Читкә китсәң, телдән газиз юк

Читкә китсәң, телдән газиз юк

Туган тел ул – ата-ана һәм милләт тарафыннан гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән милли хәзинә. Ә адәм баласының миллилеге ул – яшәү хисе һәм мәхәббәттән кала иң олы хис. Ләкин ни кызганыч, бүген татарда ул сүнә бара. Хәзер татарларда демократик рух та юк дәрәҗәсендә, яшь буын телебезне кирәксенми, ә бит ике буын гына да туган телендә сөйләшмәсә, ягъни онытса, ул милләтнең бетүенә китерә. Бүген моның сәбәпләрен барыбыз да яхшы белә: бу мәгариф системасында милли компонентның бетерелүе һәм БДИны рус телендә генә тапшыру зарурлыгы. Шул сәбәптән, балалар бакчаларында татар төркемнәре азайды, авыл һәм шәһәр мәктәпләренең күбесе рус телендә укытуга күчте, чөнки ВУЗлар барысы да рус телендә белем бирә. Татар телендә телевидение тапшыруларының азаюы, балалар өчен «Карусель» каналының фәкать рус телендә генә алып барылуы, анда да вәхши образлы гумоноидлар гына күрсәтелүе балаларыбызда тискәре гадәтләр генә тәрбияли. Монда безнең Тукай әсәрләре нигезендә төшерелгән яки халкыбыз әкиятләрендәге уңай күренешләрне тасвирлаган фильмнарыбызның аз булуы һәм аларны күрсәтергә татарча балалар каналы булмавы да зур зыян салды. Мин бу мәсьәлә белән, Дәүләт Советына депутатлар сайлау алдыннан, үзем яшәгән Сухрау авылы мәдәният йортында Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать иткән идем. Аңа зур рәхмәт инде, башта «Яшь ТНВ», ә хәзер менә татар телендә аерым яңа канал булачагы мәгълүм булды. Бүген гаиләдә генә татарча сөйләшеп баланың татарлыгын саклап калып булмый, чөнки алар көне буе бакчада, олыраклары мәктәптә һәм урамда русча сөйләшеп, туган телләреннән читләшәләр. Шуңа да милли патриотлык, дине һәм милләте белән горурлану тәрбияләү эшен үз телебездә төшерелгән мультфильмнар, рәсемле китаплар һәм радио тапшырулары аша әдәп һәм әхлак тәрбияли алсак иде. Аларның эчтәлеге башка милләт вәкилләренең күңеленә тимәслек итеп, ә бары тик соклану хисләре генә уятырлык булсын иде.

Тормыш дәрәҗәсе белән халык та ике катламга аерылды, берәүләр байлык җыйса, икенчеләре хезмәт хакын очын-очка ялгап көн күрә. Иҗтимагый оешмалар күп булса да, бүген татарда бердәмлек юк, шуңа да милләт мәнфәгатьләрен кайгыртуда ТИҮ бер ялгызы калды. Аның әйдәп баручыларын шәһәр яки югары дәүләт советына депутат итеп сайлау турында хыялланып та булмый. Үзләре дә инде олы яшьтә, ә яшьләребез сәясәттән читтә кала бара. Чынлап торып үз Ватанын сөйгән кеше генә хөкүмәтнең кимчелекләрен тәнкыйть итә һәм уңай якка үзгәртергә тырыша, ә битараф кешедән җәмгыятькә файда юк. Рәсүлебез Мөхәммәд тә әйткән: «Ватанны сөю – иманнан», – дигән. Бүгенге тормышта яшьләребезнең үз проблемалары да чиктән ашкан, чөнки югары белем алу түләүле, диплом алсаң да әле эшкә урнаша алмыйсың, анда пенсионерлар утыра, аларга һаман акча җитми, эш күрсәткән булып йөриләр. Ә торак мәсьәләсе, ягъни ипотека дигәннәре гомерлек бурычка батуга корылган. Яшьләр хәзер гаилә корып та тормый, парлашып яшиләр генә, аларга бала да кирәкми: туса да, ата кеше үзен бурычлы санамый, күпчелек очракта баланы дәүләт үстерергә тиеш була. Бу хәлләрдән соң безгә уйланырга вакыт, без нинди җәмгыять төзибез, кая барабыз? Бүген гади халыкка тормыш итү көннән-көн авырая бара, күпләрнең алдагы тормышка ышанычлары юк дәрәҗәсендә, кайда ул гадел җәмгыять, без көткән якты киләчәк?

Бүген китап уку һәм газета-журналлар алдыру бермә-бер кимеде. Телебезнең хәзерге хәле аяныч икәнен барыбыз да аңлый, ләкин зарланып кына бер эш тә кылып булмый. Алдыбызга максат куеп, нинди мөмкинлек бар, шуннан файдаланырга кирәк. Без, «Кама Таңнары» шагыйрьләре һәм язучылары, шәһәр һәм авыл китапханәләрендә, җәй көне Тукай паркында, хәзер менә Халыклар дуслыгы йортында; татарча белүче бакча, мәктәп укучыларын чакырып, китапханә, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә кызыклы уеннар, иҗади очрашулар оештырабыз. Укудан бушаган вакытларында техникум, колледж студентлары белән дә әдәби кичәләр уздырабыз. Әле күптән түгел генә шәһәребез Түбән Камада яшьләребез өчен элеккеге «Акчарлак» рестораны бинасында һәр атнада татарча дискотека уздырылганы билгеле булды: әгәр чакырсалар, анда барып та үзебезнең сүзләргә язылган җырлар һәм шигырьләрне укып, кичәне башлап җибәрергә исәп бар. Үз хисабыбызга ел саен китаплар чыгарып, бушлай шәһәр һәм район китапханәләренә таратабыз, авыл клубларында китап укучылар белән очрашу кичәләренә барып, халык белән якыннан аралашабыз. 2016нчы елда үз акчама 105 мең сумлык, икесе дә 500 нөсхә тираж белән, балалар өчен «Булат маҗаралары» һәм олы яшьтәге укучыларга «Җан авазы» исемле китаплар чыгарып, халыкка һәм китапханәләргә бушлай тараттым. Шәһәребездә 90нчы елларда татар телендә чыгып килгән, финанслау авырайгач туктаган «Энҗе бөртекләре» исемле балалар газетасын хакимият һәм мәдәният бүлеге булышса, яңадан чыгара башларга кирәк. Олыларның балалар өчен язган, мәктәп укучыларының шигырь һәм хикәяләрен бастырырга мөмкинлек булыр иде, балаларда телебезгә дә мәхәббәт уятыр иде.

Безнең Татарстаныбыз конституциясендә дәүләт теле итеп татар һәм рус телләре кабул ителгән, бүгенге көндә республикабызда татар теле санга сугылмый, моны барыбыз да яхшы белә. Безгә бүген бер чиктән икенче чиккә сикерергә түгел, ә хакимияттән канунның үтәлешен таләп итәргә кирәк. Хәзерге җаваплы урыннарда эшләүче чиновникларны халкыбыз мәнфәгатьләрен якламаулары өчен җаваплылыкка тартырга, алар бит хезмәт хакы, премияләр алып эшли, ә телләр турында законны үтәмиләр. Республика прокуратурасы бу гаделсезлекне контрольгә алырга тиеш. Гаепле чиновникларны штрафка тартсыннар, бюджетка акча керер иде, ичмасам.

Туризм, медицина һәм сәүдә хезмәткәрләрен булса да, өстәмә түләү белән кызыктырып, бигрәк тә татар телен, (чөнки татар телендә 40лап төрки телле милләт вәкиле белән аралашырга була) рус һәм инглиз телләрен белергә җәлеп итәргә кирәк. Чит илләрдә яр буенда туңдырма сатучы гына да дүрт-биш тел белә. Кичекмәстән мәгариф системасында укыту баскычы булдырырга кирәк: Татарча балалар бакчасы – мәктәп яки гимназия – институт яки милли университет. Милли университет кирәклеге бүгенге көндә үзен бигрәк тә сиздерә, чөнки татар авылы мәктәбен тәмамлаган һәм бигрәк тә гимназия укучылары өчен ул маяк булып торыр иде. Анда татар мәктәпләре һәм гимназияләр өчен татар теле укытучылары, журналистлар, галимнәр әзерләнер иде. Бүгенге көндә алар бер уку йортында да әзерләнми, бу инде телебезнең киләчәге юк дигән сүз. Авыл хуҗалыгы академиясе белән Ветеринария академиясендә һәм башка югары уку йортларында татар группалары булдырырга була. Әнә Архитектура-төзелеш академиясендә 20 кешелек группаны булса да укыталар икән бит.

Дөрес, бүгенге көндә уңай үрнәкләребез дә бар, мәсәлән: Актаныш районы үзәгендә яхшы укучы балалар өчен интернаты белән татар гимназиясе эшли, нигә әле шундый гимназияне, урта мәктәп базасын үзгәртеп булса да, республикабызның һәрбер шәһәр һәм район үзәкләрендә ачмаска? Андый гимназияләрне тәмамлаган татар балалары турыдан-туры милли университетка абитуриент булырлар иде.

Милли университет төзелешенә үзебезнең байларыбыз да, бәлки, булышыр иде, нигәдер безнең татарның баеган саен милли аңы саега бара. Әнә без яшәгән шул ук Русиядә бүген 3 хосусый Яһүд университеты эшли. Ә Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев казах милли университетын төзергә 250 миллион доллар акчалата ярдәм иткән, менә ул инде чын патриотлык үрнәге булып тора. Алдыбызга максат куеп, бу олы төзелешне башласак, Аллаһ ярдәме белән без дә булдырырбыз әле.

Республикабыз җитәкчелеге алдында иң олы эшләребезнең берсе – Русия белән Татарстан арасында шартнамәне яңарту эше тора. Барыбыз да президентыбыз Рөстәм Миннеханов белән Дәүләт Советы парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинның зирәк акылы һәм дә президент киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең үзәк алдындагы олы авторитеты белән Дәүләтчелегебезне ныгыту эше башкарып чыгылыр диеп ышанабыз. Аллаһ аларга олы эшләрендә сабырлык, акыллы кыюлык ирештерсен иде.

Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ,

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы

Комментарии