- 20.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №33 (20 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Узган гасырның 70нче елларында мин «Советская Россия» газетасын алдыра идем. Бервакыт шундагы кечкенә язмага игътибар итем. Анда Казимир Валюнс исемле бер зат кешеләрнең, СССРның төрле почмакларыннан Литваның Шяйляу шәһәренә килеп, мотоцикллар алып китүләре турында яза.
Ул елларда безнең авылда байтак кеше мотоцикл алу хыялы белән «җенләнде». Үсеп килүче улларым да матай алып бирүне сорап йөдәтәләр иде. Шуңа күрә, ятып калганчы, атып карарга микән, дип, икеләнә-икеләнә, «Советская Россия» газетасы аша адресны белешеп, Валюнс иптәшкә хат яздым. Үзем бик ышанып бетмәсәм дә, атна-ун көннән Литвадан хат килеп төште. Ул: «Килегез, үзем табышып, озатып җибәрәм», – дип язган.
Шуны да әйтим: ул елларда СССРга кергән союздаш республикаларның күпчелеге нефть диңгезе өстендә утырган Татарстан, Башкортстаннан баерак яши иде. Моторлы пычкыны кояшлы, әмма урманнарга ярлы Үзбәкстаннан алып кайталар иде. Хәзер һәр авыл кибетендә сатыла торган казылыкны да поезд белән Мәскәүдән ташыйлар иде. Ә Балтыйк буе республикалары радиога, телевизорга, җиңел машинага бай булды.
Валюнска: «Әлегә үзебез бара алмыйбыз, яңа өй җиткерәбез, вакыт-җаен табып, матайны үзегез кайтармассызмы? Барлык чыгымнарны түләр идек», – дип язуыма, бер атнадан Аксубайга киләм, дип җавап та алынды. Безнең як кешесенә охшамаган, озын буйлы, аксыл йөзле, зәңгәр күзле, саргылт чәчле, җилкәсенә көймә рәсеме төшкән сумка аскан кешене тиз танып алдык. Паркка кереп сөйләштек, аңлаштык. Мин аңа ул әйткән сумманы, ул миңа мотоцикл документларын тапшырдык. Берничә көннән Нурлат тимер юл станциясеннән: «Сезнең исемгә контейнерда мотоцикл кайтты, килеп алыгыз», – дигән хәбәр килеп иреште. Шулай итеп, безнең гаилә өр-яңа «Юпитер Планета» мотоцикллы булды. Дөрес, мин аңарда йөрергә өйрәнә алмадым, ә улларым очтылар гына.
90нчы елларда, СССР таркалгач, бөтен нәрсә, шул исәптән рухи байлыкларның да бәясе түбәнәйгәч, мин мотоциклны 300 сумга сатып җибәрдем. Улларыма да кирәкми иде инде ул: аларны өйләнү, фатир, машина кызыксындыра иде ул вакытта.
Литва иптәше Казимир белән шуннан соң да хат алыштык. Ул безнең төшкә дә кермәгән әйбер тулы берничә посылка салды. Литвага күчтәнәчкә нәрсә салырга белмичә, хатын белән аптырап беттек: шешәгә нефть тутырып җибәреп булмый бит инде. Уйлана торгач, сарык йоныннан бәйләнгән берничә пар оекбаш, бияләйләр җибәрдек. Рәхмәт хаты озак көттермәде. Тик уйламаганда ялганып киткән дуслык җепләре, СССР таркалгач, өзелде. Казимир иптәшнең бүген исән булу-булмавын белмим.
Шундый зур, көчле дәүләтнең бетүе кемгә кирәк булгандыр, һич аңламыйм. Ул чакта, чыннан да, кеше кешегә дус, туган, иптәш иде. Ә хәзер… Яшьлегемне дә, державамны да сагынам.
Салих ЗАРТДИНОВ.
Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.
Комментарии