ХӘТЕР КӨНЕН ҮЗГӘРТЕРГӘМЕ?

Хәтер көнен нинди формада үткәрергә? Берәр үзгәреш тәкъдим итәсезме, әллә шулай калсынмы? Кайсы датада үткәрергә дип бәхәс килеп чыкты, моңа ничек карыйсыз? Митингка чыккач, төрле төбәкләрдән килгән татарларга шушы сорауларым белән “бәйләндем”.

Илнар Гарифуллин, Башкортстандагы конгрессының башкарма комитеты әгъзасы:

– Минемчә, безгә идеологияне үзгәртергә кирәк. Мәдәният һәм тел генә түгел, биредә социаль-икътисадый сорауларны да күтәрергә, аларга ныграк басым ясарга. Гади халыкны шәхси мәсьәләләре – йорты, машинасы, хезмәт хакы, эше ныграк кызыксындыра. Шуларны күтәрмәсәк, без сәяси яктан кырыйда, читтә калачакбыз. Митингка килгәндә, бу безнең традиция, мөһим чара. Ата-бабаларыбызны искә алу өчен, без бирегә чыгарга тиеш дип саныйм.

Раил Имамов, программист:

– Бина эчендә үткәрсәк, халык күрмәячәк. Шуңа күрә ул вариантны уңышсыз дип уйлыйм. Елга бер тапкыр шулай җыелып алу кирәк. Ләкин аны дөрес датада – 12 октябрьдә билгеләп үтәсе иде. тарихи календарь буенча шул көнгә туры килә. Без, 15ләп кеше, 12сендә Сөембикә манарасы янында җыелып, дога кылдык. Намусыбыз чиста.

Искәндәр Сираҗи, журналист:

– Шушы мәйданга бер генә кеше чыкса да, димәк, татарның хәтере бетмәгән. Безнең хәтерне 458 ел буе бетерергә тырыштылар. Теләсә кайсы халыкны шулкадәр изсәләр, ул югалыр, башка милләткә кушылыр иде. Ә татар исән! Митингка да шулкадәр халык чыгуы бик әйбәт, халкым белән горурланам. Хәтер көне ата-бабаларыбызны искә алу һәм алар рухына дога кылу өчен кирәк. Ләкин биредә сәяси лозунглар артык дип саныйм. Датасына килгәндә, 15 октябрь традициягә кергән, әмма дөресе – 12се. Ә традицияне бозарга ярамыйдыр, мөгаен. Аның ничәсе узуы мөһим түгел, булуы мөһим.

Ркаил Зәйдулла, шагыйрь:

– Хәтер көне уздырыла башлаганнан бирле йөрим. Баштарак халык күп җыела иде, тора-бара сүрелделәр. Халыкта битарафлык көчле, ашказаны мәхәббәте өстенлек итә, бүгенгесе белән яшиләр. Тик өйдә мич башында ятып, азатлык килмәячәк, барысы да үзебездән тора. Хәтер көнен үткәрү формасы искергән дип санамыйм. Ничек билгеләп үтәсең инде тагын? Бәлки, та, бина эчендә оештыру да кирәктер. Өченче ел бина эчендә уздырырга әзерләнеп, сценарий да язган идем. Тик бу вариантка каршы төштеләр.

Саша Долгов, студенты:

– Митингта яшьләр күп быел. Беркемне дә чыгарга мәҗбүр итмәделәр, барысы да үзе теләп килде. Шундый формада үткәрү әйбәт. Ләкин урамнан барганда “Азатлык” дип кычкырмыйча, тыныч кына узарга кирәк. Алайса тилелек кебек кабул итәләр, зыялырак булыйк.

Наил Нәбиуллин, “Фикер” яшьләр клубын оештыручы:

– Хәтер көненең формасын, һичшиксез, үзгәртергә кирәк. Бу тарихи датаны шигарьләрдән башка гына, концерт куеп, шигырь сөйләп искә аласы иде. Чөнки ул, беренче чиратта, ата-бабаларыбыз рухына дога кылу, дәүләтебезне искә алу көне, митинг көне түгел. Монда җыелып, конкрет шәхесләрне гаепләү, кемгәдер пычрак ату урынсыз. Сатлыкҗаннарны гаепләп, аларга пиар гына ясыйбыз. Бөтенләй сәясәттән башка булмый, әлбәттә. Ул җырларда, шигырьләрдә урын алсын. Аннары, ял көнне җыелсак, халыкның килергә мөмкинлеге күбрәк булыр иде. 12семе, 15еме – мөһим түгел.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Комментарии