Үзебезнекеләр уйнасын

Үзебезнекеләр уйнасын

Мин үзем спортчы булмасам да, кәшәкә сугып, туп тибеп, мәктәптәге спорт чараларында катнашып үскән балачак истәлеге белән яшим. Элек радио-телевизорлар юк чорларда без дә, безгә кадәр үскән буын да кыш көннәрендә урамда кәшәкәле уйнап үстек. 5нче классларга җиткәч, әнкәйләр: «Чабата туздырып, вакыт уздырып, урамда шар тәгәрәтеп йөрмәгез», – диләр иде. Телевизор, радио булгач, кайсы команда уйнавына карамастан, ул команда составында берәр татар фамилиясе ишетелсә, шуларга җанатар була идек. Иң беренче «Спартак»та уйнаучы Галимҗан Хөсәеновка, аннары Вагыйз Һидиятуллинга, Ринат Дасаевка һәм Руслан Нигъмәтуллинга теләктәшлек биреп йөргән вакытлар хәзер дә онытылмый. Элек СССР вакытында менә безнекеләр ничек шәп уйный дип сөендек. Ул чорларда бронза медальне алдынгы урыннарга да санамадык. Ә ил таркалгач, безнекеләр дигән төшенчә дә югала башлады, чөнки ил командаларын чит ил уенчылары басып алды.

Әле газетадан укып утырам, Петербургның «Зенит» футбол клубы океан артыннан бер уенчыны 60 миллион еврога сатып алган. Бу акчага бөтен Петербург шәһәрен 10 ай буена газ белән бушка тәэмин итәрлек булган. Андыйлар һәр команда составында 4-5әү (артык булмаса), шулай булгач, ничек аларны безнекеләр уйный дип әйтергә була. Ә халыкны талаган миллиардерларыбызга безнең командалар кирәк түгел, алар чит илләрнең клубларын сатып алалар, читләргә хезмәт итәләр, бу бит үз халкыңнан көлүнең алдынгы формасы.

Менә үзебезнең Татарстаныбыз командаларын гына алыйк. Соңгы 10 елда күп миллионнар түгеп, спортны алга этәрдек, хәтта Русия спорт башкаласы булуы белән горурланабыз, аеруча хоккей, футбол буенча «Ак Барс» та, «Рубин» да дөньяга танылды. Шундый авырлыклар белән яулаган үрләр язгы ташудагы балчыктан буылган буалар кебек аерыла башлады. Зиннәтулла Билалетдинов эшләгән чорда спортны карамаган әби-бабайлар да җанатар булып, гол булган саен, яшьләрдән ким кычкырмыйча, телевизор экраннарына ябышып яталар иде. Ул Зарипов белән Морозов бишлеге һәрвакыт ике-өч алка ташладылар. Морозовны да халык Зариповны яраткан кебек, үзебезнең Морозов дип йөртә башлады. Хәлиткеч алкаларны соңгы секундларда алар кертте. Җиңүләр белән барганда, Зиннәтулла Хәйдәровичны, үзе теләмәсә дә, Мәскәүгә алдылар һәм иң яхшы уйнаучы Зарипов белән Морозовны да командада калдырмадылар. Әйтерсең, болар команданы таратыр өчен эшләнде булса кирәк. Ә олимпиададан соң безнең хоккейчылар уңышсыз чыгыш ясагач, З. Билалетдинов кына гаепле булып калды. Мин ышанам, тагын 2-3 елдан «Ак Барс» үзен күрсәтер. З. Билалетдиновка түземлелек һәм сәламәтлек бирсен Ходай. Үзебезнекеләргә игътибарны арттырырга кирәк, аеруча татарларга. Менә шул вакытта: «Без булдырабыз!» – дип күкрәк кагарлык булыр, иншаАллаһ.

Һәрбер мәктәпнең спорт буенча үзенең горурлыгы булган спортчылары бар, андыйларны аерым төркемнәргә җыеп, районнарда, Казанда укытырга (әзерләргә) кирәктер. Бу күпкә яхшырак, арзангарак та төшәр иде.

Хәйдәр САБИТОВ.

Әлмәт шәһәре.

Комментарии