«Безнең гәҗит» белән бергә булыйк!

«Безнең гәҗит» белән бергә булыйк!

Атнаның һәр чәршәмбесен зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Чөнки бу көнне почта әрҗәсенә «Безнең гәҗит» куела. Ә куелмаса, иң беренче чиратта, хат ташучы апаны табарга тырышабыз. Аның белән уртак тел табып булмаса, үзәк почтага шалтыратабыз. Алар берсеннән берсенә җибәргән булалар да, ахырдан газеталарга язылучыларның бүлмәсендә (отдел подписки) тукталабыз, алар үз чиратында безгә табып бирә.

Бу яртыеллыкка газеталар килә башлагач, кызык иткәннәр иде үзебезне. Без дә алардан калышмадык.

Почтага керәбез, «БГ» куелмаган, таратучылар бүлмәсенә кереп, өстәл өстендә яткан «БГ»ны күреп: «Бу безнеке бит, нигә почта әрҗәсенә салынмаган?» – дибез дә, алып чыгып китәбез. Шулай итеп «БГ»лы булгаладык. Өч атна буе «Көмеш кыңгырау» газетасы килмәү сәбәпле, эзләргә керешкән идек: «Сезнең адреска бер да язылмаган бит, каян килеп газеталар сорыйсыз?» – дигән сүзләрне ишеткәч, аптырап калдык. Аптырарсың да! Икенче яртыеллыкның өч атнасы узгач, шулай дип әйтсеннәр әле! Безгә тиешле булмаганга, «БГ»не хат ташучы өстәл өстендә калдыра торган булган. Минем «Сабантуй» газетасын, китапханәгә бирми генә, автомат рәвешендә безгә куйгалаган. Шулай итеп эзләнә торгач, шуны белдек: бездән газетага язылуны оештырган апа почта индексын дөрес язмаган булган, шуңа безнең газеталар күршебездәге Менделеевскидагы почта бүлекчәсенә җибәрелгәннәр. Үзәк почтада бик тиз аңлаттылар, китерелмәгән газеталар килеп җитте. Ә «Сабантуй» килмәгәндә, башка бирәбез дигәннәр иде, ризалашмадык!

«БГ» битләрендә газета югалу турында еш языла, газета килмәгән очракта, редакцияне борчырга кирәкмидер, ә райондагы почтаның «сортировка» дип аталган бүлекчәсе белән элемтәгә керергә һәм газетаны китерүләрен сорарга. Иң беренче хат ташучы белән сөйләшергә, анда газета юк икән, тартып-сузып йөрмәскә, үзәк почта бүлекчәсе белән элемтәгә керергә. Алары да юк дисәләр, шул соңгы бүлмә (отдел подписки) белән элемтәгә керәсе. Хәзер телефон заманы, яннарына барып та йөрисе түгел, шалтыратып кына сорыйсы. Газета килмәде дип утырырга түгел, почта бүлекчәсеннән таләп итәргә кирәк! Бөтен гаеп почта бүлекчәләрендә!

Әллә бәләкәйрәк булгангамы, шунысын аңлап җиткермим, нигә дип почта шулай начар эшли икән? Әллә алар өстеннән тикшерү җитеп бетмиме? Әллә киосклар белән уртак тел табып, үзләренә өстәмә акча эшлиләрме? Газетадагы «ГАЗЕТА БИЧУРАСЫ МОГҖИЗАЛАР ЯРАТА» (№47, 28 ноябрь, 2012 ел) дигән язма мине шулай уйларга мәҗбүр итте. Монда бит газетаның бер-ике генә саны турында сүз бармый! Почта начар эшләү сәбәпле, «БГ»нең бәләкәй газеталары ябылыр микәнни? Ничек тә саклап каласы иде аларны, бирешмәскә иде! Газетада язылганча, почта эшен бергәләп тикшерсәк, без җиңәбез! Юкка гына: «Бердәмлектә – көч!» димиләр бит.

Эльвира ГАЙНАТУЛЛИНА.

Алабуга шәһәре.

Комментарии