Рәшит Әхмәтовның җаны газетасында яшәвен дәвам итә

Рәшит Әхмәтовның җаны газетасында яшәвен дәвам итә

15нче октябрь көнне «Звезда Поволжья» газетасының 1003нче саны чыкты. Беренче тапкыр Рәшит Әхмәтов катнашыннан башка гына.

Газетаның бу санын 13нче октябрьдә вафат булган танылган публицист, «Звезда Поволжья» газетасын гамәлгә куючы Рәшит Әхмәтовның улы Руслан чыгарган. Әтисенең җеназасы вакытында: «Газетаны чыгаруны дәвам итәчәкмен, әти шулай теләде», – дип сөйләгән иде шул. 1003нче санның күпчелек өлеше кайгы уртаклашу хатлары, Рәшит Әхмәтов турында истәлекләр һәм җылы сүзләрдән тора. Иң сөендергәне: газетаның рухы элеккечә калган. «Дөреслек һәм Ватан өчен!» дигән юнәлештән тайпылмыйча чыгуын дәвам итәчәк ул.

– Әти үләсен сизенде. Коронавирус эләктергәнен аңлагач та, больницага барырга теләмәде, өйдә, табигатьтә дәваланасы килде. Нәтиҗәдә, коронавирусны җиңде ул: соңгы ике тесты тискәре булып чыкты. Әти еш җиңә иде. Аның тормышында нинди генә авырлыклар булмаган! Бу юлы үлемне генә җиңә алмады. Табиблар «йөрәк» диде, шикәр чире дә бар иде…

12нче октябрь көнне йокларга ятар алдыннан әти белән энергетик пространствода элемтәгә кердек шикелле (бу вакытта әти аңсыз иде инде). «Газетаны чыгар», – диде. Әтинең теләген үтим, газета яшәячәк. «Звезда Поволжья»ның 1003нче саны бераз соңга калып чыкты, моның өчен укучылардан гафу үтенәбез. Моннан соң эшне аксатмыйча, газетаны Рәшит Әхмәтов билгеләгән курс буенча чыгаруны дәвам итәчәкбез. Авторлардан кызыклы язмалар, укучылардан фикерләр көтәбез. Яңа сәләтле авторларны да эзләячәкбез, бик теләп аларны да бастырачакбыз. Электрон почтабыз да, редакция телефоны да элеккечә кала. Рәшит Әхмәтовның гадәти тормышта нинди булуы хакында мәкаләләр сериясе чыгару тәкъдиме килде. Әгәр укучыларның әти белән бәйле истәлекләре, күзәтүләре, комментарийләре булса, безнең редакциягә юлласыннар иде! – дип сөйләде Руслан Әхмәтов.

Руслан белән татар телендә сөйләштек. Рәшит әфәнде хыялын улы аша тормышка ашырган. Ул үзе татар телен белми, өйрәнергә тели иде. Улын татар гимназиясенә биргән, Руслан татарча сөйләшә.

– Әти үз милләтен бик яратты. Татарларны үзе тирәсенә туплаучы көч булды ул. Газетада да татар милләте, мөселманнар темасына язмалар күп басыла иде. Милләткә аермастан, укымышлы, намуслы, гадел, дөрес кешеләрне дә яратты әти. Газетаның шигаре дә шуңа күрә «Дөреслек һәм Ватан өчен!» бит. Үзе дә укымышлы иде, гомер буе белем туплады. Чын интеллигент, демократ иде.

Бер тарихчы әтигә: «Киләчәк буыннар тарихны синең газетаң буенча өйрәнәчәк», – дигән булган. Шулай булачак та. «Звезда Поволжья» – Рәшит Әхмәтов булдырган бренд ул. Ул уйлый белә торган акыллы кешеләр газетасы булып калачак. Әти җанның үлемсез булуына ышана иде. Рәшит Әхмәтов та, фани дөньядан китсә дә, һәрвакыт безнең белән булачак, – ди Руслан Әхмәтов.

«Звезда Поволжья»ның тарихы 1999нчы елның 15нче декабрендә чыккан беренче саннан башлана. Шушы вакыт эчендә бик күпне күргән ул: хезмәткәрләрнең авыруы, үлеме, ябылу куркынычы, судлар, тыюлар, пандемия. Шуңа карамастан һаман да чыгып килә. 2020нче елның 15нче октябрендә чыккан сан моны тагын бер тапкыр дәлилли. Улы Руслан әйтмешли, Рәшит Әхмәтовның җаны газетасында яшәвен дәвам итә.

«Звезда Поволжья» газетасына барлык элемтә бүлекләрендә язылырга була. Индексы: П7225.

Газетаның электрон почтасы: volarst@mail.ru. Кәгазь хатлар өчен почта адресы: 420080, Казан, Ямашев урамы, 24, 70 кв. Телефон: 8-987-290-61-68.

Газетаның максатларын уртаклашучы һәм матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен яңа реквизитлар: Сбербанк картасы номеры – 5469 6200 2912 8541 (Ахметов Руслан Рашитович).

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии