмас та кебек. Шушы хәлләр турында авыз ачкан кешеләргә төрле ярлыклар тага башлыйлар. Сепаратистлар, ваһһабчылар, милләтчеләр, тагын әллә нәрсәләр. Ул Фәүзия Бәйрәмованы гына алыйк. Өендә күпме тентүләр булды, күпме суд юлларын таптаттылар һәм һаман да таптаталар. Ул бер начар гамәл дә кылмый бит. Халкын яклап кына чыгышлар ясый һәм яза. Телебез, халкыбыз бетүгә таба бармаса, ул да өендә тик кенә утырыр иде. Моны барыбыз да беләбез һәм күреп торабыз. Нигә моны җитәкчеләребез күрми икән? Нигә кирәк ул җитәкчеләр үз халкын яклый алмагач?
Язмам азагында тагын Кырым турында. Кырымны Русиягә кушкач, бөтен Русия халкы бәйрәм итте – байраклар күтәреп, урамнарга чыкты. Безнең Казан да калышмады. Нигә шатланганнарын гына аңламадым. Бәлки, өстән шулай кушканнардыр. Булмас димә… Русия бит бу.
Фаиз САДРИЕВ,
хезмәт ветераны.
Чаллы шәһәре.
Комментарии