Кемгә ышанырга?

Соңгы вакытта массакүләм мәгълүмат чараларында «Үзгәреш җиле» («Ветер перемен») проекты турында төрле уңай һәм тискәре карашлар ишетергә туры килә.

Сүз дә юк, президентыбызның тәнкыйте бик дөрес, татар җырларын дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү бүген көн кадагында булырга тиеш. Әмма ничек итеп, нинди юллар белән алып чыгарга аларны?

Безнең карашка (халыкның күпчелек өлеше шулай уйлый) – гасырлар буе халкыбыз тарафыннан онытылмыйча җырланып килә торган җырларга тимәскә, алардан башка төрле композиторларыбыз язган меңнәрчә җырлар бар бит, менә шуларны тәртипкә китерергә кирәк. Чөнки проекттагы татар халык җырларын тыңлагач, шундый сорау туа: кая китте татар халкына гына хас моң дигән нәрсә? Артистларыбыз, үзгәртеп, яңача башкарган моңсыз татар халык җырларының яңгырашы берничек тә күңелгә ятмый, җанны куандырмый.

Тагын шуны әйтергә кирәк, 10нчы ноябрь көнне «Таяну ноктасы» тапшыруында «Үзгәреш җиле» программасын оештыручы, яраткан җырчыбыз Венера Ганиева бирелгән сорауга бик төгәл итеп җавап бирде. «Үзгәреш җиле» проектын әзерләү һәм үткәрү өчен бер генә бюджеттан да бер тиен дә акча бирелмәде, бу эштә фәкать спонсорлар гына ярдәм итте», –диде ул.

«Звезда Поволжья» газетасының бу елның 10-16нчы ноябрь санында басылып чыккан хөрмәтле депутатыбыз Рәзил Исмәгил улы Вәлиевнең «Акча һәрвакыт җитми» (Денег всегда не хватает) дигән мәкаләсендә шундый сүзләрне укыйбыз: «Президент тәнкыйтьләп кенә калмады – татар эстрадасын үстерү өчен бюджеттан байтак кына акча бүлеп бирелде. Әйе, «Үзгәреш җиле» дип аталган проект халык арасында бер төрле генә караш уятмады. Бюджеттан бүленеп биргән акча күләме буенча шактый. Әйтүләренчә, алар Чаллы шәһәренең драма театрын барлык чыгымнары белән өч ел буе эшләтергә җитәр иде», – ди депутатыбыз.

Венера ханым, бик урынлы сорау, бюджет бүлеп биргән акчаларны кая куйдыгыз? Депутатның сүзләренә ышанмый булмый бит инде.

Чыннан да, бу очракта кемгә ышанырга да белмәссең!

Түбән Кама шәһәре аксакаллар шурасы рәисе урынбасары

Мәснәви ҺАДИУЛЛИН

Комментарии