Татар Уралы

Соңгы вакытта Урал белән кызыксынучылар артканнан-арта. Ел башында Мәскәүдән дүрт ай буе “Хребет России” дип аталган документаль фильм күрсәттеләр, анда Урал төбәге рус халкының төп Ватаны дип игълан ителде. Гомер бакый биредә яшәгән татарлар турында телгә дә алучы булмады…

Рус православие чиркәве атакае Кирилл Урал тауларын православие туризм үзәгенә әйләндерәсен әйтте, моның өчен 3 миллиард сум акча бүлеп бирелгән икән. Чиркәү туризмының үзәге итеп Свердловск өлкәсендәге Верхотурье шәһәре сайлап алынган. Ул Урта Уралга урнашкан. Башкортлардан да Урал таулары, бигрәк тә Көньяк Урал үз биләмәләребез дигән сүзләр ишетелгәли. Гасырлар буе биредә яшәгән татарларны тегеләре дә, болары да искә алмый. Югыйсә Урал таулары руслар яулап алганчы дәүләтләре җире булган бит. Андагы халык Болгар, Алтын Урда, Себер, ханлыгы, Нугай Урдасы дәүләтләре составында яшәгән. Нигә бүген ул якларда яшәгән татар халкын читләтеп үтеп, өр-яңа тарих язып яталар соң, татарның бөек үткәне һәм бүгенгесе кемгә комачаулый? Шул сорауларга җавап табар өчен, мин Урал тауларына, Свердловск өлкәсенә юнәлдем.

Сәяхәтем Екатеринбург шәһәреннән башланды. Мине биредә Бөтендөнья татар конгрессының Свердловск өлкәсендәге җитәкчесе, өлкәнең Җәмәгать палатасы рәисе Ринат әфәнде Садриев кабул итте. Килүемнең төп максаты – Уралдагы татар тарихын, милләттәшләрнең бүгенге тормышын өйрәнү, алда торган буенча халык белән очрашулар уздыру икәнлеген аңа сөйләдем. Ринат әфәнде һәм аның ярдәмчесе Фәвия ханым Сафиуллина белән бергәлектә, мин барасы авыллар исемлеген төзедек, ике атналык маршрутны билгеләдек.

Уралда яшәүче татарлар, бигрәк тә татар авыллары тарихы буенча биредә фәнни-практик конференцияләр уздыра башларга кирәклеген дә әйттем. Чөнки безнең дәшмәүдән файдаланып, татар авыллары күптән башкортныкы дип игълан ителгән. Бу турыда Уфада том-том китаплар язылган, тапшырулар эшләнгән, җанисәп буенча бөтен Уралда зур эш җәелдерелгән. Әгәр без фәнни яктан бу авылларның татарлыгын һәм борынгылыгын исбатлый алмыйбыз икән, килмешәк диаспора булып кына калуыбыз бар. Ринат әфәнде сүзләрем белән килеште һәм киләчәктә милли эшләрне фәнни дәрәҗәдә, системалы һәм максатчан алып барырга кирәклеге белән ризалашты. Ринат Садриев миндә яхшы тәэсир калдырды. Ул башкалар кебек “кәгазь лидер” түгел, ә эш кешесе, милли җанлы, көчле рухлы, булдыклы татар ир-егете булып күренде. Милли эшләр башында шундый егетләр торганда, нәтиҗәсе дә яхшы булыр, иншалла!

Алга таба очрашуым Республикасының Уралдагы даими вәкиллегендә булды. Биредә төп сүз алда торган халык саны алу турында барды. Әмма бу җитди сөйләшүдә даими вәкил Равил Бикбов үзе катнашмады. Әллә илчелектә очрашуда ул, әллә чираттагы оныгы туган, диделәр. Хәер, бу вәкиллекнең тормышына әллә ни тәэсире юк. Шуңа күрә алардан татар өчен зур эшләр өмет итмим. Өлкәнең күпчелек авылында укытылмый икән. Саф татар җирлекләрендә башкорт телен укытып яталар. Моны үзебезнең даими вәкиллекнең йомшак эшләвеннән дә күрәм. белән икътисадый элемтәләр кирәкле шәйдер, әмма янәшәдәге татар авыллары газсыз, эшсез тилмерә, бу якларда тел, дин бетеп бара икән, димәк, вәкиллек үзенең милли вазифаларын үтәп бетермәгән дигән сүз.

Екатеринбург шәһәрендә соңгы очрашуым милли-мәдәни автономия бинасында татар активистлары белән булды. Биредә дә төп сүз халык санын алу турында барды. Узган җанисәп буенча Свердловск өлкәсендә 168 мең 143 татар яши, бу өлкәдәге халыкның 3,8%ын тәшкил итә. Ягъни без биредә дә сан ягыннан руслардан соң икенче урында торабыз. Аннан украиннар, башкортлар һәм марилар килә. Татарларның күпчелеге Красноуфим, Түбән Сырга, Әчит, Әрти районнарында яши. Шулай ук Екатеринбург, Пыжма, Первоуральск, Красноуфим, Кировоград, Березовский шәһәрләрендә дә гомер итә алар. Өлкәдә кырыктан артык татар авылы бар, шуның унбишендә татар теле укытыла, дип хисап бирәләр. Әмма бу сан күпкә ким булып чыкты. Шәһәрләрнең берсендә дә татар мәктәбе юк, авылларда да ул бетүгә таба бара. Шуңа күрә дә милли-мәдәни автономиядә сүз гел тел, дин, тарих турында барды. Халыкның рухын, телнең дәрәҗәсен күтәрү турында ачыктан-ачык сөйләштек, өлкәдә милләтебез санын саклап калу турында киңәштек.

Узган җанисәп вакытында татарлар Свердловск өлкәсендә берничә меңгә кимегән, ә башкортлар, киресенчә, арткан. Бу – Уфаның, Башкортстан хөкүмәтенең Урал төбәген башкортлаштыру буенча максатчан эшләү нәтиҗәсе. Әйткәнемчә, биредәге саф татар авыллары мәктәпләрендә башкорт теле укытылып ята. Бар татар авылларын башкорт ясап, китаплар языла, бу темага “түгәрәк өстәл”ләр, телевизион тапшырулар ясала, документаль фильмнар төшерелә. Хәзерге җанисәпкә дә башкортлар җиң сызганып керешкән. Татар авыллары башкорт эмиссарлары белән тулган. Алар халыкка “сез башкорт”, дип, том-том китап тарата, төрле юллар белән укытучыларны, җирле интеллигенцияне үз якларына аудара. Әгәр без бу хәлне туктатып, халыкка кемлеген үз вакытында аңлата алмасак, тагын күп татарны югалтырга мөмкинбез.

Моннан тыш, татарлыгын күптән югалткан катнаш никах вәкилләре, битарафлык, наданлык та милләтебез санын киметүгә китерәчәк. Хәзер өченче, дүртенче буын катнаш никахлар китте, аларның татарлыгын лом белән дә актарып чыгарырлык түгел. Аларны ничек уятырга? Боз булып каткан күңелләрен ничек эретергә, милли рухларын ничек күтәрергә? Бу бер халык саны алу белән генә бәйләнмәгән, ә еллар буе эшләнергә тиешле эш иде. Шулай ук халыкның үз хокукларын белмәве дә милләт санын киметергә мөмкин. Бу җанисәп бик мәкерле уйланылган. Анда милләт соралмаска мөмкин, шуңа күрә кеше үзе инициатива күрсәтеп, үз куллары белән анкетага “ТАТАРИН”, “ТАТАРКА” дип язып куярга тиеш була. Екатеринбургтагы милли хәрәкәт активистлары белән киңәшкәч, шушыларны аңлатып, татар һәм рус телләрендә буклетлар чыгарырга, телевизион ролик төшерергә, авыллар, шәһәрләр буйлап йөри башларга дигән фикергә килдек. Милләттәшләрем Фәвия Сафиуллина, Сөфхәт Надыйров, Сәрия Бакирова, Фәрид Нусратуллин һәм башкалар бу эшне башкарып чыгарлар дип ышанам.

Халык белән эшләү өчен, Казаннан махсус төркемнәр дә чыгарга тиеш. (Шушы көннәрдә Казаннан махсус төркемнәр татарлар яшәгән чит төбәкләргә сәфәр китә башлады. Тарихчылар, язучылар, журналистлар, дин әһелләре, артистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре авылларда, шәһәрләрдә татарлар белән очрашачак. -РЕД.ИСКӘРМӘСЕ). Без һәр татарның бәгыренә барып җитә алсак кына кимемәбез. Сан кимү Татарстанның да юкка чыгуына китерергә мөмкин, чөнки бер уч татар өчен милли республика тотмаячаклар.

Шуны аңлату максатыннан, Свердловск өлкәсендә ике атна эшләдем. Ун татар авылында булдым, халык белән унбишләп очрашу уздырдым. Сәфәрем Түбән Сырга районыннан башланды. Биредә дүрт татар авылында булдым, әмма шуларның иң проблемалысы – Уфа Шигере. Бу авыл турында, аны бер яктан башкортлар басып алса, икенче яктан “ЮНЕСКО”, дип язганым булды, Америка евангелист-сектантлары да кереп тулган. Авылда элек нибары бер башкорт булган, ул – читтән килгән Шәргыя Әхмәтова. Мәктәп директоры булып эшләүче менә шушы киленкәй саф татар авылында башкорт телен укыттыра башлый. Моның өчен укытучыларга өстәмә түләнә, башкорт булырга теләгән укучылар да буш калмый. Нәтиҗәдә, узган халык саны алу вакытында 55 татар үзен башкорт дип яздыра, бу сан быел тагын да артыр дип көтелә. Шундый хәл килеп чыкмасын өчен, мәчеттә һәм китапханәдә халык белән очраштым, милләтне алыштыруның аманәткә хыянәт икәнен аңлаттым. Аларның элек тә, хәзер дә татар булуын тарихи фактлар белән дәлилләдем.

Уфа галимнәре ничек итеп бу зәңгәр күзле, ак йөзле татарларны “башкортлаштыра” алган соң? Бу хәл бөтен Урал төбәгенә хас булганлыктан, моңа җентекләбрәк тукталырга булдым. Башкортстан галимнәре Әсфәндияровлар 1999 елда Уфада “История башкирских сел Пермьской и Свердловской областей” дип аталган китап чыгарды, анда бу төбәктәге бөтен татар авыллары башкорт дип язылган. Башкорт галимнәре нәрсәгә таянып, бу татар авылларын үзләштергән соң? Бөтен сәбәп – узган гасырларда уздырылган җанисәп нәтиҗәсе, чөнки аларның кайберләрендә бу татар авыллары, анда яшәүчеләр, чыннан да, “башкиры-вотчинники” дип язылган, әмма бу милләтне түгел, ә сословие-катламны аңлата. Башкорт галимнәре халыкка “А”ны әйтә – “Б”ны юк. Милләт белән сословиене махсус бутыйлар. Ул вакытта күпчелек татарлар, марилар, хәтта руслар да, җир алу өчен, үзләрен “башкир-вотчинник” дип яздырган. Бүгенге татарлар моны белми, башкорт галимнәре XIX гасыр документларын күтәреп килгәч, аптырап кала. Кайберләре шуңа ышанып, үзен башкорт дип йөри башлый.

Икенче буталу – ыру-кабилә исемнәре белән уйнау. Имеш, бу якларда башкортларның өпәй, терсәк, кошчы, гайнә кабиләләре яшәгән, шулай булгач, бу – алар җире була икән. Әфәнделәр, җир беркайчан да ыру-кабиләнеке түгел, ә бары тик дәүләтнеке генә була ала! Руслар яулап алганчы, Урал төбәге, халкы белән бергә татар дәүләтләре составында булган. Шулай булгач, бу җирләр дә татар дәүләте биләмәләре булып торган. Ә башкортлар татар дәүләте җирләрендә күчмә көтүчелек белән шөгыльләнгән. Башкорт аты үтеп киткән һәр җирне бүген башкортныкы дип игълан итү – көлке һәм кызганыч хәл! Урал татарларын тел мәсьәләсендә башкорт итеп күрсәтергә тырышу да нигезсез. “Чәй”не “цәй” дип әйтү ул бер башкортта гына түгел, мишәрләрдә дә, Себер, Пермь татарларында да бар. Гомумән, Урал татарлары теле, гореф-гадәтләре башкортка түгел, күбрәк Себер татарларына якын. Картларның әйтүе буенча, Уфа-Шигере авылына, кимендә, 700 ел. Ул Алтын Урдада да, Себер ханлыгы составында да булган, шуңа күрә аңа дәүләтчелек, гыйлемгә омтылу, мәдәниятлелек һәм динилек хас.

Янәшәдәге саф татар авылы Үрмәкәйдә дә башкортлар яхшы эшләгән булып чыкты. Биредә дә мәктәптә берничә ел башкорт теле укытканнар. Хәзер, Уфа-Шигередәге кебек, татар теле генә калган. Мәчеттә халык белән махсус очраштым, үрмәкәйлеләр миндә яхшы тәэсир калдырды. Бу ике авыл да шактый дини, халкы тырыш һәм актив, шуңа күрә җанисәп алганда алар татар булып язылыр дип өмет итәм. Ә менә Акбаш авылы шактый каршылыклы булып чыкты. Башкортлар авылның зыялылары белән махсус эшләгән һәм аларда татарлыкка карата шик уята алганнар. Авылның аксакалы, гомер буе мәктәптә эшләгән Гәрәй абый Фәсхетдинов мине шулай каршы алды, беренче итеп: “Без татармы, әллә башкортмы?” дигән сорау куйды. Ак йөзле, ак чәчле, зәңгәр күзле Гәрәй абыйга мин: “Абзый, кемлегеңне белергә теләсәң, көзгегә бар да кара”, – дидем. Гәрәй абыйның өендә башкорт галимнәре Әсфәндияров та, “Свердловск өлкәһе башкорттары” китабы авторы Р.Асылгуҗин да, Башкортстанның Свердловск өлкәсендәге вәкиле Нәфисә Тюменцева да кунак булып киткән. Китапларын калдырган, абзый күңеленә шик керткән. Ә авыл халкының ак йөзле, зәңгәр күзле булуын чирмешләр белән бәйләп аңлатырга тырышалар. Имеш, башкорт белән мари кушылган да татар килеп чыккан… Ә безнең болгар чорларыннан зәңгәр күзле, ак йөзле булуыбыз монда бөтенләй искә алынмый. Татарны башкорт дип исбат итү өчен, биредә әллә нинди ялганнарга баралар. Алай да мәктәптә татар теле укытылу, балалар бакчасында татар төркемнәре булу күңелдә җылы уятты.

Бу тирәдәге татар авыллары арасында иң борынгысы, мөгаен, Аракай авылыдыр. Авылда табылган болгар сугыш коралларына караганда, аңа, кимендә, мең ел. Әмма аның янында 5 мең еллык тау куышлары, рәсемле борынгы кыялар бар, шулардан чыгып, авыл тарихын тагын да борынгы дип әйтергә була. Бу әле махсус өйрәнүне сорый. Аракай халкы үзенең югары мәдәнияте, һөнәрчелеге белән дә аерылып тора. Йөз кешелек “Сардарья” халык ансамбле эшли, биредән берничә фән докторы һәм кандидатлары чыккан. Әмма, ни кызганыч, мәктәп башлангычка гына калган, клуб салынып бетмичә таралып ята, мәчеткә кеше бик аз йөри. Җитмәсә, авылның аксакалы, гомер буе балалар укыткан Әкърам абый Нигъмәтов та йөрәккә тоз салды. “Без кайчан татарлашкан?” – дигән сорау белән каршы алды. Башкорт галимнәре аны, кайчандыр башкорт булып, хәзер татарлашканына ышандыра алган. Җитмәсә, Акбаштагы Гәрәй абый да, Аракайдан Әкърам абзый да авыл тарихы буенча китап язып ята. Әгәр анда да татар-башкорт мәсьәләсендә икеле-микеле фикерләр булса, башкорт галимнәре теләкләренә иреште дигән сүз.

Авылның хакимият башлыгы һәм имам вазифаларын башкаручы Рифгать әфәнде Гафаров Аракайдагы проблемалар турында да сөйләде. Биредә татар авылларына табигый газ кертелмәгән, шулай ук урман кисү дә тыелган икән. Клубның дистә еллар буе салынмыйча ятуы да, халыкның мәчеткә аз йөрүе дә аны борчый. Соңгысына мин дә бик гаҗәпләндем, чөнки биредә 70-80 яшьлек карт-карчыклар ансамбльгә җырларга-биергә йөри, ә мәчеткә юк! Югыйсә Аллаһы Тәгалә алардан “Хорга йөрдегезме?” дип түгел, ә “Намаз укыдыгызмы?” – дип сораячак бит! Бу хакта мин имамга да әйттем. Дөрес аңлагыз, мин милли мәдәниятка каршы түгел, әмма ул кеше өчен динне алмаштыра башлаган икән, моның ялгышлыгын әйтергә мәҗбүрмен.

Алга таба сәфәрем Әчет районына булды, ул Уфа-Шигередән 150 чакрымнар икән. Районның элекке хакимият башлыгы Рәүф әфәндеМөниров мине үзе килеп алды. Алдан сөйләшенгәнчә, туган авылы Гайнәгә китереп куйды. Әчит районында 6 татар авылы бар икән. Гайнә шулар арасында үткенлеге, булганлыгы, миллилеге белән аерылып тора. Биредә мәктәптә беркайчан да татар теле укыту бетерелмәгән, хәзер дә гөрләтеп укытып яталар. Бу авыл халкы горур, бердәм. Тирә-юньдә гел рус авыллары булса да, аларга баш бирми, бирешми. Аларның элек-электән “Гайна воры” дигән кушаматлары булган. Биредә ат караклары яшәгән, алар халыкныкына тимәгән, әмма дәүләтнекен үзенә кирәгенчә басып алганнар. Чөнки дәүләт бу авылга гел үги итеп караган, биредә берни төземәгән, алар бары тик соңгы елларда гына мәктәпле һәм өлешчә газлы булган. Гайнәнең тарихы да бик борынгы булырга тиеш. Ул Урал тауларында хан заманнарыннан яшәүче “Ботык” кабиләсенә, Чәрдән ханлыгына барып тоташа. Әмма авылның проблемалары да шактый икән. Шуларның иң зуры – 9 еллык мәктәп ябылырга мөмкин, чөнки янәшәдә генә ике зур рус бистәсе бар. Бөтен эш, инфраструктура шунда, мәктәпне дә аларга күчерүләре бар. Красноуфим районы милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәсимә ханым Сафина әйтүенчә, мәктәпне бары тик милли статусы гына саклап калырга мөмкин. Шушы авылда туып-үскән, дөньяви һәм дини югары белеме булган, хәзер Красноуфим шәһәрендә яшәүче Рәсимә ханым Сафина һәм аның җәмәгате – Красноуфим районы мөхтәсибе Рафаль хәзрәт бу яклардагы сәфәремдә иң якын ярдәмчеләрем булды.

Юлыбыз урман-таулар аша Түбән Арый авылына юнәлде. Бу шактый зур татар авылы булып чыкты. Аның хакимияте дә, урта мәктәбе дә үзендә, бик яхшы музее, мәчете бар. Мәктәптә татар теле атнага ике сәгать укытыла икән. Без хакимият бинасында халык саны алу буенча, ә мәктәптә татар әдәбияты буенча очрашулар үткәрдек. Түбән Арыйда башкорт тәэсире сизелми, әмма руслашу шактый көчле икән. Халык сөйләве буенча, авылга нигез Алтын Урда чорларында ук салынган, әмма рәсми чыганакларда бу дата 1670 ел дип күрсәтелгән. Түбән Арый элек-электән мәчетле, мәдрәсәле авыл булган, болар турында музейда күп мәгълүмат бар. Миңа җирле хакимият башлыгы Әмирхан әфәнде Шәяхмәтовның очрашу вакытында әйткән сүзләре бик ошады, ул: “Татар авылы беркайчан да югалмасын”, дигән сәясәт алып барабыз”, – диде. Әгәр һәр авыл башлыгы шундый милли сәясәт алып барса, күп проблеманы урыннарда да хәл итеп булыр, милләтебез хәле яхшырыр иде. Әмирхан әфәнде Красноуфимск шәһәрендә бу яктагы татар авыллары тарихы буенча фәнни-практик конференция уздырырга тәкъдим итте. Күрәсез, безнең фикерләр туры килә, чөнки халык үзе дә исән калуның, дөньяга татар булып чыгуның төрле юлларын эзли.

Красноуфим районында дүрт татар авылында булдык. Бу район – өлкәнең татарлар иң күп яшәгән төбәге. Биредә алар халыкның 20%ын тәшкил итә. Районда 18 татар авылы бар, әмма татар теле берничәсендә генә укытыла. Әйтик, без булган Зур Төреш авылында татар теле ун еллап укытылмый икән. Заманында бу авыл шактый нык, анда совхоз үзәге урнашкан булган. Совхоз беткәч, авыл башсыз, идарәсез калган. Җирле хакимият үзәген күршедәге кечкенә генә рус авылына күчергәннәр, башлыгы да шуннан, рус кешесе. Зур Төрештәге яхшы-яхшы биналар хәзер буш ята, әле мәктәпне дә күршеләргә күчерергә мөмкиннәр. Халык куркытылган, зомби кебек йөриләр. Үзара киңәшләшкәч, авылга үз башлыгын – староста сайлап куярга кирәк, дигән фикергә килдек.

Зур Төрештә борынгы мәчетне торгызганнар, анда хәзергә 5 карт йөри икән. “Халыкны мәчеткә йөртеп булмый, әллә мин аңлата алмыйм, әллә халык диннән бизгән”, – диде очрашуда авыл имамы Венарис хәзрәт Нигъмәтуллин. Җыелышта күршедәге Бәләкәй Төреш авылы мулласы Фәрит хәзрәт Габделхаков та бар иде, алар авылда 200 еллык борынгы мәчетне торгызган, халык әкренләп дингә килә башлаган. Иң мөһиме – ике авылда да җомга намазлары уза. Дин белән бергә, бу авылларга бәрәкәт тә кайтыр, иншалла! Мәчетләрдә халыкны, бигрәк тә яшьләрне, балаларны укыта башларга кирәк, ул чагында диннең дә, бу татар авылларының да киләчәге булыр.

Урта Бәяк авылы китапханәсендә узган очрашу да үземә бик ошады. Казаннан “Сөембикә”, “Идел”, “Казан утлары”, “Мәгариф” журналлары алдыралар икән, халык мәдәниятле, укымышлы, эшчән, чиста. Мәктәптә моңа кадәр татар теле 5 класстан укытылган, әмма быелдан авылда башлангыч мәктәп кенә калдырганнар, шуңа күрә ул укытылмаячак. Очрашуда мәктәп директоры да булды, мин аңа бу хакта сорау бирдем, әмма барысы да тагын ата-аналар теләгенә кайтып калды. Кайбер ата-аналар балаларын авыл мәктәбеннән алып, янәшәдәге Красноуфим шәһәренә илтеп биргән. Кыскасы, бу авылда “Әлифба”ны укымаган балалар яшәячәк, бу бик аяныч хәл. Элек Урта Бәяк балалары татар теле буенча төрле олимпиадаларда катнашып, җиңеп кайта торган булган, хәзер ул бетәчәк. Авылның зыялылары моның белән риза түгел һәм мәсьәләне уңай якка хәл итәргә тырышалар.

Урта Бәяк авылының үз язучысы да бар, ул – Илдус әфәнде Хуҗин. Илдус әфәнде фантастик әсәрләр яза икән, алар Казанда “Идел” һәм “Казан утлары” журналларында басылып чыккан. Әмма аны “Китабың юк”, – дип, Татарстан язучылар берлегенә алмаганнар. Югыйсә ерак Уралда яшәүче милләттәшләребезне беренче читатта күтәреп алырга һәм ярдәм итәргә кирәк иде! Илдус әфәнде моңа кадәр туган авылында татар теле укыткан, берничә ел Красноуфимск шәһәрендә “Кызыл Яр” дип аталган татарча газета чыгарган. Ул тирә-күрше татар районнарына таралган. Әмма абунәчеләр кимү сәбәпле, газетаны туктатырга мәҗбүр булган. Без алга таба бу газетаны тагын чыгара башларга кирәк, дигән фикергә килдек.

Бу сәфәремдә соңгы авыллар Сызкы һәм Урта Богалыш булды. Сызкыда җомга намазыннан соң мәчеттә чыгыш ясадым. Алдан әйтелгән булса да, анда җирле җитәкчеләр дә, укытучылар да килмәгән иде. Авыл шактый борынгы икән, быел аның 460 еллыгын уздырганнар. Сыскыда биш йөзләп кеше яши, барысы да татар, әмма мәктәптә татар теле укытылмый. Монда да ата-аналарны сәбәпче итмәкче булалар. Әмма гаеп аларда түгел, мәктәпнең үзендә булырга тиеш. Авылда мәчет бар, әмма халыкны дини дип әйтеп булмый, намаз укучылар бик аз. Биредә үз диннәренә татарча өндәп, евангелистлар да йөргән. Башкортлыкка өндәп, Уфадан да килеп киткәннәр. Авыл хәзергә юллар чатында тора, миллилеге дә, дине дә бик зәгыйфь.

Бу якларда иң борынгы авыл Урта Богалыш булырга тиеш. Без мәктәптә укытучылар һәм җирле зыялылар белән очрашу уздырдык, алар миндә яхшы тәэсир калдырды. Биредә халык укымышлы, үз тарихын яхшы белә, сәясәттән хәбәрдар. Авыл шактый зур, анда меңгә якын кеше яши, 200 балалык урта мәктәп бар. Әмма биредә татар теле укытылмый, сәбәбе – имеш, катнаш авыл, татар, рус, марилардан тора икән. Имеш, татарча укытсаң, марилар да үз телләрендә укытуны сорарга мөмкиннәр. Сорасыннар! Аларга да үз телләрендә укытырга кирәк. Юк, бу – мәктәп өчен артык мәшәкать, һәм ул аны рус теле файдасына гына хәл иткән. Югыйсә бу авылдан татар язучылары, галимнәр, сәнгатькәрләр чыккан бит, хәзер дә “Ялкын” дип аталган татар халык театры эшләп тора. Урта Богалыштан Мөхәммәтнур Муллануров, Хафис Галиев кебек әдипләр чыккан, журналист Эльвира Кудрецкаяның әтисе Гыйндулла Кодрәтов та шушы авылдан. Танылган галим Мөхетдин Корбангалиевның хатыны Гайшә ханым да Урта Богалыштан була, алардан туган балалар зур галимнәр булып ирешә. Авылда шулай ук заманында Саба якларыннан килеп урнашкан Биккининнар нәселе дә бар. Ул бик зур һәм абруйлы, биредә хәтта Саба урамы да булган.

Әйткәнемчә, Урта Богалышның тарихы бик борынгы булырга тиеш. Дөрес, унөч ел элек авылның 400 еллыгын билгеләп үткәннәр. Әмма укытучы, район Думасы депутаты, авылның рәсми булмаган лидеры Рифат әфәнде Габдрахманов әйтүенчә, Урта Богалышта Алтын Урда чоры кабер ташы да табылган. Авылда 4 борынгы каберлек бар икән, бу үзе үк Урта Богалышның бик ерак чорларда ук барлыкка килүен сөйли торган факт. Авылдан ерак түгел Алыплар каберлеге булуын да әйттеләр, бу якларда аларны Атламаша дип йөртәләр икән. Халык сөйләве буенча, анда дүрт Алып күмелгән булырга тиеш. Авыл каршындагы Сәгъди тавында “ ташы” дип аталган зур таш бар. Анда Алып кешенең гаять зур аяк эзе уелып калган, комган куйган урыны да беленеп тора. Әмма, кызганыч, тәртипсез кешеләр ул борынгы ташка үз исемнәрен сырлап, бу тарихи ядкәрне бозган. Шулай ук карьерда җир актарганда, тау астыннан гаять зур йомры ташлар чыккан, аның берсен без дә барып карадык. Бу – кеше кулы тигән, ягъни адәм баласы ясаган бик борынгы эш яки сугыш коралы булырга мөмкин, чөнки табигать ташны болай тигезләп эшкәртә алмый. Урта Богалыш авылындагы “Пәйгамбәр ташы” да, Атламашалар кабере дә, борынгы каберлекләр дә, йомры ташлар да алга таба өйрәнүне көтә.

Урта Богалышның борынгылыгын сизгән башкортлар да бу авылга чат ябышкан, Уфада чыккан китапларда аны башкорт авылы дип язалар. Туктаусыз килеп кодалап йөреп, берничә кешене башкорт дип яздыра да алганнар. Дөресен әйткәндә, авылдагы кайбер татар зыялыларына да ул вирус үтеп кергәнгә охшаган, алар сүзне гел башкорт ягына борырга тырышты. Әмма төп халык: “Без – татар, мәңге шулай булырбыз да!” – дип чәчрәп тора. Әйе, Урта Богалыш мәңгелектән татар булган һәм мәңге шулай булып калыр, иншалла!

Бу сәфәремдә соңгы тукталыш Красноуфимск шәһәрендә булды. Шәһәрнең крайны өйрәнү музеена керү белән, зур стенд күзгә чалынды. Анда зур хәрефләр белән: “БАШКИРЫ. КОРЕННЫЕ ЖИТЕЛИ КРАЯ. XVIII век” дип язылган иде. Һәм, нигәдер, Башкортстанның зур картасы ясалган, милли киемле кешеләрнең рәсеме төшерелгән, башкортлар турында ниндидер текст та язылган. Мин хезмәткәрләреннән: “Нигә татарлар турында да шундый стенд эшләмәдегез, татарлар биредә төп халык бит?!” – дип сорадым. Алар мине милли киемнәр бүлегенә алып килде, анда бик матур татар күлмәге, калфак һәм читек куелган иде. Янәшәдә рус, мари күлмәкләре, ә башкортныкы юк. “Ә нигә башкорт киемнәре юк?” – дигән сорауга хезмәтркәре Дания ханым: “Без Красноуфим районыннан башкорт күлмәге таба алмадык, чөнки биредә башкортлар яшәми”, – дип җавап бирде. Әйе, биредә башкортлар беркайчан яшәмәгән һәм хәзер дә яшәми, әмма Уфа эмиссарлары моны танырга теләми. Әмма дөнья моны үзе танытачак, иншалла!

Уралдагы ун татар авылы турында мин хәзергә кыскача гына яздым. Һәрхәлдә, туплаган материалым Урал таулары биеклегендә булса да. Хәзер мин бу турыда “Минем Уралым – Татар Уралы” дип аталган күләмле тарихи хезмәт язып утырам, анда бу авылларның һәрберсе турында тагын да күбрәк мәгълүмат бирелер, иншалла! Безнең борынгы бабаларыбыз бу җирләрдә Нух пәйгамбәр заманнарыннан бирле яшиләр, бу турыда күренекле дин галиме Ризаэддин Фәхреддин дә язып калдырган. Әйе, без, татарлар, бик бай һәм борынгы тарихлы, динле-иманлы, гаять талантлы, мәгърифәтле, укымышлы, тырыш һәм булган халык! Ул тарих Уралдай биек, Иделдәй тирән, Себердәй киң, Татар Иле котыплардан – кыпчак далаларынача, Татар бугазыннан – Каф тауларынача җәйрәп яткан. Хәзер шул илне, шул телне, шул тарихны саклау, шул рәвешле милләтне саклау – безнең изге бурыч.

Бу якларга киләсе баруымда мин Верхотурье, Ирбит, Туринск, Тавда, Ивдель, Ревда кебек шәһәрләргә дә барып чыгарга уйлыйм, чөнки анда да безнең милләттәшләр яши, XVIII гасырда көчләп чукындыруның канлы эзләре саклана. Моны да өйрәнергә һәм халыкка җиткерергә кирәк. Моннан 300 ел элек Ирбит ярминкәсендә 10-15 тиенгә сатылган татар-башкорт, кыргыз-кайсак балаларының ачы язмышы әле күпләргә билгеле түгел. Шулай ук чукынырга теләмәгән өчен Екатеринбург уртасында утта яндырылып үтерелгән татарлар тарихын да әле күпләр белми. Урал тауларында татар-мөселман булып яшәү өчен халкым утларда янган, суларга баткан, кылыч аша үткән, кол итеп базарларда сатылган, богаулап тимер базларына ябылган, империя өчен сугыш-үтерешләргә куып кертелгән, сөргенгә сөрелгән – әмма барыбер исән калган! Татар-мөселман булып калган! Шуның кадерен белик, шуны саклыйк!

Фәүзия БӘЙРӘМОВА,

язучы, тарих фәннәре кандидаты,

Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.

Комментарии