- 20.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №20 (18 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Мәгариф һәм фән министры
Э.Н.ФӘТТАХОВка
Хөрмәтле Энгель Нәвап улы! 2015/16 уку елы дәвамында мин Сезгә Чаллының 2нче татар гимназиясендә татарча укытмаулары турында даими язып тордым. Быелның 26нчы февралендә Министрлыкның контроль һәм күзәтчелек департаментыннан тикшерү комиссиясе 2нче гимназиядә эшләп киткәч, улым Илхан укыган 1д сыйныфында инде татарча укыта башларлар дип өметләнгән идем. Әмма сыйныф җитәкчесе Ә.Сәгыйтова фәннәрдән урысча, урысча-татарчалы белем бирүен дәвам итте. Аның бу гамәле берничә ата-ана тарафыннан «геройлык» итеп күрсәтелде. Янәсе, укытучы министр хәтле министрга буйсынмый, аның үз фикере бар. Гимназия җитәкчелеге дә Ә.Сәгыйтованы ата-аналар алдында даими рәвештә күкләргә күтәреп мактап торды. Андый әйбәт укытучы бик сирәк була, имеш… Шулай итеп, сыйныф җитәкчесеннән шәхес культы ясалды. Бу Ә.Сәгыйтованы министрлыктан килгән тикшерү комиссияләре алдында ата-аналар тарафыннан яклату өчен махсус эшләнде дип саныйм.
26нчы февральдә комиссия әгъзаларына 1д сыйныф җитәкчесенең балалар белән урысча аралашуын күрүем турында да әйткән идем. Мондый аралашуны комиссия киткәч тә күрдем. Әлеге сыйныф укыту программасына туры килгән татарча әйләнә-тирә дөнья дәреслеге белән дә тәэмин ителмәде. Бу фәнне урысча дәреслек һәм эш дәфтәре белән укыталар. Шулай итеп, сыйныфта милли мохит тә, татарча укыту да булмады. Укучыларга татар телендә берничә шигырь ятлату, февраль аеннан математика дәфтәрен һәм көндәлекне татарча тутырта башлау, бары тик тикшерүче дәрескә кереп утырган көннәрдә генә татар телен демонстратив куллану – бу әле татарча белем бирү дигән сүз түгел.
1д сыйныфы җитәкчесе Ә.Сәгыйтова Казанга укырга китү сәбәпле, май башыннан аның урынына укытучы Я.Газизова белем бирә. Фәннәрне ул татарча укыта. Сигез ай укып та, татар телен үзләштермәгән балаларны Я.Газизова, максатчан рәвештә, татарча сөйләм теленә өйрәтә. 1нче сентябрьдән үк укыту шул рәвешле оештырылса, 1д сыйныфы укучылары туган телдә яхшылап сөйләшергә күптән өйрәнер иде.
2нче гимназиянең «татарча» укыткан 1б сыйныфында да укучылар татар телендә аралашмый. Бу турыда әлеге сыйныф укучыларының кайбер ата-аналары миңа зарланды. Өйдә татар сүзләрен дә кулланып сөйләшкән балалар гимназиядә укыганда бөтенләй урыс теллегә әйләнгәннәр икән.
Хөрмәтле министр! Татар җәмәгатьчелеге министрлыкның милли мәгариф идарәсе башлыгын һәм Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесен яңа кадрлар белән алыштыруны уңай кабул итте. Яңа җитәкчеләр татар балаларын татарча укыту өчен хәлиткеч чаралар күрсен иде.
Тәлгать ӘХМӘДИШИН,
Чаллы шәһәре
Комментарии