Депутат түгел, имам кирәк

2014нче елда сайлаулар булачак. Димәк, вәгъдә өстенә вәгъдә була дигән сүз. Инде ияләшеп беттек, Аллаһка шөкер. Менә уйлап карагыз әле: Русия Дәүләт Думасында 450 депутат бар. Русиядә 143 миллион халык яши. Менә безнең республикада, ялгышмасам, 4-5 миллион кеше яши, 100 депутатыбыз бар. Татарстанда Русиядәге кебек 143 миллион кеше яшәсә, ничә депутатыбыз булыр иде икән, җәмәгать? Әйдәгез, санап карыйк. Русия буенча 318 мең кешегә бер депутат туры килә. Ярар, Татарстаныбызда 5 миллион кеше яшәсен, ди. Димәк, хәзер бездә 50 мең кешегә бер депутат туры килә. Республикада 143 миллион кеше яшәсә, дип фаразласак, 143 миллионны 50 меңгә бүлсәк, 2860 депутат килеп чыга. Ирек мәйданында депутатлар өчен тагын 276 бина булдырырга кирәк дигән сүз бит бу.

Шушы биш ел эчендә нәрсә эшләде соң алар? Менә мин үзем Дәүләт Советына күпме хат язсам да: «Сезнең хатыгыз фәлән җиргә «типкәләнде», – дип җавап ала идем. Кызык бит, җәмәгать. Эшлисе килмәсә, нинди генә сәбәп тапмый депутатларыбыз. Шушы 100 депутат арасыннан эшли торган бер кеше бар иде – мәрхүм Туфан абзый Миңнуллин. Ул миңа ярдәм итте, ике-өч тапкыр очрашырга туры килде.

Бу турыда ни өчен язаммы? Аллаһка шөкер, республикабызда 1400 мәчет бар, ә аларда эшләү өчен имамнар кирәк. Мәдрәсәләребез күпме имам укытып чыгарды инде, тик күп кенә авыл мәчетләрендә һаман да карт имамнар эшли. Сәбәп нәрсәдә соң? Яшь имамнар авылга кайтсалар, нәрсә ашап, кайда торырга тиешләр соң? Ә бер депутатка хөкүмәтебез күпме акча тота! Хезмәт хакы – 200 мең сум, иномарка, ким дигәндә өч бүлмәле фатир, күпме персоналы бар тагын. Аз дигәндә, бер депутат бер айга халыкка бер миллион сумга төшә. Имамга аена 10 мең сум түләп торганда гына да, бер депутатны киметсәң, 100 имамга хезмәт хакы була. Ә бит имам депутатка караганда күбрәк эшли. Аннан халыкка файда күбрәк.

Галимҗан хәзрәт ЗАКИРОВ.

Питрәч районы, Ленино-Кокушкино авылы.

Комментарии