Путин юк дисә дә, бездә бар

Быел халык сорауларына җавап биргән вакытта пенсия турында сораучыларга Путин болай дип җавап биргән иде: «Русиядә 11280 сумнан да түбәнрәк пенсия юк. Мин былтыр ук пенсияләр түләү турындагы указга кул куйдым». Алай булгач, нишләп соң безгә – авыл хуҗалыгында 40-50 ел эшләгән кешеләргә һаман да узган елдан бирде 8232 сум пенсия һәм 486 сум «юл акчасы» түлиләр? 8232 сумга 486 сумны кушкач, 8718 сум гына чыга бит. Русиядәге иң ким дигән 11280 сумлык пенсиядән 8718 сумны алгач, 2562 сум акча кая китә икән? Бу бит әле бер пенсионерның 1 айлык пенсиясеннән урлаганы гына. Аны 12 айга тапкырласаң, бер пенсионердан гына да 30744 сум урлыйлар булып чыга түгелме? Ә республикада ничә йөз мең пенсионер бар, ничә миллионлаган, миллиардлаган сумнарны кемнәр урлый?

Быел пенсияләр артмады, ә авылда яшәгән, авыл хуҗалыгында 35 ел һәм аннан артыграк эшләүчеләргә генә 1 меңнән аз гына артык акча өстәлде. Әле заманында 35 елдан да артык эшләгән кешеләрнең калган еллары өчен түләмәделәр. Менә мин колхозда 46 ел эшләдем. 35 елы өчен түләнә, калган 11 ел өчен түләнми. Нигә? Әле 45-50ел, аннан да күбрәк эшләгән кешеләр бар. Аларга да юк. Югыйсә, колхозда бер көн эшләмәгән кешеләр дә шул 8232 сум пенсия һәм 486 сум «юл акчасы»н ала.

Безнең республика булган акчаларны, байлыгыбызны Мәскәүгә җибәрә. Әле 1-2 ел элек кенә дә Мәскәү мэры Собянин башкаланың пенсионерларына өчәр мең сум акча өстәгән иде. Быел аларга тагын икешәр мең өстәлде. Ә нигә безнең ише район, авыл пенсионерларына ул акчаларны өстәмәделәр? Хәзер Мәскәү пенсионерлары 17,5-19,5 мең сум пенсия ала. Нәрсә, алар Аллаһының кашка тәкәләреме? Мәскәү Татарстанның байлыгын имә, ә безгә артларыннан калганы гына эләгә. Бу колхоз-совхоз дигәннәрен нигә генә төзедек тә, нигә генә «җилкуарларга» җимерттердек икән? Мин моңа район җитәкчеләре генә гаепле дип уйлыйм. Чөнки колхозда көч түкмәгән әрәмтамаклар шул район җитәкчеләре күрсәтмәләреннән башка беркая да тыгыла алмаслар иде, минемчә.

Хәзер авыллар бетеп бара. 1990нчы еллардан башлап, бүгенге көнгәчә Русиядә 3 меңнән артык авылның юкка чыкканын язганнар иде. Хәзер бурлык, эчкечелек, наркомания, коррупция тамыр җәйгән чорда илнең киләчәге рәшә кебек, күпме генә алга барсаң да, офык бетми. Киләчәк тә шулай. Пенсияләр дә бүгенге бәяләрне беркайчан да куып җитә алмастыр. Путин әйткән 11280 сум ул мираж гына булгандыр. Ул суммаларны Татарстан түләмиме, әллә республикада булып, районнар гына түләмиме? Монда ниндидер махинация бар сыман, шикләндерә.

Зарип ГАРИФУЛЛИН,

Мөслим районы, Тат-Шуран авылы

Комментарии