- 19.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №33 (20 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
«Ватаным Татарстан» газетасында чыккан бер мандатлы сайлау округлары буенча «Бердәм Русия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегеннән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатлар исемлеген карап утырдым да, әллә безнең Дәүләт Советы генераль директорлар Советына әйләнер микән, дигән уйда калдым. Ни өчен дигәндә, бу исемлектәге утыз кандидатның унбере генераль директор, бишесе директор, генераль директорлар Советының киңәшчеләре, начальниклар һәм бер бораулау мастеры белән бер директор хатын-кыз бар. Шушы кандидатлар арасында бер генә булса да юрист та, экономист та, табиб, укытучы һәм мәдәният өлкәсендә эшләүче дә, журналист та юк. Шулай булгач, бу генераль директорлар арасында гади халык мәнфәгатьләрен кайгыртучылар булыр микән?
Советлар вакытында, формаль рәвештә генә булса да, эшче кешеләр арасыннан да депутат булып сайланучылар була торган иде. Без милли республикада яшәүчеләр буларак, яңа депутатлар арасында милли хисләребезне яклаучылар булыр микән? Югарыдан кушканны гына үтәп, кул күтәреп утыручы депутатлар болай да җитәрлек инде. Әлеге кандидатлар исемлегендә Разил Исмәгыйл улы Вәлиевне күреп шатландым. Бу исемлектә Роберт Миңнуллинны да таба алмадым. Хәзер Туфан Миңнуллиныбыз да юк инде. Яңа депутатлар арасында аны алмаштырырлыклары булырмы икән?
Үзебезнең Дәүләт Советында гына булса да бәйсез депутатлар булып, милләтебез файдасына эшли торганнары кирәк. Әгәр андый депутатлар булмаса, аларның безгә кирәкләре бармы икән? Хәзерге вакытта безнең илдә бөтен нәрсә югарыдан күрсәтелгән бер кешенең күрсәтмәләре буенча эшләнә. Дәүләт Думасында кабул ителгән законнарның күбесе гади халык файдасына түгел, җылы, йомшак урыннарында үзләрен саклап калу өчен кабул ителә. Түрәләрне тәнкыйтьләү, митинглар үткәрүләр дә тыелды. Андый очракларны зур штрафлар, төрмәләр белән куркыта башладылар. Конституциядә язылган законнарны бар дип тә белүче юк. Бу очракта алар үзләре җинаятьчеләр ролендә була түгелме соң?
Сайлап тормасак та, кайсы партиянең җиңүче булачагы билгеле бит инде. Яңа партияләр арасыннан биш процентлы чикне үтүчеләр булуына да ышаныч юк. Көтәргә күп калмады, күрербез.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ.
Казан шәһәре.

Комментарии