Шәрәфле әгъза

Рәтле-башлы белем ала алмасам да, дәрәҗәле эштә исәпләнәсем, җылы йомшак урында утырасым бик килә бит, җәмәгать. И.Сталинның “Гомернең соңгы көннәрендә коммунизмны күрермен, дип өметләнәм”, Н.Хрущевның “Хәзерге яшь буын коммунизмда яшәячәк!”, “Һәр гаиләгә аерым фатир” (монысын кем әйтүен тәгаен генә хәтерләмим) кебек канатландыручы сүзләр әле дә колагымда чыңлап тора.

Юлбашчыларыбызның маяктай яктылык өркүче ошбу сүзләренә ихлас күңелдән инанып яшәүче бер мәхлук буларак, тоттым да шулар җитәкчелегендәге партиягә алуны үтенеп, гариза яздым. Әнә шул көннән башлап, эшләрем җайга салынды бит, рәхмәт төшкере. Әле тегендә, әле монда “зам”, “пом” итеп әллә кайларга йөртә башладылар. Үз хуҗам күзләрен йомуга, аның урынына күтәреп куюларын көтә башладым. Әмма карт түрәләрем үлә барса да, алары урынына өстәгеләренең туган-тумачасы кунаклый барды. Ә бөек эшләре минем җилкәдә. Шул рәвешле яши торгач, менә бүген, менә иртәгә түрәм урынын билим дип торганда гына, әстәгъфирулла тәүбә-тәүбә, бөтен дөньябызның асты-өскә әйләнмәсенме?! Теге генеральски планнарым челпәрәмә килде!

Бүген бу хакта сөйләп, берәүне дә шаккатырып булмый. Бербөтен СССРдан егермеләп вак кенәзлек дәүләт, 18 миллион әгъзасы булган КПССтан йөзләп кесәгә сыешлы фирка хасил булды да куйды! Ис-акылым китеп утырам: ошбу кенәзлекләрнең һәм фиркаләрнең башлыклары булып әүвәлге республика яки өлкә комитеты рәисләре менеп кунаклады. И җәмәгать, миңа шушы болгавыр шаукымда да йомшак кәнәфи тәтемәде.

Инде нишләргә? Утырам өстәл артында ике кулым белән башымны терәп. Бертуктамый уйлана торгач, зиһенем ачылып киткәндәй булды – башымда ярыйсы гына фикер тугандай итте бит. Өстәвенә, хәләл җефетемнең дә башы түгәрәк ич. Икәүләшеп армый-талмый 3-4 ел уйлана торгач, акыллы гына бер нәтиҗәгә килдек: янә шул яңа партияләрнең әгъзаларына әверелергә! Ни өчен дигәндә, болар барысы да халкыбызга иксез-чиксез файда вәгъдә итә бит. Җитәкче башлыклары да – сөбханалла, тфү-тфү, күз тимәсен, шарсыман йомры күренә. Менә шул фиркаләрнең берсендә мин эзли торган теге җылы урын көтеп торуы да ихтимал бит!

Ильич сурәтле кызыл төстәге билетымны сандык төбенә томырдым да мәркәзебез Казанга чыгып киттем. Караңгы таңнан чыккан идем, юлаучы машиналарны туктата-туктата бара торгач, кичке эңгер-меңгердә барып җиттем. Вокзалда гына утырып төн үткәрәм. Шәһәрдә туганнарым да бар югыйсә, тик ничек инде авылда яшәүче агайлары буларак буш кул белән барып керим, ди?! Уйлап карыйк әле: ун гектарга якын җирем була торып, башта – СПК, хәзер “Бәхетле”-Агро” нидер чәчә, барын да җыеп ала. Шуларны сатып, кесәгә күпме сумнар сала. Ә миңа – шымытыр. Дөрес, камыл арасында калган башакны җыеп та алыр идек. Әмма бүген бу мөмкин түгел. Чөнки Голландия комбайны урып бара, аның артыннан Германия тракторы сөреп килә. Безгә камылы да, саламы да калмый. Быел беренче мәртәбә бер җир паена бер центнер арпа бирделәр әле, рәхмәт яугырлары. Әгәр Дәүләт Думасына һәм Президент сайлауларына халык катнашмый калса, түрәләребез җылы кәнәфиләреннән очып чыгалар иде бит.

Тимер юл вокзалында тимер урындыкта утырып төн үткәрү өчен, 25 сум түлисе икән. Төенчегеңдәге үз ризыгыңны ашыйм дисәң, тагын 5 сумыңны чыгарып саласы, чөнки бәдрәфкә кереп, салкын су аласы бар…

Иртән иртүк урамга чыгам. Күрәм: ерак түгел бер урында кап-кара байраклы төркем шәйләнә. Шулар янына ашыктым. Бу – Анархистлар фиркасе булып чыкты. Ивановмы, Петровмы политзанятие үткәреп ята. Үзәккә үтәрлек суык. Болар барысы да очлы башлы штиблетларда бер аяктан икенчесенә сикергәләп тора, үзләре туңып беткән. Байрактагы шигарьгә күз салган идем, я Аллам, “Анархия – мать порядка” дип язганнар. Үзара сөйләшүләренә колак салып, тыңлап тора торгач төшендем: анархия дигәннәре чиктән ашкан законсызлык түгел, ә барлык халыкның община рәвешендәге үзидарәсе икән. Төп максатлары илдәге “тәртипләр” белән көрәшү.

– Миңа да сезнең белән мөмкинме? – дим.

– Давай, – диде әлеге оратор. – Бездә бар нәрсәгә дә ирек, теләгең булса, әйдә безнең белән.

Һәм китеп тә бардык. Боларның митингта эш итүләре кызык кына: “Син, син һәм син газета таратасың, сез лозунгларыгыз белән трибунага якынрак басасыз. Мин пропаганда үткәрү һәм байрак төркемендә булам”, – дип, ораторбыз халык арасына кереп китте.

Бушлат кигән адәмнән рәтле пропагандист чыкмады. Кара төстәге байрак һәм анархистларның программалары турында сораштыра башлагач, “Без тулысынча ирек яклы, халыкны бар нәрсәдән дә азат итү өчен көрәшәбез”, – дип кенә әйтә алды. “Сез пиратлармы әллә, нигә байрагыгыз кара төстә?”, “Үзең армиядә хезмәт иттеңме соң?” ише сораулар ява башлагач, бөтенләй югалып калды бит бушлатлы бәндә. Ярый әле оратор Саша үзе килеп чыкты һәм бар сорауга да тиз генә җавап биреп өлгерде.

Шуннан соң Кремль янына пикет үткәрергә киттек. Максатыбыз – Лондонда кулга алынган ике анархистны коткару. Бу гамәлебезгә хакимият органнарыннан рөхсәт бирелмәве дә безне туктатмады. Яшь җилкенчәкнең төрлечә шамакайлануыннан, берөзлексез сүгенүеннән, тәртип сакчыларын мәсхәрәләвеннән тәмам газиз булып, күңелем төште – әкрен генә тайдым болар яныннан.

Үзәк урамга чыгам. Берсеннән-берсе матур афишаларны, ялт-йолт утларны тамаша кылып йөри идем, кинәт борын төбендә В.В.Жириновскийның сурәте пәйда булды. Кара әле, мин әйтәм, бу вәкил тиздән Кремль хуҗасы булырга бик тә мөмкин ич. Телеәрҗәм көне-төне шуны күрсәтә соңгы вакытларда: әле ул Дәүләт Думасында берәүнең йөзенә су сибә, әле кем беләндер якалаша… Ә үзенә беркем бернинди чара күрә алмый. Димәк, ул чикләнмәгән көч-куәт иясе булып чыга түгелме! Зәңгәрсу киемле берәүдән ЛДПРның штаб-квартирасын белештем дә эзләп киттем.

– Әйдәгез, хуш киләсез, – дип каршы алдылар.

– Сезнең партиягә керергә мөмкинме? – дим.

– Сез нинди иясе соң?

– Аз-маз гына язгалыйм шунда. Хәзер пенсиядә инде.

– Вәт-вәт. Безгә язгалаучылар бик тә кирәк. Шәп булыр.

– Партиягез властька килсә, нинди үзгәрешләр кертмәкче соң? – дип кызыксынам.

– Азәрбайҗанга – көньяк өлешен – Ирандагы җирләрен алырга булышачакбыз. Польша белән Финляндияне янә Русиягә кушарга ниятлибез…

Тукта әле, демократлар партиясенә дә баш тыксам, ничегрәк булыр икән?! Алар властька килүгә һәр кешегә икешәр “Волга” алырга унар мең сумлык кәгазь дә өләшкән иде бит. Тик заводлары гына 200 миллион ясап өлгерә алмады. Шул завод хуҗалары аркасында бар халык үз тавышын “Бердәм Русия”гә бирә башлады. Ә теге кәгазьгә – үземнең ваучерга бер йөз грамм мәскәүски колбаса алып ашаганым һаман истә.

“Базарга кер, базарга йөр”, – дип теңкәмә тия торгач, киңәшләрен тотып, кергәлим, йөргәлим, баргалыйм. Әмма төрле товар тулы сыгылып торган киштәләр яныннан “карап-иснәп” кенә узарга туры килә. Чөнки дәүләт куйган акчабыз шуңа гына җитә…

Үзем пенсия алгач, шул “Пенсионерлар” фиркасе әгъзасы буламдыр инде. Сыра эчкәләгәч, “Сыра яратучылар” фиркасе әгъзасы, иске булса да “УАЗ”ым булгач, “Автолюбительләр”нең, бакчамда бәрәңге үстергәч, “Бакчачылар”ның, балык каптырырга йөргәләгәч, “Балыкчылар” фиркасе әгъзасы саналам. Пенсиямнән зарланып язган идем, “Жалобщиклар” фиркасе әгъзасы билетын җибәргәннәр.

Озын сүзнең кыскасы, бүген мин егермеләп фирка-партиянең “шәрәфле әгъзасы” булып торам. Боларның бер-икесенә взнос түләргә тиешмен, дүртесеннән әгъза булып саналуым өчен ярдәм-пособие бирәләр. “Берүк, безләрне ташлама диләр”…

Дистә еллап үземне бер проблема борчый башлады. Илебездәге фиркаләрнең кайсысы чорыбызның акылы, намусы, вөҗданы икән, ә?

Рамил ӘБДЕЛМӘНЕВ.

Түбән Кама районы, Шәңгәлче авылы.

Таң калып кайттык

Безне, ягъни ветераннарны һәм инвалидларны, Казанга “Кол Шәриф” мәчетенә алып барып кайттылар. 42 кеше идек. Мәчетнең эченә кергәч, хәйран калдык. Сез мәчетнең матурлыгы, андагы, чыннан да, сокланып таң калырлык әйберләр хакында яза дип уйлыйсыздыр… Ялгышасыз…

Мәчет эченә кергәч, ишек төбендә үк сумкаларны тикшерәләр. Аннан бахилла сатып аласың. Чишенү урыны юк. Кем нәрсә кигән, шуның белән йөри. Залга үткән идек, 3-4 урында товар саталар. Намаз укырга урын таба алмадык. Тәһарәт алу турында сүз дә юк. Икенче катта бер бүлмәгә кердек, сантехник булды бугай, якадан алып диярлек куып чыгарды. Бер яшь кенә дин белгече мәчетнең макеты янына барыбызны җыеп алып сөйли башлады. Андагы тавыш, берни аңламадык диярлек. Бер 5 минуттан 10лап укучысы белән рус мәктәбеннән бер укытучы макет янына килеп басты. Ярты метр җирдә русча да, татарча да сөйлиләр. Күбесе әйбер саткан җирдә нидер сайлый. Адым саен хәер салырга урналар куеп чыкканнар. Менә шулай “Кол Шәриф”тә булып таң калып кайттык.

2009 елда мин Уфада “Ләлә – тюльпан” дигән мәчеттә булдым. Керү белән аяк киеме салу өчен урын бар. Мулла сине каршы ала. Хәереңне алгач, сөйли, дога кыла. Шундый тыныч, җанга рәхәт. Кая керсәң дә, ишекләр ачык. Намаз укый торган җирдә балалары белән келәмгә утырып намаз укыйлар. Мәчет эчендә әйбер сату юк, урамда үз кибете бар… Ике мәчет арасында шулкадәр зур аерма.

Тәскирә әбиегез,

Тукай районы, Калмаш авылы.

Кайтаваз

Туганымны табып югалттым

“БГ” да Гөлсинә Сафиуллинаның “Язмыштан качып булмый” (28 июль, 2010 ел) дигән язмасы чыкты. Монда язылган Әкълимә Садриева – әниемнең энесе Миргалим абыйның икенче кызы. Мин үзем Урта Азия якларында 1989 елга кадәр яшәп, туган-үскән шәһәремә кайттым. Анда чакта Әкълимәнең сеңлесе Динә белән күрешергә насыйп булды. “Әкълимә апа гына еракта калды”, – дип сагынып сөйләшә идек. Бирегә кайтып төпләнгәч, аны бик табасы килде. Фамилиясен белмәгәч, хат та яза алмадым. 2005 елның җәендә “Җырлыйк әле” тапшыруында Кайбыч районы Кошман авылы укытучылары катнашты. Әкълимәнең шул яктан икәнлеген белгәнлектән, араларыннан берсенә – Резидәгә хат язып салырга булдым. 3 көн дигәндә җавап килеп тә җитте. Ул авылга ничек килеп булуын, Әкълимәнең авылның хөрмәтле абыстае икәнлеген – һәммәсен тәфсилләп язган. Моның өчен аңа зур рәхмәт.

Казанга кызым Энҗе, киявем Илдус янына барып, “Туганымны таптым, барып күрик әле”, – дип әйтүем булды, бергәләшеп юлга чыктык. Исән-сау барып җиттек, сөенешеп күрештек, елаштык. Беренче очрашуыбыз бит. Әкълимәгә – 80 яшь, миңа 78. Ашап-эчеп алгач, балалар кайтып китте. Мин әле бераз кунак булдым.

Язмада Мансур улының үлеме турында да язылган. Әйе, бик авыр хәл булды ул. Улы авырый башлагач, Әкълимәнең дә сәламәтлеге какшады. Бер ел дигәндә өрлек кебек Мансуры гүр иясе булгач, Әкълимә моны күтәрә алмады. 3 ай ярым дигәндә үзе дә бакыйлыкка китеп барды. Каберләре янәшә тора. Урыннары оҗмахта булсын.

Язманың авторы – Гөлсинәнең генә кайсы яктан туган булуын аңламадым. Ул анда Әкълимәне “тәти” апам дип язган.

Хәзер өйдә Фәнил улы Марсель, килене Ләйсән белән өчәү генә калды. Аларга Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сорап, сау-сәламәт, күңел тынычлыгы белән озак тигез гомер итүләрен телим.

Рәхилә ГАДЕЛШИНА.

Алабуга шәһәре.

Комментарии