Бакчаның акчага ни катышы бар?

Бу ни гаҗәп хәл – ярты авылның пенсионерына юл акчасын бетерделәр. Имеш, бакчаң бар, өең зур икән, сиңа юл акчасы юк. Өйнең зурлыгы белән бакчаның булуында акчаның ни катнашы бар?

Авыл кешесе гомере буе резин итек киеп, әз акчага колхозга хезмәт итеп, хәзер 8 мең сум пенсия ала. Шул авыл кешесенең 400-500гә дә тулмаган юл акчасын да кызганып, ни йөзләре белән закон чыгардылар икән бу депутатлар? Ник без бу депутатларны сайлыйбыз икән? Үзебез сайлаган «халык хезмәтчеләре» авыл кешесе өчен бер генә дә файдалы закон чыгармый. 100 депутат нигә кирәк, аларның 50се дә бик җиткән. Аларның хезмәт хаклары йөзәр меңләп, аларга акча күп кирәк, әнә шуңа да авыл халкының юл акчасына кызыгалардыр. Гомерем булып, тагын сайлауларда катнашырга туры килсә, бөтен депутатларны сызып кайтам. Инде шул 487 сум акчаны күпсенгән депутатлар турында ни әйтәсең?

Әлфия МӨХӘММӘДЬЯРОВА,

Биектау районы, Юртыш авылы

Комментарии